Домой Главные новости В стране и мире Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевның адвокаты Лилия Шәрәпова аның хәле турында шулай ди.

Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевның адвокаты Лилия Шәрәпова аның хәле турында шулай ди.

0
Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевның адвокаты Лилия Шәрәпова аның хәле турында шулай ди.
Фото: © РИА Новости / Максим Богодвид

“Аны ни дә булса борчый дип әйтмәс идем, – ди ул. – Шикаятьләре юк, гадәти СИЗОда, ялгыз камерада утыра. Минем һәм тикшерүче белән аралаша, чөнки аның эше буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Хәле яхшы күренә, сөйләшә, үзен гадәти кеше кебек тота, аның нәрсә өчен булса да борчылуын күрмим”.

Бу хакта ул RT белән әңгәмәдә белдерә.

Адвокат бүгенге көнгә Мәскәүдә Галәвиевка психологик-психиатрия экспертизасы үткәрү өчен документлар имзалануын да өсти.

“Әле кичә генә без аның белән кирәкле экспертиза билгеләү турында карар имзаладык. Аны Сербский исемендәге институтка кайчан алып барачаклары әлегә билгеле түгел, аңлавымча, бу катлаулы мәсьәлә түгел”, – дип хәбәр итә Лилия Шәрәпова.

Автор: Резида Валитова