Домой Жизнь татар Кем син татарга, Нәкый Исәнбәт?

Кем син татарга, Нәкый Исәнбәт?

0
Кем син татарга, Нәкый Исәнбәт?

Нәкъ бер ел элек Нәкый Исәнбәт исеме янә телгә керде. Ләкин тискәре образ сыйфатында. Кем ул Нәкый Исән­бәт? Аның язмышы ничек булган? Ни өчен язма мирасының

75 проценты әле дә кулъязма хәлендә саклана? Бу хакта күптән түгел атаклы мәгърифәтченең туган якларында булып кайт­кан, әлеге шәхескә бәйле күп мәсьәлә­ләргә ачык­лык керткән әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова белән әңгәмә кордык.

:: Сез – Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнгән галим, әдәбият белгече, нәкъ бер ел элек Нәкый Исәнбәт иҗатын өйрәнергә алындыгыз. Моңа нәрсә этәрде?

– Мин Аяз абыйның иҗатын әле дә өйрәнәм, бу эшне ташламыйм. Әйтик быел Аяз абыйның татар зыялылары белән язышкан хатларын тупладым. Бәлки китап итеп чыгарырмын дип уйлаган идем. Ләкин язучы Ренат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая?» романын укыганнан соң, бу эштән бүленергә мәҗбүр булдым, чөнки прообразда галим Нәкый Исәнбәтне таныдым. Сер түгел, башта бу әсәргә карата әдәбият белгечләре җавап бирер дип көттем. Ләкин бу эшкә алынучы булмады. Язучылар берлегенең тәнкыйть бүлеге әсәрне Нәкый Исәнбәт исеме белән бәйләргә кирәк түгел диде һәм бу эшне болгатмаска киңәш итте. Шулай да берлектә әлеге әсәр буенча утырыш булды, анда мин дә катнаштым. Ни өчен мине бу тарих кызыксындырды соң? Чөнки мин – рус әдәбияты белгече, татар әдәбиятына Һади Такташ иҗатын өйрәнеп килеп кердем, аның иҗаты буенча диссертация якладым. Гадел Кутуй, Фатих Хөсни, Аяз Гыйләҗев кебек олпат әдип­ләрнең иҗатларын өйрәндем. Ә бит Аяз абый хатлары арасында Нәкый Исәнбәт мәсьәләсенә кагылышлысы да  бар иде. Ләкин без ул хатны томлыкларга кертмәдек. Чөнки хат Аяз абыйның «Минем 100 еллыгыма бастырырга» дигән папкасында саклана иде. Без аның васыятен үтәдек. Хат Ибраһим Сәлаховка язылган һәм анда Аяз абый, мәсьәләне ныклап өйрәнмичә, Нәкый Исәнбәткә кул күтәрергә кирәк түгел дип киңәш бирә: «Исәнбәтнең татар милләтенә күрсәткән хезмәте тау кадәр. Чиксез!»  Хатның табылуы, Аяз абыйның шушы сүзләре очраклы түгел, әлеге мирасны өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Язучылар берлегендәге җыелышка килсәк, анда, кызганыч, сорауларыма җавап таба алмадым.

Мин Һади Такташ, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй һәм Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин, Мәҗит Рафиковларның «сары тарих»ларын өйрәнгәнгә, аларның көнләшү аркасында килеп чыкканлыгын аңлыйм, шуңа күрә Нәкый Исәнбәткә кагылышлы тарихка да ышанып җитмәдем. Бәхәскә нокта куярга телисең икән, өйрәнергә, архивларда утырырга кирәк. Өч ай буе эзләндем һәм нәрсә табам, шуны социаль челтәрләр аша халыкка чыгара бардым. Ул чакта әле Нәкый аганың кызы Йолдыз Исәнбәт белән элемтәм юк иде. Шуңа күрә элек КГБ архивларын өйрәнгән белгечләр белән элемтәгә керергә булдым. Бездә бу архивларда 3 кеше генә эшләгән. Болар – тарихчы, язучылар Альтер Литвин,  Булат Солтанбәков һәм Рафаэль Мостафин. Рафаэль абый инде арабызда юк, Солтанбәков белән элемтәгә чыга алмадым, ләкин аның Исәнбәткә карата язылган мәкаләсе белән таныш идем. Шуннан бу юнәлештә ныгытып эшләргә карар кылдым.

:: Нәкый аганың кызы Йолдыз Исәнбәт бу эшләргә нинди мөнәсәбәттә соң?

– Миңа «Йолдыз апа бу романны укымады, аңа бармагыз, хәтерен калдырмагыз», – дип әйттеләр. Шулай да, бер айдан соң аның белән танышырга кирәк дип таптым. Чөнки һәр мәкаләмне геройларына күрсәтәм, мөгез чыгарып йөри торган гадәтем юк. Йолдыз апа башта миңа ышанмады. Миңа исә Нәкый Исәнбәткә бәйле уйдырмаларны юкка чыгару мөһим иде. Беренче эш итеп Йолдыз Исәнбәт бас­тырган, СССР Язучылар Союзы генераль секретаре Владимир Ставскийга Нәкый ага хатының күчермәсен алдым. Аны халык арасында йөргән варианты белән чагыштырдым. Нәтиҗәдә документка төзәтмәләр кертелгәне ачылды. Бу үзгәртүләрне галимгә каршы көрәшкән кешеләр керткән. Юкса әлеге хат донос түгел. Шулай итеп, 1990 нчы елларда низаг Нәкый Исәнбәтнең фикерен дөрес аңламаудан килеп чыккан. Тора-бара язучыга каршы оештырылган кампаниянең бик күп документлары табылды. Ләкин бу хакта, тәфсилләп, беркайда да бастырмаска дигән карарга килдем. Ник дигәндә, ул татар әдәбиятына зыян сала, гомумән, татар халкын матур күрсәтми. Нәкый ага исә, герой булып гүр иясе булды, үзеннән соң зур хезмәтләр калдырды. Югары Суд карарын Мәскәүдә инкарь итте, «Татар теленең фразеологик сүзлеге»н бастырып чыгарды. Исәнбәтнең бу хаты бер кешегә дә зыян китермәде. Халык арасында йөргән вариантта язучы нәтиҗә ясаган өлешен юк иткәннәр, шуның өчен укучылар мәгънәcен дөрес аңламыйлар. Тулы вариант басылган, даталарны чагыштырып укырга кирәк. Бу турыда ике мәкалә чыкты, шуның өчен фикерләремне кабатламыйм.

Ничек кенә булмасын, Нәкый Исәнбәт – үзе исән вакытта ук авторлык хокукларын яклап чыккан шәхес. Документларны, чыганакларны өйрәнеп, мин шундый нәтиҗәгә килдем: «Идегәй» дастаны китабын бастырганда, Нәкый аганың автор хокуклары нык бозылган. Текстология хезмәтен язучы чын галимнәрчә башкарып чыккан. Нәкый Исәнбәт татар халкына зур бүләк ясаган.

:: Без бүген Нәкый Исәнбәтне кыерсытылган шәхес дип әйтә алабызмы?

– Әйтә алабыз. Бу җәһәттән аның Галимҗан Ибраһимов белән дискуссиясен, «Портфель» әсәре аркасында Уфада чыккан низагны, «Җидегән эше»н, «Идегәй» дастаны тирәсендәге  ыгы-зыгыны, «Балалар фольклоры», «Миркәй белән Айсылу» әсәрләренең нәшриятта бастыру уңаеннан булган проблемаларны күздә тотарга кирәк…

«30 нчы еллар… Илдә иң зур вакыйга – сыйныфларны ликвидацияләү бара… Каләмнәр кылычка әйләнгән, рәхимсез рәвештә бер-берен Ходай белсен, ниндидер, төркемчелектә гаепләү, фаш итешү бара… Өфедән Казанга яңарак кына күчеп килгән кеше. Гадәтемчә, төркемнәрнең берсендә дә тормыйм. Бер төренә дә сыймыйм… Һәм шунда ук миннән өркү… башлана. Болай гына җитми, заманча һәм чын-чынлап «бөтенләйгә өркетү» һәм гаеп­ләү өчен мине үзенә бер төрле яңа исемле төркем кешесе итеп күрсәтергә булалар», – дип яза Нәкый Исәнбәт үзенең автобиографик язмаларында. Язучы арест­та чакта хатыны бәби таба һәм доходсыз кала. Булат, Празат, Үзбәк, Арлат, Нәкый аганың әнисе, энесе, Зөлһу исемле асрау кыз һәм Гөлсем апа белән сигез кеше эшсез һәм ачлыкка дучар. Сабый вафат була. Бу фаҗига «Җидегән эше» аркасында килеп чыга. Калган кампанияләрнең фаҗигале нәтиҗәләрен санап китсәм, Нәкый ага өчен җан әрни башлый. Язучы үз эшенә тугрылык саклый.

:: Туксанынчы елларда ук Нәкый Исәнбәтнең томлыкларын чыгару турында хөкүмәт карары кабул ителә. Ләкин бу хезмәтләр әле дә дөнья күрә алмый. Аның сәбәбе нәрсәдә?

– 75 яше тулганда, Гариф Ахунов Нәкый Исәнбәткә 80 яшенә 6 том чыгарырга сүз бирә. Ләкин язучы исән чакта бу эшне эшләмәгәннәр. Язучы бакыйлыкка күчкәч, «Идегәй» суды аркасында мәсьәлә тагы да авырая… Монда гаеп гаиләдә дә, Татарстан китап нәшриятында да, Язучылар берлеге комиссиясендә дә бар. Дәүләт Нәкый Исәнбәт архивын тәртипкә китерү өчен машинистка билгели һәм аксакалның икенче хатыны Нәҗибә апа, гарәпчә язылган чыганакларны кириллицага күчереп, папкалар туплый башлый. Әлеге папкалар Татарстан китап нәшриятына тапшырыла. Мин әлеге кулъязмаларны эзли башладым һәм аның кайберләренең юкка чыкканы ачыкланды. Равил Рахмани нәшриятта эшләгән чакта ул папкаларның анда булуы турында әйтте. «Ни өчен томлыклар чыкмый калган?» дигән сорауга ул: «Йолдыз апа беренче том булып балалар фольклоры чыгуга каршы иде», – дип җавап бирде. Ләкин Йолдыз Исәнбәт бу фикерне кире кага, миңа мондый тәкъдим ясаучы булмады ди. Өр-яңадан низаг чыгуын күрәбез…

:: Бу томлыклар хәзер бастырыла алыр идеме?

– Мәдәният министры Ирада Әюпова бу мәсьәләдә хәерхаһлы. Минемчә бер елга бер том чыгарырга кирәк. Йолдыз апа җәй көне томлыкларны әзерләү буенча бик күп эшләде. Югалган миф-ырымнар папкасын да яңадан торгызды дип беләм. Чөнки Нәкый Исәнбәт беркайчан да бер генә нөсхәдә эшләми. Кызганыч, бездә Нәкый Исәнбәттә булган белем юк. Шуның өчен монда, фәнни коллектив төзеп, бергәләп эшләү кирәк. Әлеге томлыкларда әдәбият кына түгел бит, тарих та, тимерчелек, зәркән эше дә, шәхесләр турында хатирәләр дә бар. Беренче том эчтәлегенә килгәндә, минем фикерем шундый: Исәнбәт соңгы елларында автобиографик әсәр яза. Мин әле бу романның 3 өлешен генә таптым. Аяз абыйның томлыкларын чыгарганда да, без беренче өлешен автобиографик том итеп әзерләдек. Чөнки үзләре турында алар фәкать үзләре генә сөйли ала. Моннан тыш аның биографик мәкаләләре дә, беркайда басылмаган әсәрләре дә шактый.

:: Шулай да, иҗатының 75 процентының кулъязма хәлендә калуы аңлашылмый.

– Моның сәбәбе – көнләшү. Чөнки бер кеше институт башкарган эшне башкарып килә. Нәкый Исәнбәт – энциклопедист галим. Аны бер ел өйрәнгәннән соң, мин ни өчен иртәрәк тумадым икән дип үкендем дә хәтта. Икенче яктан, бу архив белән эшләү өчен бик зур белем кирәк. Мин бу белемне Һади Такташ, Фатих Хөсни, Гадел Кутуй, Аяз Гыйләҗевләрне өйрәнеп тупладым. Ә бит мирасны бастырмыйча Нәкый Исәнбәткә зыян салмыйбыз без. Фәкать үзебезгә зыян китерәбез. Дөнья галимнәре Нәкый Исәнбәтнең хезмәтен таныйлар, татар күрмәмешкә салына… 1970 елда Вашингтон штаты университеты профессоры, Бонн университетының атаклы докторы, Финляндия Фәннәр академиясе әгъзасы, СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Николай Поппеның Висбаденда (Алмания) рецензиясе чыга һәм анда Нәкый Исәнбәтнең 1970 елда чыккан, 4170тән артык табышмакны туп­лаган китабына бәя бирә. Төрки һәм монгол телләрен өйрәнгән галим андый бай мирасның бер халыкта да юклыгын әйтә. Исәнбәтнең табышмакларны өйрәнү тәртибен бөтен халыкларга да кулланырга кирәклеге турында яза.

Бәс, шулай булгач, бу мәгълүмат нигә Татар энциклопедиясендә, Татар халык иҗаты томнарында юк соң?

1973 елда Будапештта Халыкара фин-угор телләре симпозиумда маҗар галиме Иштван Конгур Мандоки Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» томнарына югары бәя бирә һәм Сәйфи Кудашка язган хатында  «Табышмаклар» китабы турында да мактап яза. Финляндиядә, Швециядә Нәкый Исәнбәт эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр 1970 нче елларда басылган.  Төркиядә магистр диссертациясе якланган. Нәкый Исәнбәтнең  хезмәтләре басылмаса да, фән өлкәсендә алар буенча эш дәвам иткән. Һәм моны Фәиз Зөлкарнәйгә биргән интервьюсында ул болай аңлата:

– Ни өчен яшим мин? Хезмәтем халыкка, җәмгыятькә ни файда китерә? Гадәттә, көн саен уйланыла торган уй түгел бу. Ләкин, кеше нинди генә эш эшләмәсен, нинди генә тормыш мәсьәләсен чишү өчен баш ватмасын, аның аңында бу уй саклана. Аның хезмәтләренә аерым бер мәгънә сала. Төп ике юнәлештә эшлим: әдәби иҗат, фәнни эзләнүләр. Икесен дә бер нәрсә берләштерә, мин халкымның мәдәниятенә хезмәт итәм. Гыйльми хезмәтләрдә әйтә алмаган уйларымны әдәби әсәрләрем аша кешеләргә җитке­рер­гә омтылам. Ә гомеремне багышлаган идеягә килгәндә… Мин – мәгърифәтче бит… Мәгърифәтчелекнең төп максатларыннан берсе – халыкның меңнәрчә еллар буе иҗат иткән, туплаган культура казанышларын, күңел хәзинәсен үзләштерүдә бүгенге кешеләргә ярдәм итү. Болай уйлап караганда, минем барлык хезмәтләремне дә берләштерә торган төп идея, мөгаен, шушы фикергә кайтып каладыр.

Нәкый Исәнбәтнең мирасын халыкка җиткерү – бүген безнең бурычыбыз.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru