Домой Культура Кариев театрыннан ретро-фантастика һәм әлеге дә баягы тел мәсьәләсе

Кариев театрыннан ретро-фантастика һәм әлеге дә баягы тел мәсьәләсе

0
Кариев театрыннан ретро-фантастика һәм әлеге дә баягы тел мәсьәләсе

Кариев театрының «Тамга» режиссерлар лабораториясе быел фантастикага багышланган иде. Хәбәрчебез чакырылган режиссерлар куйган өч эскизны карап, чакырылган экспертлар бәясен тыңлап кайтты. «Интертат»та – хәбәрчебез репортажы.

«Тамга» режиссерлар лабораториясе Кариев театрында бишенче сезонын уза. Ул театрга директор булып Гүзәл Сәгыйтова килгәч башланган иде. Хәзер өченче мәртәбә Луиза Янсуар җитәкчелегендә уза. Кураторы һәм алып баручысы – Татарстанда театр белән бәйле теләсә кайсы темага, хәтта уңайсызына да, комментарий бирергә курыкмаучы бердәнбер театр белгече Нияз Игъламов.

Темасы – фантастика. Фантастика – чынбарлык чикләренә сыеша алмаган вакыйгалар, геройлар, дөньялар. Оештыручылар тарафыннан фантастик әдәбияттан нәкъ менә галәм белән бәйле әсәрләр алынган. Шамил Идиатуллинның «Тубагач» хикәясе, Адлер Тимергалинның «Кайтыр юллар» повесте һәм Кир Булычевның «Алиса маҗаралары» циклыннан «Миллион приключений» фәнни-фантастик романының бер кисәге – «Заграничная принцесса» повесте сайланган.

Лаборатория «Тубагач»тан башланды. Яшь чикләре – 6+. Эскизны Олег Молитвин куйган. Тамашачы зал тулы иде, шул исәптән, «Апуш» балалары да.

Әсәр «Бәхетле» планетасында җәннәттәге кебек яшәгән Җир кешеләре турында. Аларның ни өчен кайтмауларын һәм хәтта кайтырга да теләмәүләрен әлеге эскизга алынган команда Булгак ролен башкарган Булат Гатауллин белән бергә ачыкларга тырышты. Дөресрәге, театр җитәкчелеге бу әсәрне спектакль итеп чыгарып булу-булмау мөмкинлеген тикшереп – тест үткәреп карады булса кирәк

Минемчә, тест уңышлы узды. Экспертлар да уңай бәяләде, иң мөһиме – театрның баш режиссеры Ренат Әюпов уңай фикердә. Киләчәктә Казанда татар язучысы Шамил Идиатуллин әсәре буенча спектакль барлыкка килергә мөмкин. Ә театрның иң танылган артисты (яшь буын арасында – аеруча) Булат Гатауллинга тагын яңа роль булачак, димәк.

Лаборатория «Чит ил кунагы» эскизы белән дәвам итте.

Кир Булычевның «Алиса» циклыннан бер әсәр сайланып, аның буенча Булат Минкин инсценировка язган, шуңа режиссер Лидия Хазова эскиз ясаган. XXI гасыр азагында Алиса Селезнева дуслары белән, маҗаралар эзләп, Пенелопа планетасына очуын, аннары тагын бер башка планетага эләгеп, анда Урта гасыр тормышына юлыгуын тамаша кылабыз.

Юк, уңышлы түгел иде бу эскиз. Экспертларның да, тамашачының да, театрның баш режиссеры Ренат Әюповның фикере дә нигездә шул чама. Алиса Селезнева тарихын без кино форматында да («Гостья из будущего»), мультфильм форматында да күреп үстек ләбаса. Режиссер Лидия Хазова белән театр артисты Альбина Ногманова тандемында туган Алиса әлеге телевизор Алисалары белән чагыштырганда башкачарак шул, үсмер Алиса түгел.

Лаборатория Адлер Тимергалинның «Кайтыр юллар» әсәре буенча куелган эскиз белән тәмамланды.

Адлер Тимергалинның «Кайтыр юллар» әсәренә режиссер Степан Пектеев алынган. Җиргә кайтып баручы космик корабль таныш түгел планетага төшеп утырырга мәҗбүр була һәм йокыга талган борынгы цивилизация белән очраша.

Адлер Тимергалин әсәрендә 3 космонавт булса, биредә алар 7 иде. Бу – артистларның катнашасы килүдән дип аңлаттылар. Степан Пектеев безнең Адлер абыебызны аңлаган, аның әсәре дулкынына күчә алган. Алкышлар аңа!

ххх

Тамашачы залда яртышар сәгатьлек эскизларны карады да, Кече залга кереп фикер алышты, аннары икенче эскизга кадәр фойедагы күргәзмәне тамаша кылды, буфетка кереп чәй-кофе эчте, шулай итеп көндезне 3тән кичке 9га кадәр вакытын күңелле генә уздырды. Күргәзмә дигәнем – театрның видеографы Ринат Мортазинның катнаш графика техникасында эшләнгән искиткеч картиналары. Ринатның бу мавыгуы балачактан – «Звездные войны» фильмын карагач башланган һәм үзебезнең Адлер Тимергалиннарны укып дәвам иткән. Балачак мавыгуы көтмәгәндә шулай космик күргәзмәгә әверелгән.

Ххх

Инде проблемаларга күз салыйк.

Татар театрында барган лабораториядә күзгә бәрелеп торган төп проблема – тел проблемасы. Эскизлар татарча барды, әлбәттә, әмма фикер алышулар рус телендә. Чөнки чакырылган режиссерлар да, эксперт-тәнкыйтьчеләр дә татар телле түгел. Әйе, Аллага шөкер, бөтенебез русча аңлый, шуңа да бер кыенлыксыз гына рус телендә дә фикеребезне җиткерә алабыз икән, рәхәтләнеп, бер зал татар русча сөйләшеп утырдык.

Ләкин бит театраль вакыйга татар театрында бара. Татар театры – Татарстандагы аз санлы татар утраучыкларының берсе. Әйтегез әле, без тагын нинди дәүләт карамагындагы оешмада, беркемнең дә хокукларын чикләмичә, рәсми рәвештә татарча сөйләшә алабыз?! Татар театраларыннан башка тагын берәр шундый утраучык бармы? Лаборатория уздыру мактаулы вә файдалы эш булса да, шушы утраучыкның «дәүләт теленә» хилафлык китерә түгелме? Әйе, сүз театрны үстерү, аны төрле заманча формалар белән баету турында бара. Әмма үстерү тел хисабына була икән, бу – үстерүме? Русча чараларны безнең Казан ТЮЗы да бик матур уздыра. Ә биредә Кариев исемен йөрткән татар театры турында сүз бара.

Нинди чишелеш дисезме? Лаборатория мөмкин кадәр татар телендә узарга тиеш. Димәк, «алып баручы һәм җирле катнашучылар мөмкин кадәр татарча аралаша» дигән шарт кую урынлы булыр иде. Чакырылган режиссерлар һәм экспертлар, әлбәттә, рус телендә сөйләшә, әмма алар кая килгәнен белеп килгән, шуңа да фикер алышуның татар телендә алып барылуына борчылмаслар, дип уйлыйм. Һәрберсе янына тәрҗемәчеләр утыртып куюның бер кыенлыгы да юк.

Әйе, гафу итегез, без үзебезгә кыенлыклар тудырабыз, хәтта кемгәдер уң колакны сул кул белән кашу булып та тоелыр, ләкин безнең башка юлыбыз юк. Югыйсә, нигә татар театрын тотабыз соң без?!

Әдәбият проблемасы. Безнең яңа заман фантастик әсәрләребез юк икән ләбаса. Ягъни, совет чоры балалары укып үскән Адлер Тимергалин юлын дәвам итүчеләр юк. Үз вакытында язылган Радик Фәизов, Җәүдәт Дәрзаман, Заһид Мәхмүди, Марат Кәбировның андый әсәрләре бар. Әмма алар татар әдәбияты тарихына кергән, аның «Алтын фондын» тәшкил иткән әсәрләр түгел булса кирәк. «Татар язучыларының әсәрләре булмагач, Кир Булычевны алдык», – диде лабораториянең кураторы Нияз Игъламов. Шәриф Камал исемендәге әдәби конкурслар уздыручы Татар китабы йорты директоры, яшь галим Айдар Шәйхиннан да яшь фантастлар мәсьәләсен сорашып карадым. «Яшьләр мәхәббәт турында яза. Алар аны күбрәк белә», – диде ул. «Әти бик укымышлы, белемле кеше иде бит. Адлер Тимергалин кебек язу өчен күп белергә кирәк», – диде язучының кызы Алсу Тимергалина.

Кыскасы, шул – Адлер Тимергалиннан соң фантастика мәсьәләсендә татар әдәбияты бик зәгыйфь, язылганнары да, бәлки, икенчел булганга, әдәби күренешкә әверелмәгәндер. Тагын башка сәбәпләр дә булгандыр. Әлеге дә баягы русча беләбез бит – дөнья әдәбиятын рус телендә укып, фантастика жанры буенча ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә алабыз, күрәсең.

«Тамга» режиссерлар лабораториясенең бер максаты театрны һәм артистларны «селкетеп алу» булса, икенчесе – татар театрлары ярдәмгә Россия режиссерларын сынап карау, янәсе үзенчәлекле ярминкә, өченчесе – театр өчен әсәрләр эзләү. Хәер, дүртенче пункт та бар бугай: без дә – заманча театр, шуңа да «лаборатория» дигән заманча агымнан калышмыйбыз дип, кылтаеп алудыр.

Ни генә булса да, «Тамга» яши. Бу эскизларның алга таба перспективасы бармы? Бу сорауны театр директоры Луиза Янсуарга бирдем.

Луиза Янсуар: Без балачакта фантастик әсәрләрне су урынына эчеп үстек. Герберт Уэллс, Рэй Брэдбери, Александр Беляев, Бертуган Стругацкийлар, Фрэнк Герберт, Иван Ефремов, Пол Андресон, Урсула Ле Гуин… Бик яратып укыган повестем бар иде, ул «Ялкын» журналында саннар саен басылып барды – Җәүдәт Дәрзаманның «Бизмән йолдызлыгы». Лабораториягә әсәрләр сайлаганда, аны да яңадан барлап, укып чыктык. «Тубагач» әсәрен һәм китабын шулай ук, басылып чыккач, кулдан-кулга йөртеп укыган идек. Театрның әдәби бүлек җитәкчесе Ләйсәннең ул – аерым мәхәббәте, китапны барлык дусларына таратып чыккан булган.

Фантастика еллар узганга карап үзгәрми һәм җәлеп итү көчен югалтмый. Балалар һәм яшүсмерләр өчен ул һаман да кызыклы. Бары тик авторлар һәм алар уйлап чыгарган дөньялар гына үзгәрә төшә. Әмма ретро-фантастикага кызыксыну, хәтта сусау дияр идем, соңгы елларда кабат көчәя төште.

Сер түгел, бүгенге яшүсмерләр күбрәк Нетфликс тәкъдим иткән сериалларны карый, аларга үзебезнең фантастика таныш та түгелдер, бәлки. Шуңа без, театрга килеп, алар үзебезнең авторлар һәм совет фантастикасының иң яхшы үрнәкләренә сәяхәт ясасын, дип теләдек. Нетфликс сериаллары белән кечкенә генә яшь тамашачы театры берничек тә ярыша алмый, билгеле, әмма без үзебезгә килгән яшьләргә «кара, бездә дә бик кызык нәрсәләр бар» дия алабыз.

«Тубагач» безгә бик кадерле. Шамилнең шушындый әсәре булганда, аңа мөрәҗәгать итмәү – җинаять булыр иде. Олег Молитвин аны шулай ук бик кадерләп, сак кына якын килеп эшләде.

Адлер абый Тимергалинны да аласыбыз килде. Степан Пектеев аны берсүзсез сайлады һәм автор белән, бүгенге чордан торып, үзенә күрә диалогка да керде. Эскизның ничек тууын күрү гаҗәеп мавыктыргыч һәм серле иде. Степандагы детальле, җентекле эшләү алымнары белән экспрессияне күзәтү…

Соңыннан Адлер абыйның кызы Алсу апа Тимергалина белән сөйләшкәндә, ул да әйтте – әтинең әсәренә бүгенге көн яшь режиссерының карашы нинди булыр икән, дип уйладым, ул аның төп фикерен саклап кала алган, дип. Әлбәттә, сәхнә өчен эре полотно ясарга алынса, Степан аны башка хикәяләре белән дә берләштерергә бик мөмкин, ә бәлки, киңәйтеп язып бетерергә… Бу эскизны караганда, минем күз алдымда яраткан «Солярис» яки «Сфера» картиналары тора, һәр геройның язмышы турында ныграк беләсе килә башлый…»

Эскизларның киләчәге бармы? Луиза Янсуар болай дип җавап бирде: «Бу лаборатория безне бик дулкынландырды һәм күңелебезнең яшерен кылларын кузгатты. Эскиз вакытында бөреләнә башлаган әсәрләрнең иң уңышлы чыкканнарын югалтасыбыз килми».

P.S.: Кариев театры әлеге әсәрләрне – ретро-фантастиканы чыгара икән, мөгаен, төп тамашачы, бүгенге баладан бигрәк, шуларны укып үскән ата-ана, әби-бабай булыр кебек.