Домой Общество Кая таба тәгәрибез?

Кая таба тәгәрибез?

0
Кая таба тәгәрибез?

Без, сугыш чоры балалары, ачлык-ялангачлык, фәкыйрьлек, юклык күреп, иң авыр заманда, бар авырлыкларны, кыенлыкларны күреп үстек. Барга канәгать булдык, булмаса – түздек. Чөнки барыбыз да бер хокукта, бер карашта, бер дәрәҗәдә идек. Хәзерге заман белән чагыштырып карыйк. Әлхәмдүлилләһи! Өс-башыбызга кияргә, ашарга ни телисең – барысы да бар. Пенсияне өйгә үк китереп бирәләр. Урман кисәсе юк – газ яна, керосин эзлисе юк – бер басу белән ут кабына. Хәтта кер юасы, идән себерәсе дә юк – барысын да автомат машиналар эшли. Әмма без барыбер канәгать түгел, һаман нәрсәдер җитми. Чөнки тормышка карашыбыз үзгәрде, йөрәкләребез каралды, эчке халәтебез сәламәтлегебезгә зыян китереп тора, шуңа авырулар да күбәйде. Кемнең акылы, йөрәге сәламәт – тәнендәге бөтен әгъзалары, калебе чиста була. Дөньясы да, халкы да хәзер акчага ябышкан. Аны Аллаһы урынына күрәләр. Йөрәк каралыгы, комсызлык, нәфес, саранлык… Көнләшеп, үпкәләп, яхшылыкны танымыйча, гел явызлыкта үчләнеп яшәсәк, әлбәттә, сәламәт була алмыйбыз.

Үткәннәргә әйләнеп караган саен бер-беребезне аңлау, күңел җылысы җитми кебек. Кырысланып китеп, хис-тойгысыз кешеләргә әйләнеп, йөрәкләребезне йозакка бикләп, Аллаһы Тәгаләдән ерагая барабыз түгелме соң?

Әйе, көндәлек яшәү кагыйдәләребез онытылып бара, уйларыбыз авырая, чырайларыбыз караңгылана, туганлык җепләре юк-бар сәбәпләр аркасында өзелә, күршегә кереп йөрүләр, капка төбендә сөйләшеп утырулар бетте, капкалар биктә. Барыбыз да шул бикле капкалар артындагы тормышта кайныйбыз. Бер-беребезнең хәлен телевизор, телефон, интернет аша гына белешәбез, дөнья яңалыклары белән кызыксынабыз да кебек, ләкин кешелеклелегебезне югалтабыз, түбән тәгәрибез, ялкаулык җиңә.

Яшьләрнең генә түгел, олыларның да игътибарсызлыгы, ваемсызлыгы чагыла хәзерге тормышта. Без үскәндәге балачак хатирәләре олыгайган саен якыная, ешрак искә төшә, сагындыра, уйлата, үткән тормышка кире кайтара. Менә шул чагында бер мәл яшәреп аласың. Бүгенге көн яшьләре белән чагыштырсаң, безнең ачлык, юклык вакытындагы яшьлек, әлбәттә, кызыграк иде. Үзебезчә, татарча сөйләшеп, инештә чыр-чу килеп су керүләр, әрәмәдәге җиләк-җимешләр, балтырганнар, юалар, бөрлегәннәр, шомырт-баланнар, табигатьнең байлыгы безне туендырды, чыныктырып үстерде, яшәүгә көч бирде. «Хәзер безне танымыйлар да», – дип, ул җимешләр дә күбесе юкка чыкты. Әйе, хәзер кибеттә барысы да бар – акчаң гына булсын. Акча заманы шул… Акча бетсә, киләчәктә нәрсә көтәр инде безне? Элеккеге заманага әйләнеп кайтмабызмы икән?

Иң кадерле сыйфат – кешелеклелек. Әби-бабаларыбыз кебек, булганга шөкер итеп, Аллаһы биргәнгә риза булып, кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшик! Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләгә якынаеп, исәнлектә яшик!

Саимә МОРЗАХАНОВА