Домой Главные новости Кем 100 мең сорый, ә кем 35 мең? — өйләнешүче парлар өчен алып баручылар рейтингы

Кем 100 мең сорый, ә кем 35 мең? — өйләнешүче парлар өчен алып баручылар рейтингы

0
Кем 100 мең сорый, ә кем 35 мең? — өйләнешүче парлар өчен алып баручылар рейтингы
архив "Татар-информ"

Никахларын рәсмиләштереп, гомерлеккә бергә булырга ният иткән парларга ярдәм йөзеннән, бәяләрен, алып бару үзенчәлекләрен сорашып, «Интертат» тамадалар рейтингын төзеде.

Автор: Гөлназ Хәбибуллина

Җәйләр килә, җәйләр белән туйлар килә. Әлбәттә инде, яшь парның әлеге иң бәхетле көннәрен истә калырлык, кунакларның да күңеле булырлык итеп үткәрәселәре килә. Егет белән кыз алдына мәҗлесне кызык, шул ук вакытта мәгънәле дә итеп алып баручы табу максаты килеп баса. Туй чыгымнары болай да санап бетермәслек булганга, күпләр бәясе тешләми торган алып баручы эзли.

Без алып баручыларны ике зур төркемгә бүлдек. Бүгенге язмада сүз парлы алып баручылар турында барыр. Шунысын әйтергә кирәк, берсе алып барып, икенчесе җырлаган парларны да без парлы алып баручылар исәбенә керттек. Ялгыз алып баручылар рейтингы сайтыбызда алдагы көннәрдә дөнья күрәчәк.

Без шалтыраткан алып баручыларның барысы да диярлек Татарстан территориясеннән тыш, чит төбәкләргә дә чыга. «Без Татарстаннан еракта яшибез, бу алып баручы безгә килмәс инде», — дип борчыла торган түгел. Әлеге рейтингта хәләл туй уздырырга уйлаган парлар өчен дә алып баручылар бар.  

Быелгы җәй туйларга баймы? Бүгенге туйлар элеккеләрдән нәрсә белән аерыла? Бәяләр берничә ел белән чагыштырганда нык артканмы? Кайсы алып баручы бәясен төшә? Кем хәмерле туй алып барудан баш тарткан? Нигә хәзер туйда эчеп исерү модадан чыккан? Язмада әлеге кызыклы сорауларга да җавап табып була.

Рафил Җәләлиев: «Риза булмыйча биргән акчаның бәрәкәте булмый»


Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова яшьләргә алып баручы, җырчы һәм ди-джей тәкъдим итә. Туйны Рафил үзе алып барса, тормыш иптәше исә матур җырларын бүләк итәчәк.

— Без аерым да, бергәләп тә җырлыйбыз. Иң матур, мәхәббәт турындагы җырларыбыз дуэтта булгач, мәҗлесләргә бергәләп йөрү уңайлырак. «Баянчыгыз да булмасмы икән?» — дип сораганда, программабызга баянчыны да дәшәбез.

Мәҗлес тере организм кебек бит ул. Шуңа минем алып бару һәрвакыт импровизацион форматта үтә. Кулга папка тотып, 16.15 сәгатьтә саксофончы, 16.40 сәгатьтә баянчы чыгарга тиеш дигән нәрсә юк», — ди Рафил. 

Алып баручы сүзләренчә, пандемиядән соң халыкның мәҗлесләр үткәрүгә карашы үзгәргән.

Быелгы җәйдә туйлар бик күп булачак, сезонның җомга-шимбә көннәре барысы да тулы. Ләкин бер үзенчәлекне әйтеп китәргә кирәк. Пандемиягә кадәр эшләгәндә җәй айлары инде февраль аенда ук тулып бетә иде, ә хәзер кеше алдан сөйләшеп куярга ашыкмый. Дөнья хәлен белеп булмый дигәндәй, тамада, кафеларны яшьләр туй килеп җиткәндәрәк кенә белешә башлый, — ди ул. 

Рамил Гали

Рафил һәм Эльмира Казанда туйларны 40 меңгә алып бара. Башка районнарга чакырганда, әлеге бәягә юл чыгымнары да өстәлә.

 — 40 мең — Казан өчен уртача бәя. Кешегә карата шәхси симпатия туганда бәяне төшергән вакытлар да була. Кәефкә дә карый инде ул. Кайвакыт очрашуга шулхәтле мөлаем пар килеп утыра. Аларга үзең дә сизмәстән ташлама ясап куясың. Әйтергә кирәк, туйның нинди булачагы да кияү-кәләш белән күрешкәннән соң ук күренә. 

Шуңа күрә «безнең бәя 40 мең, аны төшермибез дә, күтәрмибез дә» дигән принцибыбыз юк. Бәлки, кайберәүләр белән чагыштырганда, бу бәя әле арзанрактыр да. Без үзебез җырлыйбыз да, алып та барабыз. Ләкин безгә булганы җитә. Минем өчен иң мөһиме — яшьләрнең туйдан соң акчаны сөенеп, чын күңелдән тапшырулары. Риза булмыйча биргән акчаның бәрәкәте булмый аның», — диде Рафил «Интертат”ка. 

Чагыштыру өчен, 2018 елда әлеге парның туй алып бару бәяләре 35 мең булган

Алмаз Мирзаянов: «Хәзер кеше эчеп, исерүдән курка»


Алмаз Мирзаянов туйларны үзе алып бара. Тавыш операторы бар. Хатыны Зөлфирә Шәйдуллина мәҗлесләрдә җырчы буларак катнаша. Соңгы вакытта Зөлфирә дә сөйләм теле осталыгын шомарта — никахларны тантаналы рәвештә теркәү белән шөгыльләнә башлаган.

Зөлфирәгә бәйрәмнең башлау өлешләрен тапшырырга уйлап торам. Сөйли белү беркемгә дә комачауламый, бигрәк тә артист кешегә сәхнәдә дә кирәге чыга, — дип башлады сүзен Алмаз. 

Алмаз хәзерге туйларда эчеп, исерешеп бетүче кешеләр булмавын билгеләп үтте

Кешенең хәзер туйларда артыгын эчәсе килми. Бәлки киләдер дә, ләкин кеше хәзер андый мәҗлесләрдә эчәргә курка. Бөтен кешедә телефон. Эчеп, башын югалтып, берәрсенең инстаграм йолдызына әверелү ихтималы турында уйлыйлар. Аннары кеше эчеп туйды да бугай инде. 

Туйларны эчемлексез үткәрү дә популярлашып бара. Әти-әниләре, хәтта кунакларының намазда булуына карап та, хәмерсез туй уздырырга уйлаган кешеләр күп очрый. Шулай ук туй белән никахны берләштереп үткәрү форматы бик еш очрый. Никах өлешеннән соң, шунда ук гаиләне теркәү башкарыла һәм туй мәҗлесе башланып китә. Бу – өйләнешүчеләр өчен бик уңайлы формат, — ди Алмаз. 

Күпләр бәйрәм вакытында уздырыла торган тузга язмаган уеннарны яратмыйлар икән. Алмаз белән Зөлфирәгә андый уеннар үткәрмәгән өчен килеп рәхмәт укып киткән кешеләр дә күп була. Җырчылар әйтүенчә, туй ул тыныч, матур, гаилә бәйрәме булырга тиеш. 

Матур, эчтәлекле программа булдыру — төп максатыбыз. Шуңа безне яраталардыр да инде. Җәйге сезонда буш көннәр юк диярлек. Август аенда туйлар аеруча күп. Дөресен әйтергә кирәк, артист кешенең аның чыгымнары болай да күп. Концерт оештыра башласаң да бик күп финанслар кирәк. Әле бит башкаларныкы кебек ипотекасы, кредитлары да бар. Мәҗлесләр — безне бүгенге көндә яшәткән төп керем чыганагы, — ди Алмаз. 

Салават Камалетдинов

Алмаз белән Зөлфирә күбесенчә Чаллы, Саба, Арча, Теләче якларында эшли. Шимбә көннәрендә туйны 70 меңгә уздыралар. Атна уртасында 45-50 мең тирәсе, сишәмбе, чәршәмбе булса, бәя бөтенләй 35 мең булырга мөмкин. 

Кемнеңдер хәленә керәбез, кемдер безнең хәлебезгә керә. Бөтен кешенең дә ул акчаларны чыгарып бирергә мөмкинлеге булмый, бәяләрне төшергән вакытлар да бар.

Ә кайберәүләр белән чагыштырганда безнең бәя — бәя дә түгелдер ул. Исемебез дә бар бит инде. Танылган җырчылар арасында туйга килеп җырлап киткән өчен генә дә 350, 200 мең сораучылар бар, — ди Алмаз. 

2018 елда Алмаз Мирзаянов туйларны үзе генә 40 меңгә алып барган.

Илсур Шәрипҗанов: «Гөлназның характерына миннән башка ди-джей түзә алмый»


Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар хәзер күп туйларның хәләл туй буларак үткәрелүен әйтте.

— Яшьләр күбрәк никах, хәләл туй форматын сайларга тырышалар. Алай үткәрү, беренчедән, чыгым ягыннан да уңайлырак. Мәшәкате дә кимрәк. Бер атуда ике куянга тидерәсең. Чөнки аерым никах үткәрәм дисәң дә 30-40 кешесе килеп утыра, алар килеп утыргач, алып баручысы да, җырлап-биеп күңел ачтыручысы да кирәк.

Туйларда шул бер үк балык башы: «саулык, бәхет, сәламәтлек» теләүдән ары китә алмыйлар, шуңа без сүзне берничә кешегә генә бирәбез. Туйны уеннар, җырлар белән бик күңелле итеп уздырабыз, кайтып киткәндә кунаклар гел рәхмәт укый, — ди Илсур. 

Владимир Васильев

 Илсур белән Гөлназ туйларны икесе генә алып бара. 

Без шулай күнеккән, безгә шулай җиңелрәк. Гөлназ алып бара, мин аппаратурада утырам. Бергәләп һәм аерым-аерым җырлыйбыз. Без бер-беребезгә ияләшкән инде. Гөлназның холкына бөтен ди-джей да түзә алмас иде. Үзебез дә кайвакыт әйткәләшеп бетәбез әле. Кунаклар саны 100дән арткан очракта гына аерым ди-джей чакырабыз да, икәү алып барабыз, — диде Илсур.

Шәрипҗановлар Казан эчендә туйны 50 меңгә алып бара, башка районнарга чыкканда бу бәягә юл чыгымнары да өстәлә. 

2018 елда әлеге парның туй алып бару бәяләре 35-40 мең тирәсе булган. 

Динә Латыйпова: «Бәябезне әйтмим. Ул эчке күлмәгең кебек сер булырга тиеш»


Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, инстаграмдагы сәхифәләренә караганда, туй-никахлар үткәрү белән шөгыльләнүче иң актив пар. Инде онытылып барган, ләкин кайбер төбәкләрдә яңартылган төрле кызыклы туй йолаларын видеога төшереп күрсәтүчеләр дә әле алар. 

Күктәге никах өлгерсә, адәм баласының никахы җирдә укыла ул. Шуңа былтыр да пандемия дип кенә туйлар тукталып калмаган иде. Былтыр кунакларны санап кына җыйсалар, быел курыкмыйча, туганнарга да, дусларга да урынны түрдән бирәләр. 

Мин хәзер шәхсән хәләл туйларга күбрәк тартыла барам. Вакыт үзгәргән саен, хәләл туйлар күңелемә якынрак. Без гарәп илләрендә түгел бит, яшәештән кинәт кенә аерыла алмыйбыз, шуңа эчемлекле туйларны да алабыз. Ләкин хәзер хәмерле туйларда да кунаклар артыгын эчми. Хәзерге туйлар элеккеге туйларга якын да килми. Моннан 30-35 еллар элек, без мәҗлесләр алып бара башлаган чорларда бер-ике кеше булса да дөмбердәп урындыктан егылып төшә иде. Бик нык бәйрәм итүчеләр күп була иде. Егет белән кыз ягы чыгып, кара-каршы сугышып та ала иде. Әле миңа чыгып, араларга туры килгәне дә бар. 

Ә хәзер кешенең зәвыгы үзгәрде. Эчемлекләр булганда да табынга затлы эчемлекләр генә куела. Мәҗлеснең ямен җибәреп, ямьсезләнеп йөрүчеләр булмый. 

Безнең төркемдә өч кеше — мин, Рафаэль һәм тавыш операторыбыз. Шуңа калганнары ялганып бара. Җырчы кирәк икән — җырчы, биюче кирәк икән — биюче, баянчы чакырабыз. Теләсә кайсы мәҗлестә баянга кушылып җырлау традициясе кире кайтып килә. Халыкның концерт карап утырасы килми, үзе җырлый. Андый бәйрәмнәр күңелемә бик якын була. Туйга кунаклар тамашачы буларак түгел, катнашырга дип килә. Андый мәҗлесләр бик җанлы үтә.

Салават Камалетдинов

Без Татарстанда да, чит төбәкләрдә дә эшлибез. Кайда булсак та, үзебезчә, чын милли туйлар уздырырга яратам, — диде Динә Латыйпова. 

Динә апа туй алып бару бәяләрен әйтүдән баш тартты.

Бу эчке күлмәгең кебек, сер булып торырга тиеш. Кайбер кеше безне чакырырга тели икән, бәяне сорап та тормый. Ә кемдер иҗатыбызны, алып баруыбызны ярата, чакырасы килә, ләкин авырлык белән көн күрә. Андый вакытта кешенең хәленә керәбез, — диде ул. 

2018 елда Динә һәм Рафаэль Латыйповларның сәгате — 5 000, ди-джей белән бергә — 6 000 булган. Бәйрәм 5 сәгатьтән артып китсә, ташламалар ясаганнар. 

Салават Миңнеханов: «Туй алып бару — безнең хобби»


Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем спиртлы эчемлек булган туйларда чыгыш ясаудан катгый рәвештә баш тарткан.

Андый туйларда җырламыйбыз да, алып та бармыйбыз. Бары тик хәләл туйлар һәм никах мәҗлесләрендә генә эшлибез. Мин җырлыйм, Гүзәлем мәҗлесләрне үзенең җырлары белән бизи. Дуэт җырларыбызны да башкарабыз. 

Быелгы җәй туйларга бай булырга охшаган. Бары тик килешү вакыты гына кыскарак. Яшьләр, туй алып баруыбызны сорап, бер ай кала да шалтыратырга мөмкин. Шуңа көннәребез соңрак тулылана. Яки киресенчә, яшьләр кисәк кенә өйләнешергә карар кыла да, бәйрәмен дә шунда ук үткәреп куя. Элекке кебек кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, бер елдан соң гына туй үткәрүләр сирәгәйде, — ди Салават. 

Владимир Васильев

-Иң шәп төркем, иң шәп тавыш җиһазлары, иң шәп микрофоннар бездә. Мин, Гүзәлем һәм ди-джей, өч кеше эшлибез. Өстәмә программа кирәк булса, аларны да тәкъдим итә алабыз. Кайбер парлар төтен җибәрә торган җиһаз, ут бизәлеше сорый. Кайвакыт кунакларны каршы алырга «Сорнай» ансамбле килә. Алар туй башында чын милли колорит тудыралар. Чит төбәкләрдән килгән кунаклар өчен бу аеруча кызык. 

Бәяләребез никах, туйның форматына карап үзгәрә. 3 сәгатьлек туй — 30 мең, 5 сәгатьлеге — 50 мең. Миңа: «Бәяләрегез түбән, үзегез шундый танылган җырчылар, аз бәя сорыйсыз», — дип әйткәннәре бар. Безнең Гүзәлем белән икебезнең дә төшемле бизнесларыбыз бар. Ә алып бару эше безгә канәгатьләнү китерә. Шуңа алып бару эшен безнең хобби дип әйтергә дә була инде. Әгәр тамашачыбыз туебызда сезне күрәсебез килә ди икән, ике дә уйламыйча барабыз, — дип сөйләде Салават. 

«БалМай» төркеме: «Бәяне 80 меңнән дә төшермибез»


«БалМай» төркеме егетләре Марсель Мәхмүтов һәм Рафил Галимуллинның ди-джейлары һәм координаторлары бар. Төркем күбесенчә Казан шәһәрендә эшли, районнарга бик сирәк чыга. 

Егетләрнең туй үткәрү бәясе — 80-90 мең тирәсе. 

Җомга-шимбә көннәрендә мәҗлестә 20 кеше булса да, 100 кеше булса да, бәя 80 меңнән дә ким булмый. Эш көннәрендә 60 меңгә дә алып барганыбыз бар, — диде «Интертат» хәбәрчесенә төркемнең координаторы Ләйсән. 

https://www.instagram.com/balmay_bairam/

«БалМай» төркеме безнең рейтингта иң кыйммәт бәяле алып баручы. Алар Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина, Айваз Садыйров һәм башка сәхнә кешеләренең туйларын уздырды.

Булат Бәйрәмов: «Мәскәүдә дә миллионерлар яшәми»


Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева да туйларга парлап йөри. Тавыш операторлары бар. Ул әле баянчы да. Яшьләр туй мәҗлесендә саксофончы, биюче кирәксенгән очракта, аларын да оештыралар. Туйларда биегән вакытта бик матур фон ясау өчен, авыр төтен җибәрүне сорау популярлашып киткән. Андый җиһазны да табып китерәләр.

Булат Бәйрәмов туйларны хәләл/хәләл түгел дип тормый.

Мин бөтен төрле мәҗлесләрне дә алып барам, ләкин беркайчан да халыкны эчәргә кыстамыйм. Хәзер эчү модада түгел. Халык сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. 

Безнең бәяләр 30-35 мең тирәсе. Татарстан тирәсендәге төбәкләргә дә еш йөрибез. Соңгы вакытта Мәскәүгә чакыра башладылар. Ун ел элек Мәскәүгә бару үз бәябездән ике тапкыр кыйммәтрәк була иде. Хәзер алай ук түгел, анда да миллионерлар яшәмәгәнне искә алып, 10 -20 меңгә генә кыйммәтрәк куябыз. Юл чыгымнарын да исәпкә алырга кирәк. Мәскәүгә барып кайту гына да өч кеше өчен 30 мең сумга төшә, — ди Булат. 

Салават Камалетдинов

Азат Фазлыев: «Бәби көткәнгә, быел туйлар алып бармыйбыз»


Иҗади пар Алсу һәм Азат Фазлыевларның туй алып баруы уртача 50 мең сум.

Туйны мин алып барам, Алсу җырлый. Үзебезнең тавыш операторыбыз, музыкантларыбыз, аппаратурабыз бар. Татарстанның барлык районнарына да чыгабыз. Быел күбрәк чыгыш ясап кайтып китә торган заказларны гына алабыз, чөнки тиздән бәбиебез булачак. Алсуга берничә сәгать буе туйда утыру кыен», — диде Азат Фазлыев. 

Салават Камалетдинов

Шунысы кызык, 2018 елда да Фазлыевлар туй алып баруның бәясен 50 мең дип атаган булган. 

Рамил Хәертдинов: «Ике-өч ел элек бәяләребез күпкә арзан иде»


Рамилә һәм Рамил Хәертдиновлар мин шалтыратканда Мәскәүдә туй алып бара иде. 

Без туйларны бөтен җирдә дә алып барабыз. Соңгы арада Мәскәүгә бик еш чакыра башладылар. Әле менә ике көн эчендә генә өч туйда чыгыш ясадык. Икесендә җырладык, берсен алып бардык.

Бәяләребезгә килгәндә, Казан тирәсендә җәй айларының җомга-шимбә көннәренә 45-50 мең, Мәскәүдә 80-100 мең сорыйбыз. 

Төркемебездә без Рамилә белән икәү, шулай ук ди-джей-баянчы яки ди-джей-саксофончы алабыз. Кайвакыт икесен дә чакырырга туры килә. 

Үзебезнең аппаратурабыз юк. Чөнки ди-джейлар чит аппаратура белән эшләргә яратмыйлар. 

Владимир Васильев

Хәзер Рамилә дә туйларны алып бара башлады. Төп алып баручы мин. Ул да өстәмә алып баручы буларак катнаша. Кайвакыт халык үзе: «Рамилә белән алып барыгыз», – дип сорый.  

Ике-өч ел элек бәяләребез күпкә арзанрак иде. Чөнки мин ул вакытта туйларга үзем генә йөри идем. Рамилә белән икәүләшеп, алып барып, җырлап йөри башлавыбызга әле ике ел гына. 

Башкалардан аермалы буларак, без мәҗлесләрне ике телдә алып барабыз, ике телдә җырлыйбыз. Һәр өлкәнең туй йолаларын, традицияләрен беләбез, — дип сөйләде Рамил Хәертдинов. 

Ринат Яруллин: «Туй үткәргәндә гореф-гадәтләр, йолаларга аерым урын бирәбез»


Мәскәү алып баручылары Гөлнара һәм Ринат Яруллиннар – Мәскәүдәге иң танылган парлы алып баручыларның берсе. 

Ринат Яруллин «Интертат» хәбәрчесен Мәскәүдә яшәүче Нижгар татарларының туй үзенчәлекләре һәм уртача бәяләр белән таныштырды. 

Ринат һәм Гөлнараның алып бару тәҗрибәсе 15 ел. Үзләре тумышлары белән Түбән Новгород өлкәсенең Актүк авылыннан. 

Без баштарак туйларны үзебезнең төбәктәге авылларда алып бара башладык. Мәскәүгә күченгәннән соң, эшчәнлегебезне башкалада дәвам иттек. 

Мәскәү татарларының туйлары Татарстан туйларыннан аерылып тора. Безнең туйларда кияү белән кәләшнең әти-әнисенә аерым игътибар бирелә. Яшьләрне туй башында әти-әниләре бал тотып каршы ала. Яшьләр тормышлары татлы, баллы булсын өчен балдан авыз иткәч, ике кодагый кара-каршы татарча бии. 

Тагын бер әби-бабайларыбыздан калган зур йолабызны «ыстакан» дип йөртәбез. Бу — килгән кунакларның яшьләргә бүләк тапшыруы. Бәйрәмнең өченче бүлегендә бу традициягә аерым вакыт бирелә. Поднос эченә тәмле әйберләр салынган ике касә куела. Алар арасына матур роза чәчәге куялар. Мәҗлеснең бер хөрмәтле абзые, гадәттә, кияү ягыннан туган абый сайлап алына. Кияү белән кәләш, шул абый һәм мин — гармунчы шул поднос белән бөтен кунакларны әйләнеп чыгабыз. Һәр кеше яшьләргә котлау әйтә һәм Нижгар такмагы — кысканы яки җыр башкара, алып килгән бүләген сала. Кыскаларны кунаклар үзләре дә уйлап чыгара.

Ахырдан шушы ук подноска баянчыга акча җыела. 

Без туйларны туганым Гөлнара белән икәү алып барабыз. Бәйрәм барышында икебез дә җырлыйбыз. Мин баянда да уйныйм. Рамил Сайфин исемле ди-джеебыз бар. Мәскәүдә туй алып бару бәябез 80-100 мең тирәсе. 

Ринат Яруллинның шәхси архивы

2009 елларга кадәр туйларда шоу-программалар сирәк очрый иде. Кунаклар күбрәк үзләре җырлыйлар иде. Хәзер бәйрәмнәрнең форматы үзгәрде. Мәҗлесләрне уздыру урыннары итеп тә, мул өстәлләр корып, ресторан-кафеларны сайлыйлар. Артистлар чакырып, шоу-программалар ясап уздыралар. Без үзебез Әнвәр Нургалиев, Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Иркә, Ринат Рәхмәтуллин белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мәскәүдә Айрат Сафин, Марат Ярулллин белән бик актив эшлибез (бу урында Ринат, Гөлнара һәм Марат Яруллиннарның өч бертуган икәнен искәртергә кирәк).

Без туй программабызда татар халкының туй йолаларын, традицияләрен саклап калырга тырышабыз. «Ыстакан», мәсәлән, яшьләрне ардырырга да мөмкин. Чөнки безнең туйларга бит 200дән дә артык кеше җыела. Ләкин мин үзебезнең гореф-гадәтләребезне калдыру, аларны яшь буынга да тапшыру яклы. 

Бездә баянсыз бер туй да үтми. Кунаклар, яшьләр, баянчыга кушылып, татар халык җырларын башкаралар.

Әлбәттә, тормыш гел бер урында гына тормый, алга бара. Без дә программабызга ниндидер яңалыклар, яңа җырлар, яңа уеннар кертергә тырышабыз. 

Без Гөлнара белән Мәскәү татарларының туена кәләшнең әтисе белән биюен иң беренче булып кертеп җибәрүчеләр булдык. Шулай ук беренчеләрдән булып туйларны ике телдә, парлап алып бара башладык.

Мәскәүдә татарларның 95 проценты — Нижгар татарлары. Аларның туйлары милли рухта узуы, татар егетләренең татар кызларына өйләнүе, татар кызларының татар егетләренә кияүгә чыгуы күңелемне бик сөендерә, — дип сөйләде Ринат Яруллин.