Домой Жизнь татар Татары в регионе Кисәтү чаралары әйбәтрәк

Кисәтү чаралары әйбәтрәк

0
Кисәтү чаралары әйбәтрәк

Пандемия башланганнан бирле, төгәлрәк әйткәндә 1 апрельдән, өлкәполиклиникаларында профилактик чаралар үткәрелми торган иде. Ниһаять, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү штабы диспансеризация һәм профосмотрлар үткәрергәмөмкин, дигән карар чыгарды.

Чыннан да, азган чирне дәвалауга караганда кисәтү чаралары әйбәтрәк, моны һәркем белә.Президентыбыз Владимир Путин инициативасы белән булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проектыда профилактик чаралар куллануны кулай күрә. Губернаторыбыз Дмитрий Азаров та чирне мөмкин кадәриртәрәк ачыклап, вакытында дәвалау кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә, дип саный. Үзенеңюлламасында ул кеше сәламәтлегенә җаваплы карашта булырга өнди.

Бу елның беренче өч аенда 175 мең кеше диспансеризация үткән һәм шулар арасыннан 202 кешедәяман чир башлангычы ачыкланган. Ә башлангыч стадия – ул кешенең гомерен саклап калып була әле, дигән сүз.

Бүген медицина тикшерүләре яңа кагыйдәләр буенча үткәрелә. Пациент телефон аша яисә Госуслугисайты аша язылып, чиратка басарга тиеш. Поликлиникага кергәндә аның тән температурасын тик-шерерләр, кулларын антисептик белән эшкәртерләр һәм битлек кияргә кушарлар. Шунысы да мөһим,профилактика узарга килүчеләрне һәм авыруларны очраштырмаска тырышырлар. Мәсәлән,Челюскинчылар урамындагы 4 санлы шәһәр хастаханәсенең профилактика бүлегенә керү өчен аерымишек ачылган. Шуңа күрә дәваланучылар һәм профилактикага килүчеләр агымы үзгә. Һәр пациенттан соңтәрәзә ачыла һәм кабинет җилләтелә, антисептиклар белән эшкәртелә.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: һәр кеше профилактик тикшерүне ел саен үтә ала, ә диспансеризация39 яшькәчә – 3 елга бер, аннан да олыракларга ел саен үткәрелә. Эшләүче гражданнар диспансеризацияүтү өчен түләүле бер көн ала алуларын да онытмасыннар. Ә менә 65 яшьтән олырак пациентлар өченчикләү чаралары саклана, аларны коронавирус авыруы кими башлагач хастаханәгә чакырып китерәчәкләр.

Шулай ук регионда грипп авыруыннан прививка ясау кампаниясе дә башланды. Үткән атнада гына да50 меңләп кеше прививка ясатырга өлгергән. Ә күмәк иммунитет булдыру өчен ике миллион кешегә -халыкның 60 процентына прививка ясарга кирәк булачак.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына караганда, быелгы грипп вирусына өч яңа штаммөстәлгән. Яңа вакцина аларның барысына да каршы тора алачак.

Тольяттиның 5 санлы клиник хастаханәсе табибы Николай Ренц сүзләренә караганда, 6 айдан узганбалалардан башлап бөтен кешегә дә привика ясатырга кирәк. Бигрәк тә йөрәк – кан системасы, үпкәавырулары, шикәре югары булган юан кешеләргә кагыла бу. Прививка ясатсаң, грипп иярми, иярсә дәазып китми һәм хәтта COVID авыруын да җиңелрәк үткәрергә булыша.

Самара өлкәсенең сәламәтлек саклау министры хәбәр итүенчә, былтыр Самара өлкәсендә 1,5 миллионкеше вакцинация үткән булса, быел аларның саны 400 меңгә артыграк булачак. Самара өлкәсенә 2020елда 1,94 миллион доза вакцина кайтарылачак.

Эльвира РӘФЫЙКОВА әзерләде.

Бердэмлек