Домой Жизнь татар Татары в регионе Киләсе елга, шушы урында…

Киләсе елга, шушы урында…

0
Киләсе елга, шушы урында…

2 – 6 сентябрьдә Казанның Боровое Матюшино бистәсендә эшләп килүче “Идел” яшьләр үзәгендә “Халыкара яшьләр форумы” булып узды. Быел ул 30 ел­лык юбилеен билгеләп үтә. Форумга Россиянең 32 төбәгеннән 180 делегат җыел­ган иде. Тантаналы чарада, гадәттәгечә, Самара өлкәсенең «Туган тел» җәм­гыяте каршында эшләп килүче Яшьләр канаты әгъзалары Фәрзанә Мәхмүтова, Алия Гатауллина, Юлия Зарипова, Илфат Мәҗитов, Регина Сәйфиева, Эльмира Мефтахова катнаштылар.

Делегатларның һәр сәгате мастер-класслар, лекцияләр, оч­рашулар, се­минарлар, тренинглар, күңел ачу чаралары белән баетылган иде. Моннан тыш, форумда катнашучылар, алдан игълан ителгән темалар буенча, түгәрәк өстәл оештыручылар сыйфатында чыгыш ясап, тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук һәр регион күңел ачу программасын тәкъдим итте. Быелгы форум «Татар яшьләре көннәре лидеры», «Татар кызы», «Татар егете», «Татар моңы» һәм «Татар танцпол йолдызы» кебек кызыклы конкурслар белән истә калды. Самаралылар да бу бәйгеләрдә актив катнаштылар. 

– Быел без, Омск өлкәсе белән берлектә, «Татар кы­зы» һәм «Татар егете» бәй­­геләрен оештырдык. Безгә бу бик ошады. Ә мин үзем «Татар яшьләре көннәре лидеры» бәйгесендә катнашып, 40 тавыш җыйдым, әм­ма җиңү өчен 3 тавыш җитмәде. Әйбәтрәк әзерләнеп, киләсе елда бу конкурста отарга тырышачакмын! – дип хис-кичерешләре бе­лән уртаклашты Фәрзанә Мәх­мүтова.

– Ә мин, «Татар егете» бәйгесендә катнашып, «Иң тапкыр егет» номи­на­ция­сен­дә җиңүгә ирештем. Татар яшьләре форумы минем өчен диңгез буенда ял итү­дән дә яхшырак. Без илнең төр­ле почмак­ларыннан килгән дистәләгән егетләр-кызлар бе­­лән танышып дуслаштык, – дип сөйли Илфат Мәҗитов.

Регина Сәйфиева исә «Татар танцпол йолдызы» конкурсында катнашкан һәм «Иң оригиналь биюче» булган. Ә Эльмира Мефтахова форумда беренче тапкыр. Кыз бу чарадан алган хис-тойгылары белән болай уртаклашты:

– «Татар яшьләре көннәре» – Россиянең төрле төбәк­лә­реннән кил­гән йөзләгән ке­ше­не берләштергән вакыйга ул. Биш көн дәвамында без кы­зык­лы мастер-классларда кат­наш­тык, татар интеллигенциясе белән оч­раштык, командада эшләргә өйрән­дек һәм тәҗрибә уртаклаштык. Мин аны фикердәшләр белән аралашу, та­тар мәдәниятен үстерү, яңа проектлар уйлап чыгару, чын дуслар табу һәм татар атмосферасына чуму урыны, дип атар идем. Минем әнием әлеге форумда 1990 елдан бирле катнашып килгән. Аның фикеренчә, «Татар яшьләре көннәре»  мил­ләтебезне Россиянең төрле поч­макларында таныту өчен бик әһәмиятле чара. Менә миңа да Самара делегациясе составында әлеге мөһим чарада катнашу мөмкин булды. Мин моңа чиксез шатмын!

«Идел» яшьләр үзәге җи­тәк­челе­генә һәм Татарстан Республика­сы­ның Яшьләр эш­ләре министрлыгына «Татар яшьләре көннәре»н уз­дырган өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Яшьләр – татарның киләчәге. Татарстан хөкүмәте алмашка килүче буынга карата зирәк һәм сакчыл мөнәсәбәттә булып, алдан күрүчәнлек күр­сәтеп, киләчәгебезне кайгыр­туы бездә горурлык һәм рәхмәт хис­ләре тудыра.

…Фестиваль тәмамланды, ә яңа табышкан дусларга аеры­лышулар җиңел бирелмәде. Алар киләсе елда да шушы ук урында очрашырга сүз куешып, милли мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә революция булмаса, үзгәреш җиле куптару теләге белән Россия киңлекләренә таралыштылар.

Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Яшьләр бү­леге Халыклар дуслыгы йортында (Самара шәһәре, Воронежский урамы, 9 йорт) һәр чәршәмбе көнне 19:00 сә­гатьтә җыела. Очрашуда татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерүгә юнәлдерелгән идеяләр һәм планнар коралар һәм алар өстендә эшлиләр. Яшьләр бүлеге татар халкының ки­ләчәгенә битараф булмаган татар яшь­ләрен үз сафларына керергә чакыра.

Элемтә өчен аккаунтлар: www.instagram.com/tugan_tel, www.vk.com/tugan_tel_smr.

Римма НУРЕТДИНОВА.

(“Самар Татарлары”)

Бердэмлек