Домой Жизнь татар Казанда Шиһап Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син – җаным!» китабы презентациясе узачак

Казанда Шиһап Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син – җаным!» китабы презентациясе узачак

0
Казанда Шиһап Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син – җаным!» китабы презентациясе узачак

18 март көнне Казан шәһәрендә мөһаҗир шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, журналист Шиһап Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син – җаным!» дип аталган шигырьләр китабы презентациясе үткәрелә. «Мәскәү Татар Штабы» ярдәме белән әлеге китап 200 данәдә нәшер ителде.

Китап туен “Мәскәү татар Штабы” белән берлектә Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге оештыра. Презентация Казан кооператив институтында (Ершов урамы 58) 14.00 сәгатьтә узачак. Чарада татар галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьнең якташлары, туганнары катнашачак. Әлеге очрашу Халык санын алуга һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Шиһап Нигъмәтинең латин язуындагы текстларын хәзерге графикага күчерүче, аңлатмалар бирүче, кереш һәм ахыргы мәкалә авторы – профессор Хатыйп Миңнегулов.

Шиһап Нигъмәти — татар журналисты, публицист, мөһаҗир татарлар арасында билгеле шәхес. Ул 1913 елда хәзерге Төмән өлкәсендә, Вагай районы Рәнчек авылында дөньяга килә. Сугышка кадәр укытучы булып эшли.

1939 елның октябрендә, ССРБ Югары Шурасы Президиумының яшерен боерыгы белән башка меңләгән укытучы кебек Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә чакырыла. Икенче бөтендөнья сугышында катнаша, Волхов фронтында сугыша. 1941 елның 4 ноябрендә әсирлеккә эләгә. Алман концлагерьларында әсир булуы, анда Муса Җәлил белән аралашуы, «Идел-Урал» гәҗитен чыгаруда катнашуы, сугыш елларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнүе мәгълүм.

Шиһап Нигъмәти 1945 елда «Идел-Урал төрки берлеге» иҗтимагый төрки газетасының мөхәрирләренең берсе була, 1952-1953 елларда Мюнхенда татар-башкорт эммиграциясенең «Азат Ватан» иҗтимагый-сәяси, тарихи-мәдәни, дини, әдәби журналы эшчәнлегендә актив катнаша. 1953 елда Мюнхенда латин хәрефләре белән «Шигырьләр» җыентыгы басыла. 1954—1979 елларда Азатлык радиосы мөдире булып эшли. 1995 елда вафат була.

Татар Штабы