Домой Главные новости В стране и мире Казах-татар фильмын нинди язмыш көтә яки ике халык арасын бер Рәхимбай болгата аламы?

Казах-татар фильмын нинди язмыш көтә яки ике халык арасын бер Рәхимбай болгата аламы?

0
Казах-татар фильмын нинди язмыш көтә яки ике халык арасын бер Рәхимбай болгата аламы?


Казахстан белән Татарстанның копродукциясе буларак Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча фильм төшерелә. «Татар-информ» хәбәрчесе әлеге проект тирәсендәге вазгыятьне өйрәнде.

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәрен экранлаштыру проекты быел Татарстан кинематографистлары арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгуына сәбәп булды. Ягъни, әлеге фильмны төшерү өчен берләшкән продюсер белән режиссерның юллары аерылды. Фильм режиссер Илшат Рәхимбайдан башка гына төшерелә. Рус телле матбугат чаралары Рәхимбайның проекттан баш тарту сәбәбен, режиссерның үз сүзләренә сылтама белән, гонорарның азлыгына бәйләп аңлата. Тагын бер сәбәп — Рәхимбай эшләргә теләгән операторның, ягъни Айдар Шәриповның алынмавы.

Кыскасы, үз теләге белән проекттан төшеп калган Илшат Рәхимбайның позициясе ачык. Без икенче як — бу проектны тормышка ашыручылар белән сөйләшергә булдык. Нәтиҗәдә нинди фильмга ия булачакбыз — безгә шунысы мөһим.


Чагыштыру өчен Илшат күзаллаган фильм турында берничә сүз.

2018 елның декабрендә журналистларга фильмның презентациясе тәкъдим ителгән иде. Фильмда Казан малае, федераль проектларда төшү тәҗрибәсе булган Данил Зиннәтуллинның төшүе планлаштырылган булган. «Төп герой авыл малае булмаячак. Ул әтисе белән Мәскәүдән кайта. Авыл малайга тамырлары аша үзен табарга булыша», — дигән иде кинорежиссер Илшат Рәхимбай. Презентациядә малайның атасын Әлмәт театры актеры, Татарстанның халык артисты Рәфыйк Таһиров уйнады. Әмма фильмда бу рольдә Мәскәүдән чакырылган актер уйнар дип күзалланган. Илшат Рәхимбай төп геройларның фильмда рус телендә аралашачагын, авыл халкының татарча сөйләшәчәген әйткән иде. «Фильм Галимҗан Ибраһимов хикәясе мотивлары буенча төшереләчәк. Чөнки әсәр хикәя өчен әйбәт булса да, фильм өчен анда линияләр, персонажлар җитми, — дигән иде Илшат Рәхимбай. Вакыйгалар барган вакыт әле төгәл билгеләнмәгән иде. Режиссер әйтүенчә, ул 1970 еллардан башлап 2000 елларга кадәр яки бүгенге көннәр булырга мөмкин.

Сценарийны Башкортстаннан профессиональ сценарист Айдар Акманов язачагы әйтелде. Әмма хәзер сценарийны башка кеше язган. Фильмның сценарий исеме — «Тулпар».

«Алмачуар» турындагы хыяллары, димәк, мәнфәгатьләре кисешкән Миләүшә Айтуганова белән Илшат Рәхимбай «Алмачуар”га әзерләнгән арада бергәләп «Әпипә» музыкаль комедиясе дә төшерделәр. Хәзерге вакытта алар бергәләп әлеге фильмның прокаттагы уңышы өчен көч куялар.

Инде «Алмачуар» әсәре нигезендә төшереләчәк фильм проектының башында торган иҗатчыларга сүз бирик.

«Татарстан кинематографиясенең бердәнбер юлы — копродукция. Башка юл юк!»


Кинопродюсер, «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова: «Алмачуар”ны төшерү идеясе белән мин 2015 елдан бирле янам. Әле телевидениедә эшләгәндә үк татар әдәбияты классикасын экраннарга чыгарырга хыялланып, проект әзерләдем. Барысы да мәктәп программасына кергән әсәрләр. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Энгель Фәттахов киткәч, бу планнар тормышка ашып бетә алмады, икесе генә — «Ак чәчәкләр» белән «Тапшырылмаган хатлар» гына чыгып калды.

Илшат Рәхимбай да шушы идеясе турында әйткәч, безнең мәнфәгатьләр кушылды. Идея дибез, бу очракта идея нәрсә ул? Экранизацияме? Ул гына идея була алмый. Чөнки Галимҗан Ибраһимовның бу әсәренә теләсә кем алынырга мөмкин. Ул ачык әсәр. Идея оригиналь сценарийда гына булырга мөмкин. Илшат командасы проекттан баш тарткач, Казахстан ягы, бик билгеле сценарист Бекболат Шекерев сценарий язды.

Бездәге кебек, Казахстанда да үсмерләр өчен кино җитми. Казахларны әсәрнең ат турында булуы да кызыксындырды. Әсәрдә төп геройның эчке дөньясы тасвирлана, ул җәмгыятьтәге «ала карга» кебегрәк. Әтисе дә, әнисе дә түгел, малайның җитлегүенә ат йогынты ясый, аның үсеше ат аша күренә. Без татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов әсәрен халыкара аренага чыгарырга тырышабыз. Бу проектны Казахстан белән бергә эшләргә алынуыбызның нәрсәсе начар? Безне нәрсәдә гаепләргә мөмкин? Амбицияләргә бәйле шау-шу көлке инде ул.

Аңлагыз, Татарстан кинематографиясенең бердәнбер юлы — копродукция. Башка юл юк! Безнең копродукциягә тәкъдим итә алырлык классик әсәрләребез бик күп. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев әсәрләре буенча төшерәсем килә. Башка илдә безнең әдәбиятны ошаталар икән — моңа шатланырга гына кирәк.

Безнең республиканың Казахстан белән дустанә мөнәсәбәтләр, төрле өлкәдә хезмәттәшлек бар, аерым алганда, сәүдә-сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек бар, ләкин кино өлкәсендә ул юк иде. Шушы проект белән безнең уртак кинематография тарихы ачыла.

«Алмачуар» фильмы проекты белән халыкара питчингның копродукция номинациясендә казах акчасы белән 92 миллион тәңгә акча оттык. Безнең акча белән 15-16 миллион сум була. Проектта ике компания катнаша — «Алмапикчерс» һәм «Татаркино». Президент исеменә Казахстаннан килгән хат Мәдәният министрлыгында ята. Фильмны төшерү проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023)» дәүләт программасына да кертелгән. Анда 5 миллион сум чамасы акча каралган.

Халыкара проектларда эшләү бик зур тәҗрибә бирә һәм бу тәҗрибә барлык авырлыкларны каплый. Мин мондый проектларның үзенчәлекләрен Үзбәкстанда эшләгәндә яхшы аңладым. Сак булырга кирәк, башка ил, башка халык. Халыкара проектта катнаша торган кеше үз иле турында начар сүз әйтергә тиеш түгел. Илшат республикадан өстәмә гонорар ала алуына шик белдергән. Без бу хакта Илшатның үзе белән сөйләштек. Ул бит «Татаркино» оешмасында штаттагы хезмәткәр».

Миләүшә Айтуганова — кинопродюсер, «Татаркино» оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкаручы директоры, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры. Зифа Кадыйрова романы буенча «Сөмбел» үзбәк-татар халыкара фильмының идея авторы һәм Татарстан ягы продюсеры. Тагын бер халыкара фильм – Мәхмүт Галәүнең «Мөхәҗирләр» төрек-татар проекты буенча эш бара.

Казахстанда язылган сценарий буенча, төп герой Закир Казахстанда катнаш гаиләдә үскән малай. Аның әнисе — татар хатыны, әтисе – казах.

Әсәрнең фабуласы бүгенге көнгә күчерелгән. Бу ат һәм дуслык турында бүгенге тамашачы өчен кызыклы фильм булыр дип күзаллана.

Сценарий авторы — Казахстанда билгеле киносценарист Бекболат Шекеров. Ул унлап фильмның сценарий авторы. Төркия белән копродукция булган фильмнар да бар.

Өстәмә геройларга килгәндә, төп герой Закирга гашыйк кыз бала образы кертелгән — үсмер чактагы беренче мәхәббәт күрсәтелә. Беренче хисләрнең инициаторы — кыз бала. «Чөнки кызлар иртәрәк өлгерә һәм ул чорда кыюрак була», — ди казах продюсеры.

Геройларның исемнәре сакланган. Бабай — Сафа, малай — Закир. Дөрес, фильмның исеме «Алмачуар» түгел. Ә «Алмачуар» әсәре буенча төшерелгән «Тарлан» фильмы булачак.

Исем үзгәртелүнең ике сәбәбе бар. Беренчедән, фильм өчен ут кебек янып торган җирән ат сайланган. Төшерүчеләрне шушы ак маңгайлы өйрәтелгән матур ат кызыктырган. Алмачуар — ул ат төсе. Алмачуар (конь в яблоках) — аксыл таплары булган җирән яки күк төстәге ат. Ә таплары булмаган җирән ат сайлангач, ул берничек тә Алмачуар исемле була алмый.

Икенчедән, бөтен телләрдә бертөрле яңгырашлы исем алырга прокатчылар тәкъдим иткән.

«Проект өчен акчаны Казахстан дәүләте бүлеп бирде, бу бер режиссер проекты гына түгел»

Алмагөл Тлеуханова белән Юлия

«Almapictures» компаниясе директоры, «Тарлан» фильмының генераль продюсеры Алмагөл Тлеуханова: «Казахстанның Галимҗан Ибраһимов әсәрләренә бик күптәннән аерым мөнәсәбәте бар. Татар әдәбияты классигы буларак ул Казахстанда мәктәп дәреслекләренә кергән язучы. Мин балачактан Галимҗан Ибраһимовны укып үстем, аны үзебезнең язучыбыз дип уйлый идем. Икенчедән, колын, ат темасы казахка бик якын. Ул гомумтөрки тема. Миләүшә Айтуганова белән бер кинофестивальдә очрашкач, ул шундый идея барлыгын әйтте. Миңа бу идея ошады. Без тинейджерлар өчен дә кызыклы булган, гаилә белән карый торган фильм төшерергә булдык.

Минем ата-бабам Казахстанның Җидепулат якларыннан, анда казахлар белән татарлар аралашып яши иде. Фильмда күрсәтелгән аул Казахстанның Россия чигендәге төньяк-көнчыгышында булырга мөмкин: анда татарлар күп яши. Татар һәм казах мәдәнияте катнашкан гаиләне алдык. Бездә андый гаиләләр чыннан да бик күп.

Фильмны төшерә башлар алдыннан кинорежиссер Илшат Рәхимбай белән проблема килеп чыгу бераз борчыды. Татарстанда чыккан интервьюларын укыдым — бераз арттырган, әлбәттә, иҗади шәхес бит. Амбицияләрме бу, үпкәме — белмим. Татарлар белән казахлар гомер-гомергә дус халыклар. «Казахлар кемнедер талаштырды», – дигән баш исемнәре белән мәкаләләр язу бер дә матур күренеш түгел. Журналистлар да мәгълүматны төрле чыганаклар аша тикшерсәләр яхшы булыр иде, чөнки төгәлсезлекләр бар. Илшат Рәхимбай проекттан үзе баш тартты. Без дәүләт акчасын откач, проектны ташлый алмый идек. Илшат баш тарткач, тиз арада икенче режиссер чакырырга туры килде — башка чарабыз юк иде. Без — продюсерлар, иҗат кешеләрен аңлыйбыз, ачуланмыйбыз.

Баш тартуының сәбәбе — аны гонорар суммасы канәгатьләндермәде. Арттырырга да әзер идек, ә ул «тегеләй булсын, болай булсын», дип башка шартлар куя башлады. Мәсәлән, үз операторы белән эшләргә теләде. Ләкин бит фильм аның проекты гына түгел, акчаны Казахстан дәүләте бүлеп бирә. Режиссёр Татарстаннан икән, димәк, операторның Казахстаннан булуы мантыйкка туры килә дип саныйм. Шуңа күрә Татарстаннан башка режиссёр сорадык. Ә оператор Айдар Оспанов – халыкара проектларда катнашкан профессионал.

Оператор Айдар Оспанов


Хәзер фильмның икенче өлеше Татарстанда төшерелер дип көтәбез. Казахстан ягыннан барлык килешүләргә кул куелган. Фильмның икенче өлешен яз көне төшереп җитешсәк, җәй көне монтажлап, Казан халыкара фестиваленә өлгертү теләге бар. Премьера Казанда булырга мөмкин».

Алмагөл Тлеуханова — «Almapictures» компаниясе директоры, «Тарлан» фильмы продюсеры. Кино өлкәсендә 10 еллык тәҗрибәсе бар. Әлеге компания төшергән «Бойжеткен. Всё из-за неё» фильмы Ереванның Ролан фестивалендә БДБ илләренең иң яхшы фильмы дип табылды.


«Минем өчен барысы да акча белән үлчәнми»


Кинорежиссёр Юлия Захарова: «Алмачуар» әсәрен белә идем, әлбәттә, ул бит мәктәп программасында бар иде. Безнең мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын яхшы укыттылар — татар классикасыннан «Сүнгән йолдызлар”ны да, «Тапшырылмаган хатлар”ны да, «Алмачуар”ны да яхшы беләм.

Татарстанда яшәгәч, татар мәдәниятен, бераз татар телен дә беләм — мәктәптә өйрәндек. Казахлар — татарлар кебек үк төрки халык. Телләр охшаш. Килгәч тә бишбармак ашаттылар, кымыз белән сыйладылар.

Әлеге фильмны продюсерлык проекты дисәң, дөресрәк булыр. Мин — башкаручы режиссер. Продюсерның команданы сайлавы – нормаль хәл. Миңа продюсерлар эш һәм аның шартлар тәкъдим итте, мин ризалаштым. Чөнки минем өчен барысы да акча белән генә үлчәнми. Бу минем шәхси үсешем өчен зур тәҗрибә. Ә алдарак бу проект белән ниләр булганы, дөресен әйткәндә, минем эшем түгел. Аларның килешү-килешмәүләрендә минем эшем юк. Мин бит проекттан беркемне дә төртеп чыгарып, урынына килеп утырмадым. Илшатның агрессиясен дә аңлап бетермим. Миңа интригалар, гайбәтләр кызык түгел, минем максатым — яхшы фильм чыгару, шуны кайгыртам.

Казахстанда барлык эшнең яртысы эшләнде. Әмма әле эш күләме шактый. Массакүләм күренешләрне төшерәсе калды: чабыш, Сабантуй.

Фильмда Татарстан актерлары да күп катнашачак. Әлегә Казахстанга Алсу Әбелханова гына чыга алды. Ана роленә аны Миләүшә Айтуганова белән бергә сайладык. Ул эстрада артисты булгач, башта курыккан идем. Әмма үз ролен яхшы башкарды. Фильмда татар артистларыннан кемнәр уйнаячагын сайладык. Әлегә килешүләр бара, исән-сау язны көтеп җиткерергә язсын.

Башка артистларны Казахстанга алып чыга алмадык – чикләр ябык. Мин дә Казахстанга бару өчен чик буена кадәр машинада килеп, чикне җәяү чыктым. Биш чакрым чамасы юлны бер ялгызым дала буенча бардым. Аннары теге якта каршы алып, Уральски аэропортына илттеләр һәм самолетта Алма- Атага очтым. Бу – бердәнбер юл иде.

Фильм төшерү өчен яшьләр командасы тупланган иде. Барысы да югары профессионаллар. Таныш булмаган кешеләр арасына килеп эләксәм дә, тиз арада дусларча мөнәсәбәтләр урнашты. Хәзер дә шалтыратышып торабыз. Nomad Stunts халыкара каскадерлар төркеме белән эшләү үзе генә ни тора! Алар Голливудта да төшәләр. Әйтик, соңгы эшләренең берсе — «Дисней”ның «Мулан» фильмы.

Минем өчен иң катлаулысы хайваннар белән эшләү булгандыр, аның авырлыгын күз алдына китермәгән идем. Күп атлар һәм нәни колын белән эшләдек. Бу яктан каскадер егетләрнең ярдәме зур булды. Ат – өйрәтелгән эт кенә түгел икән. Аның каравы, мин зур тәҗрибә тупладым. Кыскасы, бу фильм белән зур шәхси тәҗрибә алдым».

Юлия Захарова — Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы, актриса, режиссер. Халыкара кинофестивальләрдә актив катнашкан «Хәлимә» фильмы режиссеры. «Тарлан» — режиссер Юлия Захарованың халыкара режиссер буларак беренче эше.
Фильмның актерлар составы:

Закир белән аның әтисе


Закир ролендә цирк-театр училищесы студенты Бекежан Маясаров. Дебют роле. Ул атта яхшы йөри белүе һәм сыгылмалы булуы белән дә җәлеп иткән.

Ержан Нурымбет ата ролендә


Закирның әтисе ролендә — Казахстанның атказанган артисты Ержан Нурымбет — Казахстанның популяр актеры, Голливудта төшкән һәм каскадёрлык тәҗрибәсе дә бар.  

Сафа карт ролендә — Казахстанның халык артисты Ергенбай Абуев, кино һәм театр актеры.

Бу рольгә башта Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев тәгаенләнгән булган. Әмма чикләр ябык булгач, аны алып килә алмаганнар.

Алсу Әбелханова ана ролендә


Ана роленә Татарстаннан Алсу Әбелханова чакырылган. Аны Миләүшә Айтуганова белән Юлия Захарова сайлап алган. Казахстан ягы Алсуның эстрада артисты булуы тамашачыны кызыктырыр дип уйлый.

Трюкларны, атлы күренешләрне Nomad Stunts дөньякүләм танылган каскадерлар командасы егетләре башкарган. Әлеге команданың соңгы популяр эшләренең берсе — «Дисней» төшергән «Мулан» фильмы.

Костюмнарның бер өлеше һәм реквизитлар Татарстаннан китерелгән. Заманча кинотехника кулланылган: Arri камерасы, Cooke объективлары һәм башкалар.

Фильм русча, казахлар үз дубляжларын ясарга уйлый, Татарстан да үз дубляжын ясый ала.

P.S.: Әлеге проектка бәйле соңгы яңалык киносценарийга бәйле.

РФ Кинематографистлар берлеге карамагандагы Кинодраматурглар гильдиясе үткәргән экспертиза Казахстан-Татарстан копродукциясе булган “Тарлан” фильмының сценарие Илшат Рәхимбай сценариен кабатламый дигән нәтиҗәгә килгән. Фильм төшерелгән сценарий мәсьәләсендә сораулар тугач, “Татаркино” Рәхимбай тәкъдим иткән “Тулпар” сценариен һәм Казахстанда язылган “Тарлан” сценариен экспертизага җибәргән.

“Гильдия экспертлары һәр ике әсәрне дә укып чыкты һәм аларга чагыштырмача анализ ясады. Һәр ике сценарий мөстәкыйль әсәр булып тора. Аларның берсе икенчесеннән файдаланылмаган. Ике әсәрне берләштергән момент – төп чыганакның Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” повесте булуы. Басылып чыккан әдәби әсәр мотивлары буенча киносценарий язу идея авторлыгы хокукы бирми”, – диелгән Кинодраматурглар гильдиясе идарәсе җибәргән хатта. Хатка Кинодраматурглар гильдиясе идарәсе Президенты Елена Райская кул куйган. 

Рузилә Мөхәммәтова


intertat.tatar