Казанда баянчы Айнур Фатыйховның өчесен үткәрделәр

0
144

“Иң якты вакытларын искә алып сөйләштек. Урыны оҗмахта булсын”, – ди Ришат Төхвәтуллин.

Бүген танылган виртуоз баянчы Айнур Фатыйховның өчесе узды. Казанда мәрхүмнең ашын Татарстанның атказанган артисты, Айнурның якын дусты Ришат Төхвәтуллин оештырган.

“Иң якты вакытларын искә алып сөйләштек. Урыны оҗмахта булсын”, – ди Ришат. Ашта шулай ук Раяз Фасыйхов, Мурат Гайсин һәм башка артистлар да булган.

Айнурның рухы шат, укылган догалар кабул булсын.

Эльвира Шакирова

shahrikazan

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here