Домой Жизнь татар Татары в регионе Кем гаепле һәм нишләргә?

Кем гаепле һәм нишләргә?

0
Кем гаепле һәм нишләргә?

ТНВ татарлар саны кимү сәбәпләрен ачыклый

Соңгы, 2021 елгы, җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар, ил буенча икенче урынны саклап калсалар да, 597 000 кешегә кимегәннәр. 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, илдә хәзер 4 713 669 татар яши, дип исәпләнә.

Самара өлкәсендә дә хәл­ләр мөшкел. Губернада, яңа мәгълүматлар буенча, 94 мең кеше генә үзен татар дип яздырган. Элек өлкәдә 130 меңләп татар яши иде. Кыз­ганычка, татарлар саны башка өлкәләрдә дә шулай ук кимегән. Моның сәбәпләрен аңлау өчен үткән чәршәмбедә ТНВ телевидениесенең “7 дней” тапшыруы журналисты Зөфәр Дәүләтшин һәм оператор Роман Безменов Самарага килеп төштеләр.

Җирле татар тормышы бе­­лән кызыксынган ке­шегә биредә күрсәтер нәр­сә­ләр күп. Әлбәттә, корреспон­дент­­­ларны башта “Яктылык” та­тар мәктәбенә алып кил­де­­ләр, Самараның Җәмигъ мә­­четендә дә мөфти белән җитди сөйләшү булды, аннан алар Халыклар дуслыгы йортына да сугылдылар. Биредә Казан телевидениесе өлкә татар җәмгыятьләре лидерлары Әнвәр Горланов, Минәхмәт Хәлиуллов, Ильяс Шәкүров, Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Данияр Сәйфиев белән очраштылар.

Татарлар саны кимү буенча татар лидерлары төрле версияләр тәкъдим иттеләр:
«Җанисәп нәтиҗәләре Самара өлкәсендә дә татарлар саны кискен кимүен күрсәтә, ләкин бу саннар икеләнү ту­­дыра. Бездә күп кешегә җан­исәп алучылар килмәгән, ә Дәүләт хезмәтләре порталы аша анкета тутыручылар аз булган, чөнки олы яшьтәге кешеләр компьютердан ул ка­дәр үк оста куллана алмый­лар. Хәтта глобализация һәм ассимиляция, катнаш ни­ках­лар, Татарстанга һәм Төр­киягә күчеп китүчеләрне, коронавирустан вафат булучыларны исәпләгәндә дә, татарлар саны кимү ул хәтле күп булырга тиеш түгел, киләчәк җанисәпләрдә татарлар арасында агитацияне куәтлерәк алып барырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр, Зубчаниновкадагы “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказов кебек, чагыштыру өчен, үз исәп-хисабыбызны да алырга кирәк, дип белдерделәр.

ТНВның “7 дней” тапшыруын карап барыгыз, анда бу теманы җентекләбрәк күр­сәтерләр.

Эльмира Шәвәлиева