Киленнең дә була төрлесе…

0
223
SONY DSC

Кайнана белән килен ара­сындагы мөнәсәбәтләр ту­рында нинди генә мәзәкләр йөрми. Тик нигәдер аларның барысында да кайнана явыз бер хатын булып күрсәтелә. Ә бит киленнәр арасында да иренең әнисен кызган табада биетүчеләр бар. “Бердәмлек” редакциясенә килгән бер хат нәкъ шул турыда.

…Әнкәй мине, кияүгә чык­кач, каенана-каенатаңны хөр­мәт­ләп яшәсәң, бәхетле бу­лыр­сың, алар сөйгән ирең­нең әти-әнисе, беркайчан аңа газиз кешеләрен яманлап сөй­ләмә, дип тәрбияләде. Үсеп җитеп, тормышка чыктым. Ирем гаиләдә бердәнбер ба­ла булганга, өйләнешкәч кайда яшәргә дигән сорау тумады, без аның әнисе (хәзер гүр иясе инде, урыны оҗмахта булсын) белән калдык. Утыз ел эчендә савыт-саба шалтырамый тор­ма­гандыр, тик шулай да кае­нанам  белән тату яшәдек, дип әй­тер идем. Мин аңа борын­гыдан килгән гадәт буенча “әнкәй” дип дәшсәм, ул миңа “кызым” дип кенә торды. Без хуҗалыкны бергә алып бардык, ашау-эчү дә уртак булды. Улы­бызны үстерешкәнгә, без эштә чакта аңа күз-колак булып торганга, мин әнкәйгә аеруча рәх­мәтлемен. Тик үзем генә киленнән уңмадым.

Биш ел элек улыбыз өй­ләнде. Әтисе белән моңа бик шатландык. Тизрәк бәби алып кайтысыннар, бергәләп үсте­рер идек, дип хыяллана баш­ла­дык. Мин дә өйдә тагын бер хуҗабикә барлыкка килүенә куандым.

Тик  килен безне үз гаиләсе дип санарга ашыкмады. Без­нең белән тырт-мырт кына сөйләшә, “әти-әни” сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарган кебек кенә чыгара. Хуҗалык буенча ярдәм итү турында сүз дә юк. Баштан ояладыр, үзен хуҗабикә дип тоймыйдыр, дип уйладым. Бер көнне эш тапкан булып: “Кызым, әйдә пилмән ясыйк әле”, – дип үзен аш бүлмәсенә чакырдым. “Кибеттә пилмән беткәнме әллә?” – дип җавап бирмәсенме?!  Эш кешесе дә түгел исә, көне буе өйдә. Бер ел әнә шулай ике гаиләгә ашарга пешереп, артларыннан юып-җыеп тордым. Эштән курыкмыйм анысы, тик килен: “Рәхмәт, әнкәй”, – дип бер генә тапкыр әйтсә дә, күңелем бу­лыр иде.

Ирем, мине жәлләп, “кы­зыбыз”га берничә тапкыр шелтә белдерде, ә килен: “Әти-әниең мине кыерсыта”, – дип улы­бызны да безгә каршы котыр­та башлады. Мөнәсәбәтләрне ачыклаудан тәмам туйган улы­быз, ипотекага фатир алып, хатыны белән бездән аерылып чыгарга мәҗбүр булды. Әтисе белән моны бик авыр кичерсәк тә, каршы килмәдек.

Аерым яши башлагач, килен бик яхшы хуҗабикә булуы ачыкланды. Аш-суга да оста, фатирында да чисталык, бөтен җире ялтырап тора. Моны күреп, бик шатланам. Дөрес, без анда көтелмәгән кунак. Әгәр барырга булсак, киленнең шунда ук ниндидер “көтелмәгән эшләре” килеп чыгып, өйдән китү ягын карый. Моны аңлап алгач, ирем белән аларга йөр­ми, үзләрен генә кунакка ча­кыра башладык. Килгән са­ен, әлбәттә, җиләк-җимешен, яшел­чәсен, кайнатмаларын тө­яп җибәрәсең.

Сүз уңаеннан, килен дачага да без булмаганда, шашлык пешереп ял итәргә генә килә. Ярдәм итәргә кирәк дисәң: “Җирдә казынырга мин суалчан түгел”, – дип җавап бирә. Аныңча, без суалчан булып чыгабыз бит инде?!

Дөрес, быел бәрәңге алы­шырга килде. Бакчаның өчтән бер өлешен казыгач, килен: “Без үзебезнең өлешне алдык. Калганын үзегез казып бетерерсез”, – дип кайтып ки­тәргә җыена башлады. Улыбыз каршы килгәч, бөтен бакчага талаш китте. Күршеләрдән яхшы түгел бит! Әтиләренә күз кыстым да: “Без дә арыдык ин­де, керик, балалар”, – дип болар­ны кайтарып җибәрдек. Ан­нан әкрен генә тынычлап бәрәң­гене үзебез алып бетердек.

…Әле дә ирем белән бер-беребезгә терәк булып яшибез. Икебезнең берсе бакыйлыкка күчсә, ялгыз картлык кур­кыта. Киленгә кайсы җиребез белән ошамадык, ни өчен безне шулай яратмый икән? Кулдан килгәнчә ярдәм итеп торабыз, тормышларына кысылмыйбыз. Үзе бер дә картаймас дип уйлыймы икән ул?!

Кодалар тәртипле, интел­легент кешеләр, ни өчен кыз­ларында каената-каена­нага ка­рата хөрмәт тәрбия­лә­мә­гәннәр икән? Мин бит ки­лен безне үз әти-әнисе кебек ярат­сын дип әйтмим, тәмле сүзе, яхшы мөнәсәбәте җитә.

Туган-тумачага киленнән уң­мадык дип сөйләп булмый, аны барысы алдында да мак­тап кына торабыз. Газетага язуымның сәбәбе – эчемне бушатасым килүдә. Шуңа исем­нәребезне дә язмыйм, кирәк түгел. Әгәр хатымны берәр санда бастырсагыз, кызларның  әниләренә шуны әйтер идем: балаларны яшьтән гаилә тор­мышына әзерләргә, иренең туганнарын да якын күрергә, аеруча әти-әнисен хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк.

Сания В.

Самара шәһәре.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here