Домой Главные новости В области Кеше шунда матур була…

Кеше шунда матур була…

0
Кеше шунда матур була…

Озакка сузылган авырудан соң Куйбышевта “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештыручыларның берсе һәм алыштыргысыз җитәкчесе булган Илгиз КОЛЮЧЕВ вафат.

Илгиз Исмәгыйль улы Орен­бург өлкәсеннән килеп, Куйбышевның индустриаль инс­титутын тәмамлаганнан соң, сәләтле егетне Кузнецов исе­мендәге конструкторлык бюросына алалар. Анда эшләп, ул инженер, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешә. Ләкин гармун, татар җыры белән саташкан егеткә бу гына аз булып тоела, ул яңа танышлары Шамил Сатдаров, Камил Шамкаев һәм Мидхәт Галимуллин белән татар ансамбле оештыру эшләре белән йөри башлый. 1970 елда ансамбль оеша. Беренче көннән үк диярлек артистлар авылларга концертлар куярга чыгып китәләр. Аларны халык бик яратып кабул итә. Ансамбль Куйбышевның «Металлург» мәдәният сарае каршында эшли башлагач, хор барлыкка килә, хореография төркеме белән эстрада бүлеге оеша. Ансамбль ялкынланып иҗат иткән елларда катнашучыларның саны 300гә җитә. Алар Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигъриятен пропагандалыйлар, Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштерәләр.

Яшьлек, иҗат ялкыны белән 50 ел гомер сизелми дә үтеп китә. Сигез йөз илледән артык программа белән меңнәрчә концертлар оештырылган, ансамбль аша йөзләгән һәвәскәр артистлар үткән. Аларга Куй­бышев-Самара тамашачылары гына түгел, күрше Саратов, Ульян, Пенза өлкәләре, Мәскәү һәм Ленинград, Татарстан һәм Башкортостан да алкышлаган. Ансамбльнең һәм җитәкченең дәрәҗәле исемнәре дә байтак җыелган – 1977 елда  «Ялкынлы яшьлек» ансамбле «Халык коллективы» исеменә лаек була, 1985 елда Бөтенсоюз смотры лауреаты булып таныла, төрле халыкара конкурсларда катнашып, җиңүләр яулап килә. 1988 елда ансамбльнең җитәкчесе Илгиз Колючевка – «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре», 2002 елда – «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», 2009 елда Самара губернаторының Хөрмәт билгесе тапшырыла, 2014 елда Самара өлкәсенең «Халык артисты» исеме би­релә, “Дуслык” ордены белән бүләкләнә, ЮНЕСКОның “Европа-Азия” халыкара гуманитар академиясе бүләген алу бәхетенә ирешә.

Илгиз Колючев гомер буе ансамбль эшчәнлегеннән аерылмады. Биш ел элек, китә калсам дип, 45 ел буе җыелып барган мәкаләләрне туплап, “Бердәмлек” газетасы базасында ансамбльнең тарихы турында китап эшләнде һәм бас­тырып чыгарылды, тәкъдим итү кичәсендә ансамбльнең әгъзаларына таратылды. Ә үткән елны, “Бердәмлек” газе­тасының 30 еллык һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 50 еллык юбилейлары уңаеннан, без бергәләшеп гастрольләргә чыгып киттек. Дөрес, Илгиз абыйның хәле инде бик үк әйбәт түгел иде, ул безнең белән Тольятти белән Сызранга гына бара алды.

Шул шау-шулы юбилей чараларыннан соң аның гел ташып торган энергиясе сүрелә башлады һәм инде менә, нәкъ бер елдан соң, сөекле хатынын һәм улын, тагын бер баласы кебек булган ансамблен, татар җәмәгатьчелеген калдырып, дөньядагы эшләрен тәмамлап, Аллаһы хозурына барып бас­ты. Илгиз абыйны якты йөзле, нурлы кеше дип атый идек. Аллаһы каршында да йөзе шундый ук нурлы һәм гөнаһсыз булсын иде, дип телибез.

…Кем Илгиз абыйның сәх­нәдән “Кеше кайчан матур була?” шигырен ишетмәгән икән? Андыйлар юктыр. Заманында “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең җырчысы булып йөргән нечкә күңелле Фәридә Зиннәтуллина шул шигырьне үзгәртебрәк, Илгиз абыйның үзенә багышлаган иде. Аңардан да матуррак итеп әйтеп булмас кебек:

Кеше кайчан матур була? —

                                          дигән

Сорау бирдең безнең

                               күңелләргә.

Шулай өйрәттең син

                               кешеләрне

Һәм тормышны танып

                                   белергә.

Динем, халкым, диеп

                       мактанмадың,

Сайламадың аерым

                                 дусларны.

Моңлы җырчы иттең,

                            композитор

Сәнгать белмәс авыл

                                кызларын!

Синең яныңда һәрбер гади

                                       кеше

Үз бөеклегенә соклана.

Бактың исә, кара җирдер —

                                          эше,

Ә күзендә илаһи ут яна!

Рәхмәт сиңа

                  игътибарың өчен,

Үксезләргә бу бит бик кирәк!

Аталарча җылы, татлы

                                       сүзең

Тормышыбызда булды нык

                                     терәк.

Кеше кайчан матур була

                                         икән?

Синдәй гөрләп эшләгәндә

                                         генә.

Кара язмыш сазына нур

                                       өстәп,

Ялкынланып яшәгәндә генә!

Редакция хезмәткәрләре исеменнән Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Бердэмлек