Домой Жизнь татар Кечкенә өйнең олы тарихы

Кечкенә өйнең олы тарихы

0
Кечкенә өйнең олы тарихы


Совет Нурлаты авылында яшәүче Миннияз Хәйрулла кызы Ильмухина белән Ринад Әхмәтҗан улы Мәхмүтшиннарның гаилә корып яши башлауларына быел 60 ел тулган булыр иде. Кызганыч, әтиебез гүр иясе булганга 24 ел вакыт узды инде, урыны җәннәттә булсын.

Бибикамал әбиебез бик укымышлы, гыйлемле кеше иде, өебездә һәрвакыт догалар, намазлар укылды. Әллә шуңа, әллә Советлар законыннан куркып, бүтән кертүче булмагангамы, авыл картлары, 1966 елда безнең өйдә җыелып, намаз укый башлаганнар. Совет Нурлатында мәчет булмаганга күрә, безгә Иглай поселогыннан да, Урта поселоктан да картлар килеп йөргәннәр. Аларның бер җомганы да калдырмыйча намаз укуларын мин әйбәт хәтерлим. Ә ул заманнарда ярамый торган хәл иде бит бу.

Өебез гади генә, башкаларныкы кебек үк, ике бүлмәле иде. 1954 елда чыккан зур янгыннан соң йортыбызны яңадан тергезеп, бабабыз нигезен таратмаганнар. Зур бүлмәдә – плитәле мич, ә икенче ягында зур мич иде. Шушы бәләкәй генә өебезгә егерме-егерме бишләп ап-ак оекбашлар кигән ак сакаллы картлар, зур ак намазлыкларга басып, намаз укыйлар иде. Элеккегедән килгән азан тавышын ишетеп үскән балалар без, әлхәмдүлилләһ. Хөсәен хәзрәт, Кыям хәзрәт, Насыйбулла хәзрәт, Минхәйдәр хәзрәт укыганнары хәзер дә колагымда яңгырый сыман.

Ә гает көне – иң көтеп алынган олы бәйрәм иде безнең өчен! Ул бәйрәмгә әзерләнү безнең әни өстендә иде. Колхоз эшендә дә, бакчада да эш җитә бит, югыйсә! Ничек өлгергәнмен икән, дип үзе дә шакката. Кичтән әзерләп куелган матур күлмәк кидереп, яулыклар бәйләтеп өч кызын, түбәтәй кигән ике малаен плитә миче артына кертеп утырта иде. Намаз тәмамланганчы тыныбызны да чыгармыйча, шылт та итмичә утыра идек шунда. Гает намазларына килгән халык ике бүлмәгә шыплап тула, ә сыймаганнары урамда укыйлар иде. Шул вакытларда гаеттән соң бабайлар, сәдака итеп, тиенлек тимер акча сибәләр иде, бер көтү җыелган бала-чага шау-гөр килеп җыеп ала идек.

1980 еллар азагында авылыбызда беренче мәчет ачылды. Төрле дөнья мәшәкатьләре сәбәпле мәчет эшләмәгән чакта авыл картлары кабат безгә – Мәхмүтшиннар йортына җыелалар иде. Өебездә кабат азан тавышы яңгырый!

Әнием Миннияз шул нигездә шатлыклы вакыйгаларны да, кайгыларны да күрде. Тугыз айлык яшь баласын соңгы юлга озатырга туры килде, төпчек малаен Чечня сугышыннан көтеп ут эчендә янулары да әти белән әнигә бик авыр булды. Улларының исән-сау кайтып, шатлыклы күрешүләре дә шушы нигездә булды. Тик менә әтиебез генә арабыздан вакытсыз китте шул… Әтиемне 59 яшендә бакыйлыкка озаткач, дүрт елдан 90 яшькә җиткән Гәйшә әбиебезне, кайнанасын җирләде әниебез, бер-бер артлы Унсигез яшьлек бертуган ике оныгын да соңгы юлга шушы ни¬гездән озатырга туры килде…

Шушы нигезне саклап, яңартып торгангадырмы, ак яулыклы мәрхүм әбиләребез, безнең өчен иң кадерле кешебез булган әниебезнең төшләренә кереп, елмаеп, рәхмәтләрен белдерәләр. Әниебезгә безне гаиләләребез белән озак еллар шулай исәнлектә каршы алып, догалары белән озатып, шатлыклы күрешүләр теләп торырга насыйп булса иде.

Әлеге язманы автор Әлфия Мәхмүтшина әниләре Миннияз, әтиләре Ринад Мәхмүтшиннарга һәм әби-бабаларына багышлый.


Бердәмлек

https://matbugat.ru