Домой Культура Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

0
Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды
Рамил Гали

Казан халыкара мөселман киносы фестивале рәсми рәвештә Казан Ратушасы залында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе исеменнән Рушан хәзрәт Аббясов сәламләве белән ачылды.

«Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелгән елда бу фестиваль аерым бер атмосфера белән үтә. Бу зур дата дәүләт югарылыгында билгеләп үтелә. Бабаларыбызның Исламны кабул итүе Россия цивилизациясе формалашуда зур роль уйнады», дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты сәламләвен җиткергәннән соң. «Казан мөселман киносы фестивале алга таба да гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуга өлеш кертәчәк. Халыкара мәдәни багланышларны үстерәчәк», дип дәвам итте ул.

«Бүген иң мөһиме – рухи әхлакны пропагандалау, кино сәнгате аша без моны эшли алабыз. Без биредә Ислам дөньясының күренекле вәкилләрен очратуыбызга шатбыз», диде Рушан Аббясов сәламләү сүзләреннән соң. 

Кунакларны кинофестивальнең жюри рәисе, данлыклы «Мусульманин» фильмы режиссеры Владимир Хотиненко да сәламләде. «Илебездә шулкадәр күп фестивальләр. Аларга үз урынын табуы шактый катлаулы. Казан халыкара мөселман киносы фестивале ул урынны тапты – бу тәгаен билгеле», диде ул.

Казан Ратушасында рәсми ачылу тантанасы барганда кинофестиваль фильмнары күрсәтелә торган залда «Ибн Фадлан» фильмы зур аншлаг белән күрсәтелгән. Тамашачы залга сыя алмагач тагын бер зал ачылган, дип хәбәр итә кино караучылар.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 11 сентябрьгә кадәр барачак. Нәтиҗәләр 11сентябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә игълан ителәчәк.