Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка мемориал такта куела

Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка мемориал такта куела

0
Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка мемориал такта куела

27 июльдә җырчы Хәния Фәрхи-Биктаһированың вакытсыз вафат булуына 5 ел тула. Халык мәхәббәтен яулаган җырчының исемен мәңгеләштерү эше Казанда да дәвам итә.

Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.  

«Бу көнне башта «Бәйрәм» ансамбле егетләре, ире, балалары, оныклары, кияүләре, дуслары һәм яраткан тамашачылары белән 11.00 сәгатьтә зиратка барабыз. Кадерле кешебезне искә алып, каберенә чәчәкләр салачакбыз. 13.00 сәгатьтә Казанда ул гаиләсе белән яшәгән Имәнлек урамындагы 57нче йортка мемориал такта кую уңаеннан рәсми чара оештырылачак», – ди Биктаһировларның гаилә дусты Раил Нуриев.