Домой Жизнь татар Татары в регионе «Коммунист Шәрәфиевнең соңгы сугышы»

«Коммунист Шәрәфиевнең соңгы сугышы»

0
«Коммунист Шәрәфиевнең соңгы сугышы»

Кызганычка, без, бүгенге заман балалары, Бөек Ватан сугышы ветераннарын кү­рергә өлгергән соңгы буын булачакбыз. Еллар үтәр, ә кешеләр бу дәһшәтле сугыш турында оныта башларлар. Совет солдатларының, тыл хезмәткәрләренең батыр­лык­лары яшәсен дисәк, без алар турында сөйләргә, алар­ның хатирәләрен киләчәк буын­нарга тапшырырга тиешбез, дип уйлыйм. Батыр­лар халык күңелендә мөмкин булган кадәр озак яшәргә тиеш.

Бөек Ватан сугышы – ке­шелек тарихында иң зур, иң канкойгыч сугыш. Ул дүрт ел буе туган җирләребезне утка тотты, туганнарыбызны, якыннарыбызны тартып ал­ды, күпме кешене туган туф­рагыннан йолкып алып, чит җирләргә, үлем коча­гына илтеп ташлады, яра­лады, имгәтте, үтерде. Сугыш­ның төзәлмәс яралары әле дә сызлый.

Бөек Җиңү бәһасе әйтеп бетергесез югары булды. Мо­ны онытырга хакыбыз юк. Дистәләрчә миллион ватан­дашларыбыз канкойгыч су­гыш кырларында мәңгегә ба­шын салды, концлагерь мичлә­рендә янып көлгә әйләнде, чолганыштагы Ленинградта ачлыктан кырылды, фашист бомбалары астында калды, госпитальләрдә – авыр яра­лардан, нацистлар коллыгын­да – ерткычларча җәзалаулар­дан, тылда хәлдән килмәслек авыр хезмәттән вафат булды.

Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп узмаган. Әтием ягыннан әбиемнең абый­лары да Бөек Ватан сугышын­да катнашканнар. Кызганычка, әбием миңа алар турында үзе сөйли алмады инде. Бу туганнарым турында әтиемнең сеңелесе сүзләрен­нән генә язып алдым.   

Әбием сугыш вакытында туган. Аларның гаиләсе бик тату, тырыш була. Алты абыйлары­ның дүртесе бер-бер артлы сугышка китәләр. Иң өлкәннәре Сафуан Ленинградны яклау­да катнаша. Һәм гаиләдән аңа гы­на сугыштан исән кайтырга на­сыйп була. Ерак бабамның, нык, батыр холыклы ир-атның да, һәлак булган өч улларын искә алганда, күзләреннән яшь­ләре аккан. Мин сугыш кырла­рында ятып калган шул өч туганым­ның берсе – Хәйдәр абый ту­рында сөйлисем килә.

Хәйдәр Мифтах улы Шә­рәфиев 1923 елның 15 ян­варенда Чкалов (хәзерге Орен­бург) өлкәсенең Әсәкәй рай­оны, Котлый авылында туа. Ту­ган авылында җидееллык мәктәп­не тәмамлаганнан соң укуын рай­он үзәгендә дәвам итә. Анна­ры Котлый авыл советы секре­таре булып эшли.

Хәйдәр бик мәрхәмәтле булып үсә, әти-әнисен хөрмәт итә, олыны – олы, кечене – кече итә белә. Әдәбият, поэзия бе­лән мавыга, үзе дә шигырь­ләр яза. Эшкә намус белән карый, спортка зур игътибар бирә.

Бөек Ватан сугышы баш­лангач, Хәйдәр Шәрәфиев фронт­ка үз теләге белән ки­тәргә тели. Әмма аны ал­мыйлар. Шулай да бераздан егеткә повестка тапшыралар һәм 1943 елның февралендә ул Кызыл Армия сафларына баса. Дүрт тапкыр яраланып, госпитальләрдә дәвалана да кабат фронтка китә.

Хәйдәр 4нче аерым мото­цикл полкында пулеметчы бу­лып хезмәт итә. Полкның исеме үзе турында сөйли. Ул хәрәкәтчән, тиз йөрешле, шул ук вакытта көчле корал белән коралланган. Хәйдәр курку бел­мәс сугышчы була, хәтта «Ба­тырлык өчен» медале белән дә бүләкләнә.

1944 елның январеннан полк танк армиясе составына керә. Ул I Украина фронты гас­кәрләренең һөҗүм итү опе­ра­циясендә, 1944 елның январь – февраль айларында Корсунь-Шевченко шәһәре тирәсен­дә немец гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша. Уңышлы тәмамланган Корсунь-Шев­чен­ко операциясе Украинаның уң як ярларын азат итү өчен уңай шартлар тудыра. Бу сугыш­лар өчен Хәйдәр III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Шул ук елның августында гвардия сержанты Хәйдәр Шәрәфиев партиягә керү ту­рында гариза яза.

1944 елның 20 августында Ясско-Кишинев операциясе баш­лана. 31 августта 4нче мо­тоцикл полкы беренче булып Румыния башкаласы Бүкрәшкә (Бухарест), аннары Венгрия территориясенә керә. Будапешт өчен канкойгыч сугышлар 108 көн бара. Бер урында дошман фронт линиясен өзеп керә. Аларны чигендерү өчен 4нче полк җибәрелә. Һәм ул үз алдына куелган бурычны намус белән үти. 

Хәйдәр Шәрәфиев исемсез биеклектә ут позициясендә тора. Пулеметыннан ут ачып, дошманның берничә һөҗүмен кайтара. 1944 елның 23 де­кабрендә бу сугышта Хәйдәр батырларча һәлак була. Биек­леккә менгән иптәшләре, сол­дат тирәсендә 50ләп дошман мәетен күреп, хәйран калалар.

Хәйдәр башка данлыклы сугышчылар белән бергә Чехо­словакия җирендә, Вен­гриядән ерак булмаган урында хәрби хөрмәт белән җирләнә. 21 яшь­лек батыр I дәрәҗә Ва­тан су­гышы ордены белән бүләк­ләнә.

Ә гвардиячеләр танк ар­миясе Праганы азат итә һәм, Япониянең Квантун армиясен тар-мар итүдә катнашып, көн­чыгышта үзенең җиңү юлын тәмамлый.

Хәйдәрнең әти-әнисе ул­ла­рының хәрби хезмәте һәм батырлыклары турында берничә хат алалар. Аларны өлкән лейтенант Куликов, гвар­дия мотоцикл полкы коман­диры Воронов, гвардия танк армиясенең сәяси бүлеге баш­лыгы урынбасары В. Бакунов язып салалар. Бакунов Хәйдәр абый турында «Коммунист Шәрәфиевнең соңгы сугышы» дигән мәкалә дә язган. 1945 елның 7 январенда «Ватан сак­чысы» газетасында гвардия сер­жанты Хәйдәр Шәрәфиевнең гимнастерка кесәсендә та­былган хатын бастыра. Ул сугышчының әтисе Мифтах Шәрәфиевкә адреслана. Хат исән калучыларга васыять булып яңгырый.

Менә ул: “Әгәр һәлак бул­сам, хатны ачып укыгыз…

Мин сугышка керәм. Яшь йөрәгем фашистларга нәф­рәт белән тулы. Кулларымда дәһ­шәтле корал – яраткан «Максим»ым. Соңгы тамчы ка­ныма кадәр дошманга каршы көрәшәчәкмен. Кирәк икән, яраткан Ватаным, халкымның бәйсезлеге һәм бәхете өчен үз тормышымны да бирәчәкмен.

Йөрәгем тибүдән туктаса, мине халкым, Ватаным өчен һәлак булган коммунист дип санарсыз. Минем турыда Чка­лов өлкәсенең Әсәкәй районы, Котлый авылында яшәүче әти-әниләремә (Мифтах Шә­рәфиевкә) хәбәр итегез.

Шуның белән тәмам, язарга вакыт юк. Янәшәдә дошман миналары һәм снарядлары шартлый. Һөҗүмгә барабыз. Артта – Дунай. Ватан-Ана­быз өчен дошманга каршы көрәшәчәкбез!

Кадерле әти-әнием, абый-энеләрем, сеңелләрем! Мине искә алыгыз! Сезне кочып үбәм.

Улыгыз һәм энегез Хәйдәр Шәрәфиев”.

Хатның төп нөсхәсе По­дольск шәһәрендә Оборона министрлыгының Үзәк хәрби архивы музеенда саклана.

Бүген Котлы авы­лы­ның Хәйдәр Шәрәфиев туып-­үскән урамы аның исемен йөр­тә.

Мин Бөек Җиңүгә өлеш керткән шундый туганнарым белән чиксез горурланам, бү­генге тыныч, матур тормышым өчен аларга рәхмәт әйтәм.

Альмира Сәетова,

“Яктылык” татар мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Бердэмлек