Кызганычка, без, бүгенге заман балалары, Бөек Ватан сугышы ветераннарын күрергә өлгергән соңгы буын булачакбыз. Еллар үтәр, ә кешеләр бу дәһшәтле сугыш турында оныта башларлар. Совет солдатларының, тыл хезмәткәрләренең батырлыклары яшәсен дисәк, без алар турында сөйләргә, аларның хатирәләрен киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез, дип уйлыйм. Батырлар халык күңелендә мөмкин булган кадәр озак яшәргә тиеш.
Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихында иң зур, иң канкойгыч сугыш. Ул дүрт ел буе туган җирләребезне утка тотты, туганнарыбызны, якыннарыбызны тартып алды, күпме кешене туган туфрагыннан йолкып алып, чит җирләргә, үлем кочагына илтеп ташлады, яралады, имгәтте, үтерде. Сугышның төзәлмәс яралары әле дә сызлый.
Бөек Җиңү бәһасе әйтеп бетергесез югары булды. Моны онытырга хакыбыз юк. Дистәләрчә миллион ватандашларыбыз канкойгыч сугыш кырларында мәңгегә башын салды, концлагерь мичләрендә янып көлгә әйләнде, чолганыштагы Ленинградта ачлыктан кырылды, фашист бомбалары астында калды, госпитальләрдә – авыр яралардан, нацистлар коллыгында – ерткычларча җәзалаулардан, тылда хәлдән килмәслек авыр хезмәттән вафат булды.
Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп узмаган. Әтием ягыннан әбиемнең абыйлары да Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Кызганычка, әбием миңа алар турында үзе сөйли алмады инде. Бу туганнарым турында әтиемнең сеңелесе сүзләреннән генә язып алдым.
Әбием сугыш вакытында туган. Аларның гаиләсе бик тату, тырыш була. Алты абыйларының дүртесе бер-бер артлы сугышка китәләр. Иң өлкәннәре Сафуан Ленинградны яклауда катнаша. Һәм гаиләдән аңа гына сугыштан исән кайтырга насыйп була. Ерак бабамның, нык, батыр холыклы ир-атның да, һәлак булган өч улларын искә алганда, күзләреннән яшьләре аккан. Мин сугыш кырларында ятып калган шул өч туганымның берсе – Хәйдәр абый турында сөйлисем килә.
Хәйдәр Мифтах улы Шәрәфиев 1923 елның 15 январенда Чкалов (хәзерге Оренбург) өлкәсенең Әсәкәй районы, Котлый авылында туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң укуын район үзәгендә дәвам итә. Аннары Котлый авыл советы секретаре булып эшли.
Хәйдәр бик мәрхәмәтле булып үсә, әти-әнисен хөрмәт итә, олыны – олы, кечене – кече итә белә. Әдәбият, поэзия белән мавыга, үзе дә шигырьләр яза. Эшкә намус белән карый, спортка зур игътибар бирә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Хәйдәр Шәрәфиев фронтка үз теләге белән китәргә тели. Әмма аны алмыйлар. Шулай да бераздан егеткә повестка тапшыралар һәм 1943 елның февралендә ул Кызыл Армия сафларына баса. Дүрт тапкыр яраланып, госпитальләрдә дәвалана да кабат фронтка китә.
Хәйдәр 4нче аерым мотоцикл полкында пулеметчы булып хезмәт итә. Полкның исеме үзе турында сөйли. Ул хәрәкәтчән, тиз йөрешле, шул ук вакытта көчле корал белән коралланган. Хәйдәр курку белмәс сугышчы була, хәтта «Батырлык өчен» медале белән дә бүләкләнә.
1944 елның январеннан полк танк армиясе составына керә. Ул I Украина фронты гаскәрләренең һөҗүм итү операциясендә, 1944 елның январь – февраль айларында Корсунь-Шевченко шәһәре тирәсендә немец гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша. Уңышлы тәмамланган Корсунь-Шевченко операциясе Украинаның уң як ярларын азат итү өчен уңай шартлар тудыра. Бу сугышлар өчен Хәйдәр III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Шул ук елның августында гвардия сержанты Хәйдәр Шәрәфиев партиягә керү турында гариза яза.
1944 елның 20 августында Ясско-Кишинев операциясе башлана. 31 августта 4нче мотоцикл полкы беренче булып Румыния башкаласы Бүкрәшкә (Бухарест), аннары Венгрия территориясенә керә. Будапешт өчен канкойгыч сугышлар 108 көн бара. Бер урында дошман фронт линиясен өзеп керә. Аларны чигендерү өчен 4нче полк җибәрелә. Һәм ул үз алдына куелган бурычны намус белән үти.
Хәйдәр Шәрәфиев исемсез биеклектә ут позициясендә тора. Пулеметыннан ут ачып, дошманның берничә һөҗүмен кайтара. 1944 елның 23 декабрендә бу сугышта Хәйдәр батырларча һәлак була. Биеклеккә менгән иптәшләре, солдат тирәсендә 50ләп дошман мәетен күреп, хәйран калалар.
Хәйдәр башка данлыклы сугышчылар белән бергә Чехословакия җирендә, Венгриядән ерак булмаган урында хәрби хөрмәт белән җирләнә. 21 яшьлек батыр I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Ә гвардиячеләр танк армиясе Праганы азат итә һәм, Япониянең Квантун армиясен тар-мар итүдә катнашып, көнчыгышта үзенең җиңү юлын тәмамлый.
Хәйдәрнең әти-әнисе улларының хәрби хезмәте һәм батырлыклары турында берничә хат алалар. Аларны өлкән лейтенант Куликов, гвардия мотоцикл полкы командиры Воронов, гвардия танк армиясенең сәяси бүлеге башлыгы урынбасары В. Бакунов язып салалар. Бакунов Хәйдәр абый турында «Коммунист Шәрәфиевнең соңгы сугышы» дигән мәкалә дә язган. 1945 елның 7 январенда «Ватан сакчысы» газетасында гвардия сержанты Хәйдәр Шәрәфиевнең гимнастерка кесәсендә табылган хатын бастыра. Ул сугышчының әтисе Мифтах Шәрәфиевкә адреслана. Хат исән калучыларга васыять булып яңгырый.
Менә ул: “Әгәр һәлак булсам, хатны ачып укыгыз…
Мин сугышка керәм. Яшь йөрәгем фашистларга нәфрәт белән тулы. Кулларымда дәһшәтле корал – яраткан «Максим»ым. Соңгы тамчы каныма кадәр дошманга каршы көрәшәчәкмен. Кирәк икән, яраткан Ватаным, халкымның бәйсезлеге һәм бәхете өчен үз тормышымны да бирәчәкмен.
Йөрәгем тибүдән туктаса, мине халкым, Ватаным өчен һәлак булган коммунист дип санарсыз. Минем турыда Чкалов өлкәсенең Әсәкәй районы, Котлый авылында яшәүче әти-әниләремә (Мифтах Шәрәфиевкә) хәбәр итегез.
Шуның белән тәмам, язарга вакыт юк. Янәшәдә дошман миналары һәм снарядлары шартлый. Һөҗүмгә барабыз. Артта – Дунай. Ватан-Анабыз өчен дошманга каршы көрәшәчәкбез!
Кадерле әти-әнием, абый-энеләрем, сеңелләрем! Мине искә алыгыз! Сезне кочып үбәм.
Улыгыз һәм энегез Хәйдәр Шәрәфиев”.
Хатның төп нөсхәсе Подольск шәһәрендә Оборона министрлыгының Үзәк хәрби архивы музеенда саклана.
Бүген Котлы авылының Хәйдәр Шәрәфиев туып-үскән урамы аның исемен йөртә.
Мин Бөек Җиңүгә өлеш керткән шундый туганнарым белән чиксез горурланам, бүгенге тыныч, матур тормышым өчен аларга рәхмәт әйтәм.
Альмира Сәетова,
“Яктылык” татар мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.
Бердэмлек