Домой Жизнь татар Татары в регионе Карпат таулары арасында

Карпат таулары арасында

0
Карпат таулары арасында

Безнең гаиләдән Бөек Ва­тан сугышында бабамның әти­се Гомәр бабай ХӘЛИУЛЛОВ катнашкан. Ул 1926 елда Кызыл Яр районының Лес­ная Кубань авылында туган. 13 яшеннән колхозда эшли башлаган – җәйләрен сабан сөр­гән, кышын терлек караган.

1943 елның декабрендә 17 яше тә тулмаган Гомәрне сугышка алалар. Бабам 55нче запас полкына эләгә. Алты айдан соң аны чик сакчылары гаскәренә билгелиләр һәм Харь­ковка алып китәләр. Дүрт ай эчендә солдат булып чы­ныккан егетне Икенче Украина фронтына алалар һәм тыл сагына куялар. Алар дезертир, немец диверсантлары тылга үтеп кермәсен өчен җа­вап­лы булалар. 1944 ел­ның көзендә, эчке тәртипне сак­лау гаскәрләрен бергә җыеп, бандеровчыларның баш күтә­рүләре турында хә­бәр итәләр. Карпат тау­лары арасында алар мә­керле бан­деровчыларга каршы кө­рәшәләр. Сугыш тә­мам­лан­гач, Гомәр бабай Көнбатыш Украинаның Львов шә­һәре һәм Польшаның Пе­ремышль чигендә 1950 елга кадәр хезмәт итә. Ул вакытта ул пулеметчы булган.

Бабам II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Румынияне, Чехословакияне азат иткән өчен «Батырлык» ордены, «Германияне җиңгән өчен», «Жуков» медальләре белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта да бабам: «Сугышлар гына була күрмәсен иде», – дип, тыныч тормышка шатланып яши. Безнең гаилә карт бабабыз белән горурлана.

Аделина Гайзуллина,

«Яктылык» мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.

Бердэмлек