Кавалерист Зиннәт Нуриев батырлыгы

0
128

Бөек Җиңүгә быел 75 ел тула. Кызганычка, киләчәк буыннар өчен якты тормыш яулаган батырларның күбесе бу дөньяда юк инде. Бүгенге язмамның герое – Камышлы районының Бозбаш авылыннан сугышка алынган Зиннәт Шакир улы НУРИЕВ, сугышта да, тыныч тормышта да батырлыклар күрсәтеп, кыска гына гомере эчендә күп эшләр эшләп өлгергән.

1914 елда Шакир һәм Минкамал Нуриевлар гаи­ләсендә туган Зиннәт бик тә тырыш, уңган бала булып үсә. Кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп, йорт эшләрендә булыша, мәктәптә дә өлгерә. Фин сугышы башлангач, әле генә армия сафларыннан хезмәт итеп кайткан Зиннәтне кабат армия сафларына алалар. Фин сугышыннан туган авылына исән-сау кайтып кергән егет, 1940 елда Миньямал исемле кызга өйләнеп, үз тормышын башларга өлгерми, немец фашистлары белән яуга китеп бара.

Зиннәт Нуриев генерал Рокоссовский армиясенең ка­валерия частендә ат караучы булып хезмәт итә. Ләкин шунда да батырлык күрсәтә ала. Менә аны бүләкләү кәгазеннән бер өзек: «Батальонда конюх булып эшләгән иптәш Нуриев яше­рен документларны корпус һәм армия штабына вакытын­да илтеп җиткерә. Германиядә барган сугышларда ул тәҗ­рибәле һәм курку белмәс кавалерист буларак таныла. Аңа еш кына полкларга яше­рен документлар илтеп тап­шырырга туры килә. Альтдамм шәһәре өчен барган каты сугышларда иптәш Ну­риев артиллерия уты астында да документларны вакытында урынына илтеп тапшыра. Кайту юлында ка­мышлар арасында яшеренгән немецларның икесен авто­маттан атып үтерә, икесен әсирлеккә ала.

Сугыштагы батырлыгы һәм кыюлыгы, яшерен до­ку­ментларны вакытында ки­тереп җиткерүе өчен иптәш Нуриев “Кызыл Йолдыз” ор­дены белән бүләкләнә», – дип язылган.

«Батырлык өчен» медале белән бүләкләү кәгазендә дә шундый ук сүзләр язылган:  “Иптәш Нуриев үзен аяусыз көрәшче буларак танытты. Ар­тиллерия уты һәм авиация бомбалары астында, үз гомере белән исәпләшмичә, мөһим документларны вакытында илтеп тапшырды. Днепр елгасын кичкәндә аның аты яралана, иптәш Нуриев елга аркылы йөзеп чыга һәм җәяү документларны корпуска ва­кытында илтеп җиткерә”.

Ә тылда Миньямалы аңа инде Ринат исемле малай та­бып куйган. Үзе, кирәк икән, кырда, кирәк икән, фермада эшләп, Җиңү көнен якынайта. Хатын-кызларыбыз иң кырыс, иң каты сынауга әверелгән дәһшәтле сугыш елларында игенче дә, терлекче дә, тракторчы да була белгәннәр. Кышкы озын төннәрдә, чыра утында, сугыш кырларындагы сөекле ирләре, газиз әтиләре өчен җылы киемнәр, киез итекләр җыеп, бияләй һәм оекбашлар бәйләп җибәргәннәр. Фашистларның хур­лыклы җиңелүен һәр со­вет кешесе чын күңеленнән теләгән, Бөек Җиңү хакына көчен дә, малын да, җанын да кызганмаган.

Әтисе сугыштан кайтканда, малаена инде өч яшь була. Исән-сау кайту шатлыгының иге-чиге булмый. Яшьләр Бозбашта өй җиткереп керәләр, бер-бер артлы кызлары Роза, Разия, Нурия һәм 1960 елда төпчек малайлары Рафаэль туа.

Зиннәт инвалидлар ар­телендә директор булып озак еллар эшли, инвалидлар оеш­масы башка җиргә күчерелгәч, кустарь булырга да туры килә, Яңа Усманда нефтьче булып та эшләп ала. Нефтебазага йөрергә ерак дип, Шенталы леспромхозыннан Камышлы районына десятник булып эшкә урнаша, леспромхоз зу­райтылгач, Яңа Ярмәк авылына урманчы булып килә, ишле гаиләсе өчен 1959 елда зур гына өй корып куя. Ләкин яңа өйдә рәхәтләнеп картаерга язмаган икән. Зиннәт Нуриев 1963 елда 49 яшендә вафат була…

Ул еллардан соң байтак сулар акты. Авыллар, шәһәр­ләр, юллар төзелде. Әмма сугыш яралары әле дә төзәлеп бетмәгән. Тол хатыннарның, ятим балаларның ачы күз яшь­ләре әле күп буыннар гомеренә җитәр.

…Һәрбер авыл уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәлләр куелган. Ул һәйкәлләр сугышта вафат булучылар истәлегенә генә түгел, сугышта катнашкан һәр солдат истәлегенә. Һәйкәл яныннан узган саен һәлак булучыларның, үз го­мерен яшәп бетерә алмаган сугыш ветераннарының исем­нәре күңелдә калка, йөрәк яраларыбызны кузгата. Алар­ның исемнәре халык күңелендә мәңге саклансын иде.

Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here