Домой Жизнь татар Татары в регионе «Студебекер»да Бөек Ватан сугышы юллары буйлап…

«Студебекер»да Бөек Ватан сугышы юллары буйлап…

0
«Студебекер»да Бөек Ватан сугышы юллары буйлап…

Минем әбиемнең абый­сының кызы На­дия Камалетдин кызы ЯДЫГАРОВА (Моста­фина) сугыш турында сөй­ләргә ярат­мый. “Фронт­та булган югалтуларны, кайгы-хәсрәтләрне күп күрергә туры килде, тик мин сугыш юлларында очраган  авырлыклар аша снаряд ташый торган “Студебекер”ымда узып киттем”, – ди ул. Кичәге укытучы кызга сугышта хәрби шофер булып хезмәт итәргә һәм анда үзенең булачак сөйгән ярын үлем­нән коткарырга ту­ры килә.

Надия Камалетдин кызы Ядыгарова Ульяновск өлкә­сенең Губан Күл (Елховое озе­ро) авылында 1924 елда туа. Мәктәптән соң Куйбышев педа­гогия училищесын тәмам­лый, мәктәптә укыта башлый. Эшен дә, укучыларны да, үз бала­ларын яраткан кебек, ярата…

Бөек Ватан сугышы яшь укытучының язмышын төбен­нән үзгәртә. 1941 елның сен­тябрь – ноябрь айларында ул башка хатын-кызлар белән бергә Татарстанның Апас рай­онында окоплар казый. Ә 1942 елның апрелендә 18 яше тулган кызны армиягә алалар. Алдан аны Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәренә хәрби машина йөртүчеләр (шофер­лар) курсына җибәрәләр. Курс­ларны тәмамлагач, ул 1нче һава армиясенең 644нче автобатальонына эләгә. Әбием хәрби аэродромны бомба-сна­рядлар, ягулык белән тәэмин итәргә тиеш була. Менә шушы чандыр гәүдәле, ябык, уртача буйлы шофер-кыз карамагында халыкта “полуторка” дип аталган йөк машинасы, водо­маслозаправщик, бензозап­рав­щик һәм стартер да була. Самолет моторларын стар­тер ярдәмендә кабы­зу да аның вазифасына керә. 1943  елда ул Як-7 хәрби самолетларының моторларын кабызу өчен файдаланылган авиа­стар­тер­ның йөртүчесе дә була. Моны ул “Сту­дебекер” US6 америка йөк ташу машинасы яр­дәмендә башкара.

1943 елның ав­гус­тында фа­шистлар Надия хезмәт иткән авиаполкны утка тоталар. Шуңа аны авто­батальонга күчерәләр. Биредә дә шофер кызга 3 тонналы “ЗИС-5” маркалы йөк машинасында эшләргә туры килә. Тиздән шундый зур ма­шинаны да ул оста йөртә башлый. Сугыш елларында Смоленск фронтының алгы сызыгына бомба-снарядлар, сугыш кораллары ташый, ә кире әйләнеп кайтканда, ан­нан яралыларны һәм һәлак бул­ганнарны алып чыга. 

Бервакыт, фронтка сна­ряд­ларны китереп, кире кайт­канда, шофер кыз юл кы­рыеннан баручы ике яралы сугышчыны күрә. Шуларның берсе каты яраланган иптәшен өстерәп диярлек алга бара. Кыз шуыша-шуыша алар янына ашыга. Килеп җиткәч, ул авыр яралысына карый һәм куркып китә: егетнең аркасында биленә чаклы диярлек снаряд кыйпылчыгы кереп утырган. Кыз, беренче ярдәмне күрсәтеп, яраны бинт белән бәйли, ан­на­ры бу солдатны шинельгә са­лып, үзенең машинасына кадәр өстерәп бара. Инде медпунктка килеп җиткәч, яралы егет аңа әйтә: “Энекәш, адресыңны калдыр әле, үлмәсәм, сиңа хат язармын”, – ди. Комбинезон ки­гән солдатның кыз кеше икәне­нә игътибар да итми ул. Ә инде аның кыз кеше икәнен белгәч, гаҗәпләнүдән егетнең күзләре дүрт була. Берникадәр вакыт­тан соң шофер кызның үзенә дә госпитальдә дәваланырга туры килә. Чөнки ниндидер бер күпер аша чыкканда, кызның снарядлар тулы “ЗИС-5” ма­шинасының тормозы сафтан чыга һәм ул машинасы-ние белән елгага чума. Шунда ул үзен кем коткаруын да хәтерләми. Госпитальдә гипс эчендә яткан килеш аңына килә. Яраланган машина йөр­түче кызга госпитальдә 3 ай буе дәваланырга туры килә. Терелгәч, кабат үзенең “Студебекер”ына утыра. Шушы машинасы белән Кенигсбергка кадәр барып җитә ул. Күпме еллар көтеп алынган Җиңү көнен дә шунда каршылый. Сугыш юллары бик авыр, хәтәр, озын була. Ниһаять, безнең совет солдатлары империалистик Германиянең башкаласы Берлинга барып җитәләр һәм фашистларны үзләренең өннәрендә тар-мар итәләр. Ә Надия Ядыгарова 9 Май – Җиңү көнен Кенигсберг шәһәрендә каршылый.

Ә үлемнән коткарган теге татар солдатын кыз инде, сугыш бетеп, берничә ел үткәч, Ульяновскида очрата. Бөек Җиңүгә үзенең саллы өлешен керткән татар кызы, укытучы, ә хәзер машина йөртүче дә булган Надия туган якларына – Ульяновскига кайта. Күп еллар ул автомобиль заводында машина йөртүче булып эшли. Ничектер завод директоры Надиядән үзен шәһәрдә төзелә торган ТЭЦка утыртып баруын сорый. Менә шушы төзелештә ул сугышта коткарган татар егетен күрә дә инде. Тиздән бу очрашу, арадагы дуслык хисе мәхәббәт хисенә әверелә. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр үзенең яраткан Хөсәене белән алар гел бергә! Фронтовиклар гаиләсендә туган ул-кызлары да хәзер үзләре әти-әниләр, әби-бабайлар бул­ганнар.

Бөек Ватан сугышы елла­рында күрсәткән батырлыгы, фидакарь хезмәте өчен На­дия Ядыгарова II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “За боевые заслуги” медале, “За освобождение Кенигсберга”, “За победу над Германией” һәм башка төрле орден-медальләр белән бүләкләнә.

Быел 95 яшен тутырган су­гыш ветераны Надия Ядыгарова хәзер дә бик актив кеше. Ул мәктәпләрдә, Ульяновск ав­то­мобиль заводында, куль­тура үзәкләрендә оешты­рыл­ган очрашуларга бик теләп йөри һәм истәлекләре белән уртаклаша. Һәр очрашуын ул: “Сугыш тәмамлануга быел ин­де 75 ел тула, тик мин һаман төшләремдә “Студебекер” бе­лән снарядлар ташыйм әле… Күпме кеше һәлак булды бу каһәр суккан сугышта! Күпме­се яраланып, имгәнеп кайт­ты, күпме ятим балалар калды… Тик бервакытта да  сезгә сугышны күрергә Ходай язмасын! Уяу булыгыз!” – дигән сүзләр белән тәмамлый.

Әминә Гарифуллина,

“Яктылык” мәктәбенең  

8нче сыйныф укучысы.

Бердэмлек