Домой Культура Киң күңелле,кунакчыл халык

Киң күңелле,кунакчыл халык

0
Киң күңелле,кунакчыл халык

Башкорт халкы элек-электән азатлык сөючәнлеге һәм кыюлыгы белән дан тоткан. Хәзер дә алар гадел, горур халык, үз мәнфәгатьләрен яклауда үҗәтлек күрсәтәләр. Шул ук вакытта башкортлар – киң күңелле, кунакчыл кешеләр дә. Алар башка җирләрдән күчеп килүчеләрне һәрвакыт җылы каршы алганнар, җир бүлеп биргәннәр, үз гореф-гадәтләрен һәм диннәрен көчләп такмаганнар.

Башкортостанда әле дә кунакларны хөрмәт итәләр, тулы өстәлләр артына утыртып сыйлыйлар, бүләкләргә күмеп озаталар.

Гореф-гадәтләр һәм йолалар

Башкортостанда традицион тормыш рәвешенә зур игътибар бирелә, барлык милли бәйрәмнәр республика күләмендә бәйрәм ителә. Кеше тормышында иң мөһим вакыйгалар – бала туу, туй, җеназа борынгы йолалар буенча уздырыла.

Башкортларның традицион туй йолалары – катлаулы һәм матур. Кәләш өчен кияү элек зур калым түләгән. Дөрес, акчаны кысып тотучы егетләр сөйгәннәрен урлап китү ысулын кулайрак күргәннәр. Ә борынгы заманнарда гаиләләр балалары туганчы ук туганлашырга сүз куешканнар һәм кияү белән кәләш арасында ярәшү (сыргатуй) 5-12 яшьләрендә үткәрелгән.

Заманалар үзгәргән саен йолалар да үзгәрә тора. Хәзерге заманда егет балигъ булганнан соң гына әти-әнисе, яисә үзе, кәләш эзли башлыйлар. Тапкач, кыз гаиләсенә яучылар җибәрәләр. Туй киң колач белән уза: ат чабышлары, көрәш буенча турнирлар оештырыла, өстәлләр сыйдан сыгылып тора.

Беренче елны яшь хатын кайнана һәм каенатасы белән сөйләшми – бу аларга карата игелеклелек һәм хөрмәт билгесе. Шул ук вакытта иренең туганнары киленгә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Гомумән, башкорт гаиләләрендә хатын-кызларны кадерләү йоласы бар.

Башкортларның бала тууга да үз мөнәсәбәте бар. Йөкле хатын-кыз бу вакытта “патшабикә”гә әверелә: бала исән-имин булсын, вакытында тусын өчен, әнисенең бөтен теләкләрен үтәргә кирәк була. Башкортлар балаларны бик яраталар, гадәттә гаилә өлкәннәрне хөрмәт итү, балаларга мәхәббәт, рухи үсеш һәм дөрес тәрбия бирү – традицион кыйммәтләрдән санала.

Бәйрәмнәр

Башкорт халкының мәдәни мирасы гаять бай. Герой эпослар («Урал-батыр», «Акбүзат», «Алпамыш» һ.б.) халыкның хәрби үткәненә төшенергә ярдәм итә. Башкорт фольклоры кешеләр, хайваннар турында күпсанлы тылсымлы әкиятләрне үз эченә алган.

Башкортлар җыр һәм музыканы бик яраталар – халык копилкасында эпик, сатирик һәм көнкүреш җырлары бар. Мөгаен, борынгы башкортларның бер генә минутлары да җырсыз узмагандыр. Алар биергә дә яратканнар. Күп вакытта биюләр катлаулы, хикәяләү характерына ия булып, пантомимага яисә театраль күренешкә әверелгән.

Төп бәйрәмнәр язгы һәм җәйге – табигать чәчәк аткан чорга туры килә. Каргатуй, мәйдан (май бәйрәме), Сабантуй – башкорт халкының иң мөһим бәйрәмнәре булып кала һәм зур колач белән билгеләп үтелә. Җәй көне берничә күрше авыл халкы җыелып Җыен уздырганнар. Хатын-кызларның үз бәйрәме булып, «Күке чәе» йоласында ир-атларга катнашырга рөхсәт ителмәгән.

Бәйрәм көннәрендә авыл халкы көрәш, йөгерү кебек спорт бәйгеләре оештырган. Ат чабышлары – һәр башкорт бәйрәменең бизәге. Авылларда малайларны яшьтән үк атка атланып йөрергә өйрәткәннәр. Хатын-кызлар да оста җайдаклар, кирәк булса, берничә көн буе атта йөри алганнар. Алар башка мөселман хатыннарыннан аермалы буларак, йөзләрен япмыйча йөриләр, җыеннарда тавыш бирү хокукына ия булалар.

Менә шундый кызыклы гореф-гадәтләр, йолалар бар башкорт кардәшләребездә. Кайберләре бүгенге көнгә кадәр сакланып, башкорт милли мәдәниятенең бизәге булып саналалар.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.