Клиент һәрвакыт хаклы

0
39

1980 елдан башлап мартның өченче якшәмбесендә сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу тармак хезмәткәрләре халыкның көн-күреше җайлы, шәһәр һәм авылларыбыз чиста булсын өчен эшли. Су краны ватылса да, аяк киемебез тишелсә дә, кием-салым тегәргә кирәк булса да шушы алтын куллы осталарга мөрәҗәгать итәбез.

Фәнис Яруллинның

«Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия», дигән шигырен ишеткәнегез бардыр, бәлки. Бүгенге әңгәмәдәшем дә, нәкъ шушы шигырь герое сыман, әнисе һөнәрен дәвам иткән оста тегүче Юлия Басыйрова. Әтисе хәрби кеше булганлыктан, гаиләгә төрле гарнизоннарда, хәтта Германиядә дә яшәргә туры килгән.

– Минем әти-әнием тумышлары буенча Камышлы районының Яңа Ярмәк авылыннан. Мин дә шунда туганмын. Ә менә укырга төрле мәктәпләрдә туры килде. Урта мәктәпне тәмамлаган чорымда без Самарага кайттык һәм биредә төпләнеп калдык, – дип башлады сүзен яңа танышым.

– Тегүче һөнәрен ничек сайладыгыз?

– Әнием тегүче бит. Үземне белгәннән бирле калдык-постык кисәкләрдән курчакларыма киемнәр тегеп үстем. Бәлки шуңа да тегүче профессиясен сайлаганмындыр, – дип елмая Юлия. – Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күрмәдем дә бугай. Мәктәптә укыганда ук үземә кием-салым тегә башладым. Туксанынчы елларда Куйбышевның 18нче санлы һөнәр училищесына укырга кердем. Бу кибетләрдә кием-салым булмаган чор иде. Ә мин үземә костюмнар, күлмәкләр, хәтта тун да тегеп кия идем. Билгеле инде, әнием һәрвакыт урынлы, файдалы киңәшләре белән ярдәм итте һәм бүген дә ул минем төп киңәшчем дә, ярдәмчем дә.

Училищены тәмамлап тормышка чыккач, тегү көллиятенең кичке бүлегендә укыдым, ә икенче балам тугач, дизайнер профессиясе буенча югары белем алуга ирештем. Ә инде өченче сабыем балалар бакчасына йөри башлагач, үз эшемне ачарга булдым. Шулай итеп, 2016 елдан бирле мин ателье хуҗабикәсе. Әнием дә минем белән эшли. Ул инде лаеклы ялда, әмма кул кушырып утыра алмый, яраткан шөгылен дәвам итә.

– Сезнең даими клиентларыгыз да шактыйдыр инде? Алар арасында ир-атлармы, хатын-кызлармы, нинди яшьтәге кешеләр күбрәк?

– Асыл затларыбыз тышкы кыяфәтләренә ныграк игътибар итә инде, – дип елмая Юлия. – Шулай да ир-атлар да еш кына мөрәҗәгать итәләр. Алар күбрәк кибетләрдә яраклы кием таба алмаган очракта гына заказ буенча тектерәләр, ә гадәттә таман булмаган киемнәрне кыскартырга, яисә тарайтырга сорап киләләр.

Яшьләр тантаналы чараларга кияр өчен беркемдә дә булмаган затлы һәм модалы күлмәкләр тектерәләр. Ә менә үз стилен тапкан, фигурасының үзенчәлекләрен белгән урта һәм олы яшьтәге клиентлар безнең төп клиентларыбыз.

– Аеруча истә калган заказлар да бардыр әле?

– Һәрбер әйбер кабатланмас, үзенчәлекле инде ул. «Яктылык» мәктәбенең «Йолдыз» бию ансамбле артистлары өчен зур заказ башкарган идек. Утызлап милли костюм тегелде ул вакытта. Бу бик тә четерекле заказ булган иде. Милли бизәкләр төшерү бик күп вакыт һәм тырышлык таләп итә. Шулай да, ул костюмнарны теккәндә без әнием белән күп уңай кичерешләр алдык. Чөнки минем кызларым да шул бию ансамблендә шөгыльләнәләр иде. Балаларыбызның зәвыклы милли киемнәрдән чыгыш ясаулары тамашачыларга да, кечкенә артистларга да бик ошый.

– Шәхси бизнес алып барырга авырмы? Клиентлар бит төрле кәефтә, төрле характерлы була. Уртак тел табуы ничегрәк?

– Әйе, төрле кешеләр белән эшләргә туры килә. «Клиент һәрвакыт хаклы», дигән төшенчә дә бар бит әле. Мин һәрберсенең хәленә керергә, аның теләкләрен дөрес аңларга тырышам. Тегүче бит ул стилист та, дизайнер да, урыны-урыны белән психолог та. Стилист һәм дизайнерга укып чыгуыма куанып бетә алмыйм. Кайвакыт клиентлар күзаллаган модельгә үзгәреш кертергә тәкъдим итәм. Күбесе минем белән килешәләр. Минем киңәшләрне кире кагып, үз сүзләрендә торучылар: «Миңа бу әйбер килешми», – дип канәгатьсезлек белдергән очраклар да булгалый. Ә гомумән алганда, клиентларымның күпчелеге даими рәвештә безнең ательега йөри. Эшебезне югары бәяләгәннәре өчен мин бик рәхмәтлемен аларга.

Шәхси бизнес алып бару мәсьәләсенә килгәндә, беренчедән, ательебыз зур түгел, икенчедән, исәп-хисап эшләрен алып барырга тормыш иптәшем ярдәм итә.

– Юлия, бүгенге көндә әзер кием-салым сатучы кибетләрне санап бетерерлек түгел. Тора-бара шәхси ательелар ябылып, тегүчеләр эшсез калмасмы?

– Махсус әйбер тегүчеләр кирәкмәсә дә, һич булмаса, кием-салымны төзәтүчеләр һәм ямап бирүчеләр кирәк булачак. Димәк, тегүчеләр дә һәрвакыт кирәк, дигән сүз, – дип йомгаклады сүзебезне Юлия.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here