Безнең гаиләдән Бөек Ватан сугышында бабамның әтисе Гомәр бабай ХӘЛИУЛЛОВ катнашкан. Ул 1926 елда Кызыл Яр районының Лесная Кубань авылында туган. 13 яшеннән колхозда эшли башлаган – җәйләрен сабан сөргән, кышын терлек караган.
1943 елның декабрендә 17 яше тә тулмаган Гомәрне сугышка алалар. Бабам 55нче запас полкына эләгә. Алты айдан соң аны чик сакчылары гаскәренә билгелиләр һәм Харьковка алып китәләр. Дүрт ай эчендә солдат булып чыныккан егетне Икенче Украина фронтына алалар һәм тыл сагына куялар. Алар дезертир, немец диверсантлары тылга үтеп кермәсен өчен җаваплы булалар. 1944 елның көзендә, эчке тәртипне саклау гаскәрләрен бергә җыеп, бандеровчыларның баш күтәрүләре турында хәбәр итәләр. Карпат таулары арасында алар мәкерле бандеровчыларга каршы көрәшәләр. Сугыш тәмамлангач, Гомәр бабай Көнбатыш Украинаның Львов шәһәре һәм Польшаның Перемышль чигендә 1950 елга кадәр хезмәт итә. Ул вакытта ул пулеметчы булган.
Бабам II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Румынияне, Чехословакияне азат иткән өчен «Батырлык» ордены, «Германияне җиңгән өчен», «Жуков» медальләре белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта да бабам: «Сугышлар гына була күрмәсен иде», – дип, тыныч тормышка шатланып яши. Безнең гаилә карт бабабыз белән горурлана.
Аделина Гайзуллина,
«Яктылык» мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.
Бердэмлек