Концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина: «Рөстәм Яхиннан соң уникаль композитор тумады»

0
30


«Пианист куллары — хыяллар үрүче», — дип яза Мөнирә апа. Рояльдә уйнап кына калмыйча, хезмәттәшлек иткән барлык җырчыларга репертуар белән ярдәм итүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина җырчы Хәйдәр Бигичев белән Финляндиягә баруларын, әтисе Мөнир Мазуновның иҗаты һәм язмышы турында сөйләде.

«Миндә мишәр каны ага»


Бик күп танылган җырчы-шәхесләр белән эшләгән концертмейстер, меңләгән укучының остазы, нинди җыр килешәсен нечкә тоемлаучы да ул. Җырчы үз талантын композитор һәм шагыйрьдән башка тормышка ашыра алмас иде. Концертмейстер хезмәтен дә читкә куярга ярамый. Мөнирә апаны күпләр шагыйрә буларак та ачар. Шагыйрьлек аңа — әтисеннән, ә музыкага мәхәббәт әнисеннән күчкән. Бөтен гомерен музыкага багышлаган шәхес. Бүген дә ул үзенең һөнәренә тугры.

Радиокомитетта концертмейстер кирәк, дигән игъланны ишеткәч, Мөнирә апа үзен сынап карарга була. «Бала белән, бәлки, вакытың да күбрәк булыр», — дип киңәш итәләр аңа. Конкурста ике кеше катнаша, әмма бәхет Мөнирә апага елмая…

Илһам Шакиров, Камил Фәйзрахманов, Айдар Фәйзрахманов, Рафис Корбан белән Мөнирә Хәбибуллинаның шәхси архивы


 Артистлар радиога килеп, минем белән языла башлады. Үзләре белән әсәр алып килсәләр, бер атна эчендә өйрәнеп, яздыра идек. Композиторлар да табадан төшкән генә әсәрләрен тотып студиягә киләләр иде. Җырны кем башкарасын мин хәл итә идем, — ди ул.

Менә шул вакыттан аның барлык җырчылар, шагыйрь-композиторлар белән тыгыз эшчәнлеге башлана. Башкару осталыгы буенча, кайсы җырчы белән эшләве рәхәт, кайсы җырчы белән эшләү эз калдырды дигәндә: «Ул вакытта җырчыларны бармак белән генә санап була иде», — дип кенә әйтте.

Аерып алып әйтәсем килми. Мин өлкән җырчылар, яшьтәшләрем һәм яңа буын белән эшләргә өлгердем. Барлыгы йөздән артык җырчы. Радиода бөтен композитор, язучы, шагыйрьләр белән танышып чыктым.

Алмаз Монасыйпов әсәрләрен китерә дә Мәскәүгә китә иде. Аннан соң хат килеп төшә: «Җыр нихәлдә? Мин кайтачакмын, шул-шул вакытка әзерләп куй», — дип яза. Алмаз абый үзенә күрә тарту көче иде.

Элек худсовет бар иде, ул кабул итмәскә мөмкин, шуңа күрә җырчылар белән айлар буе әзерләндек. Сүзне, басымны, мәгънәне, фраза басымының дөрес әйтелешенә таләпчән карадылар. Җырның җанын ача белергә кирәк. Җырның үзәге була, җырчы аны бирсә, менә дигән әсәр туа.

Мөнирә апа «Татарстан» радиосында 33 ел эшли. Эш процессында җырчыларга кисәтү дә ясарга туры килә:

Кисәтүләр ясыйм. Ачуыгыз килсә килсен, нәтиҗә кирәк», — дип әйтә идем. Җырчылар да профессиональ яктан үсеш кичерде. Мин укытучым кебек таләпчән кеше. Җитди дип тә әйтсәң була, чөнки миндә мишәр каны ага, — ди ул.

«Рөстәм Яхиннан соң башка уникаль композитор тумады»


Татарда композиторлар күп, әмма алар арасыннан Рөстәм ага Яхин Мөнирә апа тормышында аерым урын алып тора. Көйләр чыгару белән мавыккан ун яшьлек Мөнирә озак та үтми күрше урамда торган Рөстәм Яхинга кунакка йөри башлый…

«Кызым, әйдә көйләреңне Рөстәм абыйларга күрсәтеп карыйк», — диде әти. Шуннан бирле Рөстәм абый дустыма әйләнде.

«Залда уйный тор», — дия иде Рөстәм абый. Рәхәтләнеп роялендә Бетховен, Моцартларны кабатлап уйнап утырдым. Рөстәм абый озак кермичә торды, тыңлап утырды ахры. Бервакыт шушы пыялалы зал ишегенә күзем төште. Кемдер миңа текәлеп карап тора: чәчләре куе, кап-кара, күзләре дә зур. Шагыйрь Мостафа Ногман булып чыкты. Күрәсең, икенче бүлмәдә алар Рөстәм абый белән җыр язган.

«Нәрсә китердең?» — дип сорый иде Яхин. Марш, шәрык көйләрен күрсәтәм аңа. Үзенчә төзәткәләп куя иде. «Ярар, әйбәт. Икенче килүеңдә вальс чыгарып кара», — дигән бирем бирде. Рөстәм абыйга йөрүем озакка сузылмады.


Рөстәм Яхинны Сергей Рахманинов белән чагыштыралар. Бу нәрсә белән бәйле?

Ул искиткеч пианист, Мәскәүдә фортепиано һәм композиция классларын тәмамлый. Яхин — яраткан композиторым. «Иң яраткан» дисәм, башкалары ачуланыр… Бу дөньяда алар юк инде. Алмаз Монасыйпов һәм Рөстәм абыйны икесен ике пьедесталга күтәрәм мин. Рөстәм абый романс язарга оста иде. Романста авторның әйтергә теләгән фикере йә әсәр уртасында, йә ахырында була.

Тукай сүзләренә «Кем белер кадереңне?» романсы беренче булып Мәскәүдә укыган вакытта языла. Тукайның китабын тапкан һәм шуңа көй язган. Әлеге романс — аның иҗатына юл ачкан әсәр.

Өч ноталы әсәрләрне уйныйсы да килми, ә Рөстәм абыйның һәр әсәрендә матур фактура, аккордлар, гармония тулып ята. Аны техник яктан өйрәнү авыр. Рөстәм абый классик алымнар куллана. Мисал өчен, Рахманинов шулай яза. Шуңа күрә Рахманинов белән чагыштыру бар.

1950 — 1970 елларда язылган «Күңелдә яз», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» кебек әсәрләренә зурдан торып бәя бирәм. Үзенә дә: «Ул әсәрләр уникаль. Хәзер дә әнә шулай язарга кирәк», — дип әйткәнем булды. Рөстәм абый романсларында миллилек тә, романтизм да бар.

Аннан соң ул җырга күчте. Өч куплетлы шигырьгә романс язып булмый бит… Мәсәлән, «Оныта алмыйм» җыры. Өч куплеттан тора, ләкин һәр куплетында төрле фактура куллана. Соңгысында — кульминацион нокта. «Аңлыйм, дустым» җыры да шул. Аларны коры җыр дип әйтү дөрес түгел, җырлы романс дип атап буладыр. Аның халыкчан музыкасы, романслары, эстрада юнәлеше дә бар.

Рөстәм абый уникаль кеше иде. Шуннан соң андый композитор тумады. Композиторлар, җырчылар китеп барды. Гирлянда утлары бер-бер артлы сүнгән кебек, күңелем сүнә башлады. Хәйдәр, Сәхәби (Рафаэль Сәхәбиев), Вафирә… Алар минем җырчы-дусларым иде.

Финляндиягә сәяхәт: «Хәйдәр Бигичев белән 19 әсәрне өч көн эчендә яздырдык»


Хәйдәр Бигичев дигәннән, аның 1994 елда Финляндиягә барып, Яхин әсәрләрен яздырганын ишетеп белә идем. Язмаларда романсларны нәкъ менә Мөнирә апа уйный. Финляндиягә барып чыгулары — үзе бер эпопея булган икән.

Хәйдәр белән бишенче курста укыганда «Күңелем өзгәләнгән минутларда» әсәрен яздырдык, башка күрешкән булмады. Бервакыт озын буйлы, көрәшче егетләр кебек баһадир гәүдәле кеше килеп керде. Хәйдәр иде ул. «Мөнирә, бер тәкъдим бар. Ризалык бирә аласыңмы?» — диде.

«Синең белән эшләве җайлы», — диде Хәйдәр һәм мине сайлавын әйтте. Кулында Яхинның 19 романсы. «2-3 атнадан соң Хельсинкига яздырырга барырга кирәк», — ди бу. Мин шундук ризалаштым.

Хәйдәрнең тавышы — тенор. Яхинның күпчелек әсәрләре баритон тавышлы җырчылар өчен язылган. Миңа шул арада әсәрләрне башка тональлеккә күчерергә, ягъни киредән язып утырырга туры килде. Анысы бер хәл, ул катлаулы әсәрләрне өйрәнергә вакыт калмаган иде диярлек. Ә минем ике бала, ирем, аларны ашатырга, киендерергә, мәктәпкә йөртергә кирәк…

«Шушы көннәрдә Финляндия татарлары „смотрина“ ясарга килә», — ди Хәйдәр. «Минем юньле киемем дә юк», — дип ышанмыйча тордым. Әзерлек эшен тәкъдим итү Хәйдәрләрнең өендә булды. Хәйдәр җырлап күрсәтте. Өйгә кайткач, үттемме дип, шалтыратып сорадым: «Үттең, үттең, алар сине ошатты», — диде.

Хәйдәр белән радиода даими репетицияләр ясадык, әйтерсең, аның белән гомер буе гастрольләрдә йөргәнбез. Финляндиягә поезд белән бардык. Әсәрләрне яздырырга нибары өч көн бирелде. Радио студиясенең бер минуты да буш түгел, көн саен өчәр сәгать яздырдык. Яңа инструмент, яңа мохит… Хәйдәр белән дулкынланабыз, килеп чыкмаган урыннарын киредән яздырырга кирәк! Шулай итеп, 19 әсәрне өч көн эчендә яздырып аттык. Өлгерә алуыбызга әле дә шаккатам.

Әзерлек 200 процентка иде. Юкса, бер ай кала Хәйдәрнең әнисе вафат булды. Мин — аның, ул минем күңелне күтәрде. Батырларча җиңеп чыктык. Кайбер әсәрләрне беренче тапкырдан ук яздыра идек. Әсәрләрне өйрәнгәндә укытучым мине 200 процент нәтиҗәгә эшләргә өйрәтте. Сәхнәдә төрле хәл була ала.


«Хәйдәр Америкага барырга курыкты»

Финляндия татарларының Рөстәм Яхинның әсәрләрен сайлап алулары юкка түгел, баксаң, Рөстәм абый Илһам Шакиров һ.б. артистлар белән бергә алтмышынчы елларда Финляндиягә гастрольгә бара, татарлар Яхинның әсәрләрен ишетеп, иҗатына гашыйк була. Яхин алар өчен югары дәрәҗәгә әйләнә. Хәйдәр абый аларга якын — Нижгар якларыннан. Финляндия татарларын бер сүз белән ярдәмчел кешеләр дип атады Мөнирә апа.

Финляндиядә булганда милләттәшебез Акиф Алиның никахына эләктек. Хәйдәр андагы татарларга аерым концерт та куйды. Финляндия татарларына рәхмәтем, хөрмәтем зур.

Хәйдәр белән алга таба да хезмәттәшлекне дәвам иттем. Шушы вакыйгадан соң ул дүрт ел гына яшәп калды. Безне озакламый Түбән Новгородка, Санкт-Петербургка да чакырдылар. Хәйдәр әйтә: «Карале, Америкага концерт куярга чакыралар…» «Барабыз!» — дим. «Мин бармыйм, самолеттан куркам. Ярты көн очасы», — ди. «Аллаһы Тәгалә ничек язган инде», — дидем. Америкага барырга курыкты Хәйдәр, ә эшкә барган җиреннән шул ук көнне хастаханәдә үлде… Менә бит язмыш нинди.

Хәйдәрне чит ил татарлары ярата иде, гел чакырып тордылар.

«Шешәләр җыеп, юып тапшырган заман да бар иде»


Финляндиянең һавасы да, ризыклары да башка. Мөнирә апа газиз улларына, иренә күчтәнәчләр алып кайтырга дип, «Стокманн» кибетенә бара. Күзе галстукка төшә. Тик… Галстукның бәясе Казандагы бер айлык хезмәт хакы күләмендә булып чыга. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез дә Мөнирә апаның хезмәт хакын белгәч, көлеп җибәрә:

Казанда без шул акчага бер ай эшлибез, ә аларда шул акчага галстук алалар… «Бездә ун тапкырга күбрәк алыр идең. Монда кал, әйдә», — диделәр. Калырга булган шул!

Монда тиеннәргә эшләдек, шул тиеннәргә ашадык, киендек. Туксанынчы еллар уртасында кризиска кадәр генә хезмәт хакыбыз күтәрелеп алган иде. Бер концертка 10 сум түлиләр иде. Төрле чак булды. Акча җитмичә, шешәләр җыеп, юып тапшырган заман да бар иде.

Андагы өлкән буын үлеп беткәндер инде. Алар түгел, безнең студентлар да хәзер Зилә Сөнгатуллинаның кем икәнен белми. Хәйдәрне дә кайберләре белми. Музыка училищесына укырга кергән яшьләр барысын да белергә тиеш, бер карасаң!

Ничек инде? Музыка мәктәбен тәмамлап килүчеләр бит алар?!

Ю-ю-ук, хәзер яшьләр авыллардан килә. Очрашуга Ренат Еникеевны чакырган идек, кем соң ул, диләр. Композитор үзе килгәч тә, битараф күзләр белән карап утыралар. Кызыксыну юк. Туксанынчы елларның ахырында туган яшьләрдән нидер өмет итеп була, XXI гасырда туган яңа буыннан берни дә юк. Мин алар яшендә булсам, кызарып оялыр идем.

Мин укыган чакта һәр танылган кешене зур шәхес итеп күрә идем. Минем өчен Ростропович — югары дәрәҗә, Мөслим Магомаев концертына алдый-алдый билет табып бардым. Александра Пахмутова, Андрей Эшпай, Родион Щедринны ерактан күрсәм, коелып төшә идем. Һәрберсе белән танышып чыктым.

Бер елны Россия композиторларының съезды узды. Миңа Яхинның 5-6 әсәрен уйнарга туры килде. Мәскәүдән атаклы композиторлар килде. Сәхнә артында Яхин белән Андрей Эшпай мине эзли икән, «Вот она!» — диде Яхин миңа күрсәтеп. Эшпай минем уйнауга шаккаткан.

Мөнирә апа, музыка белгече буласы килгән яшь буынга карата нәрсә кичерәсез?

«Хәзерге заман сезнең өчен нинди?» — дип сорадым бер студенттан. «Бер кергәч, укыйсың. Әмма концерт куеп, укытып йөргән акчага яшәп булмый, апа. Дәрт бар, ләкин өмет юк», — диде. Бу ел авыр булды. Ничек инде вокалны онлайн өйрәтергә була? Өйрәтеп карадык. Бала җырлый, минем уйнавым соңга калып ишетелә. Болай укып була димени? Хәзерге студентларны кызганам.

Узган уку елында студентларыбыз дәүләт имтиханын килеп бирә алмады. Аерым-аерым видеога яздырдык та, Зилә Даяновнаны чакырдык, ул язмаларны телевизордан карап, бәя бирде. Кешенең күзен күрмичә бәяләп буламы? Тулы зал, бүләкләр, чәчәкләр белән чагыштырырлык түгел инде.

«Мин Сәйдәшкә гашыйк идем»


Казанда ул барлык татар композиторларын күргән бердәнбер кеше дип әйтсәм, ялгышмам. Салих Сәйдәшевне күмәргә озатканнары әле дә күз алдында аның:

Ул әтием белән бик дус иде. Бергә кунакка йөрешкәннәр. Әнием кайта иде дә: «Салих абыең шулкадәр яхшы кеше, күрсәң, шаккатыр идең», — дип кызыктырып сөйли иде. Миңа 5 яшь һәм мин Сәйдәшкә гашыйк идем. Берьюлы әнинең телефоннан сөйләшкәнен күреп алдым да, трубканы тартып алып, Салих абый белән сөйләштем, ягымлы тавышын ишетеп калдым.

Халык Тинчурин театрыннан Горький урамыннан борылып, Кольцо ягына таба агылды. Горький урамын узгач, әтием иңбашына утыртты. Ерактан булса да, Сәйдәшне күреп калдым. Урамның бер башыннан икенче башына кадәр кеше тулы иде. Тын оркестры уйный иде, халык аны елап озатты. Күпне белгән, күпне күргән, бик күп яшәгән кеше кебек мин…

«Яшь вакытта әти-әниеңнең үләсен бер дә уйламыйсың»


«Кешене иленнән, йортыннан аерып, / Йөрткән күп юллар бар, җилләр бар», — дип яза «Туган як» җырын шагыйрь, әтиегез Мөнир Мазунов. Үзәккә үтәрлек шигъри юллар болай гына туа алмый…


Әтием ятим үскән. Ул Пенза өлкәсе Иске Карлыган авылында туган. Аңа ике яшь булганда әтисен Мәккәгә барганда үтерәләр, ул дини кеше — мөәзин булган. Репрессия заманы. Әнисенең өендә дини китаплар табып, «дини гаилә» дип гаепләп, төрмәгә утырталар. Әтиемә 15 яшь. Әтисез, әнисез үз-үзен тәрбияләп үскән ул. Олы апалары Ташкентка чыгып киткән.

Әтинең яшүсмер чакта язылган көндәлекләре килеп чыкты. Ул анда фикерләрен, китаплардан цитаталар язып барган, хикәяләр чыгарган. Әстерханга педучилещега кергән. Ничек барган, нинди акчага? Башка сыймаслык. Үзе исән вакытта сорап калмаганмын. Яшь вакытта әти-әниеңнең үләсен бер дә уйламыйсың бит. Әти үзе дә аз сүзле булды.

…Җәй иде ул. Гаиләбез белән урамга чыктык. Каршыбызга ике хәрби кеше килә. «Әтием кайта!» — дип, түзмичә, йөгереп барып кысып-кысып кочакладым. Әтинең иптәше булган икән ул. Формалары бер, йөзләре дә охшаш. Икенче кеше: «Кызым!» — диде. Шулкадәр уңайсыз булды. Миңа биш яшь булгандыр ул вакытта.

Әтигә күнегеп беткәч, әнигә борчыла башладым. Кешенең мәңгегә килмәгәнен, үлемнең барлыгын аңладым. Әнием үлсә, нишләрмен, дигән уйлар баса иде. Аның кайтканын тәрәзәдән берәр сәгать көтеп, карап тора идем. Әни кайткач, шундый рәхәт була иде!

Әтинең шигырьләре соңрак — педучилищеда укыган чорда язылган. Мансур абый Мозаффаров өйгә килеп, җырга төзәтмәләр керткәнен хәтерлим. Казанга кайтып, читтән торып педагогика институтына керде һәм «Татарстан» радиосында баш мөхәррир, соңрак рәиснең урынбасары булып эшләде, рус теленнән татар теленә тәрҗемәләр дә ясады ул.

Әти шигырь иҗат итүне максат итеп куймады, аның төп һөнәре — журналист иде. Шигырьләре күбесенчә төнлә язылды. Шигырь яза да әнине уята. Ут янганга күрә мин дә уянам. Шигырьгә беренче бәяләмә бирүче — әнием булды. Әнием шундый хәйләкәр, кайчан карама: «Ай, карты-ым, шәп булган бит бу!» — дип мактап туймый иде.

Әтием барлык шагыйрьләр белән дус иде, берсе генә дошман булды… Кем икәнен әйтмим, үлде инде ул. Язучылар берлегенә дә ул Гариф абый Ахунов рәис булып сайланганнан соң керә алды. Тик еллар үткән, күңеле төшкән, сәламәтлеге беткән иде инде аның. Иҗат итәргә теләмәде. Әти үзеннән 10-15 яшькә олылар белән эш итте. Яшьтәшләреннән Алмаз Монасыйпов һәм Әнвәр Бакиров, аннары Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов белән иҗади тандем бар иде. Алар берәмтекләп вафат булгач, әтинең бөтенләй күңеле сүрелде.

Әнием Миңҗамал ачык кеше булды. Сугыш елларында ул медицина институтын тәмамлый, аннан соң үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Филармония оркестрында дүрт ел эшли. Рәшит Ваһапов әни артыннан сызгырып та йөргән…

«Ключарев миндә абсолют ишетү сәләтен тапты»


Еш кына шәһәр кызлары татарчаларын оныта яки русча фикерләүгә күчә. Мөнирә апаның теле саф, сөйләме чиста. Мөнирә апа татарча сөйләшүнең гаилә гадәтенә әйләнгәнен әйтте:

Барысы да әтидән торды. Иптәш кызларым арасында, мәктәптә — бөтен җирдә русча сөйләм таралган иде. Әти абыем Илдар белән мине чакырып алды да: «Әйтеп куям, өйдә бер рус сүзе булмасын. Әбиегез белән яшисез, ул бер рус сүзен белми, татарча гына сөйләшәсе!» — дип кисәтте ул. Шул көннән алып, гаиләдә татарча сөйләм яңгырый башлады. Әти таләпчән, әмма гадел иде.

Гаиләдә бернинди алдашу, хыянәт булмады. Без, балалар барысын да күреп үстек. Бары тик тәртип, хөрмәт хөкем сөрде. Әбием булмаса, безне кем тәрбияләр иде икән? Ул сүзсез тәрбияче иде.

Гомеремне өч кисәккә бүлер идем. Беренчесе — балачак. Анда бөтенләй башка хисләр, уйлар, күзаллау. Алга омтылыш юк. Ул минем кояшлы балачагым! Кечкенә генә болыт өеме дә күренми анда. Ун ел тоташ кояш кына яктырткан сыман: кары да, яңгыры да яумаган диярсең. Әти-әни, әби янәшәдә, сугыштан соңгы еллар авыр булса да, безнең өйдә рәхәт иде. Агач өебез хәзерге цирк урынында урнашкан, кечкенә генә бакчабызда алма, слива, чия, помидор, кыяр үстерә идек.


Әтине сагыну хисе өч яшьтән башланды. Аның ничә елга хезмәт итәргә киткәнен әйтмәделәр. Кеше күрмәгәндә комодка менеп, әтинең фотоларын үбә идем. Хатлар языштык. Әкиятләр чыгарырга да оста булдым.

Шулчак әни музыка училищесына баян классына укырга керде. Әни көннәр буе уйный да уйный, ә мин аның аяк астында чуалып йөрим. Баян тавышы шулкадәр колагыма кергән иде. Композитор Александр Ключарев кунакка килеп йөрде, соңыннан ул минем ишетү сәләте барлыгын ачыклады. Абсолют ишетү — сирәк була торган әйбер. «Бу баланы музыка мәктәбенә бирегез, ул бик сәләтле», — диде Ключарев. Шуңа күрә генә мине музыкага биргәннәр.

«Музыка белән һәр көн шөгыльләнмәсәм, тәгәрәп төшәчәгемне аңладым»


Миңҗамал апа музыка мәктәбендә баян классын алып бара. Биредә дүрт ел укыганнан соң, консерваториянең махсус урта музыка мәктәбе ачыла, Мөнирә апа 1961 елда шунда күчә. Ул дөньядагы иң әйбәт укытучыга эләккәнен яшерми. Профессор, фортепиано мәктәбенә нигез салучы Эммануил Монасзонның укучылары хәзер Җир шары буйлап сибелгән…


Мәктәпкә кергәч, кояшлы балачагым белән хушлаштым. Музыка белән һәркөн шөгыльләнмәсәм, тәгәрәп төшәчәгемне аңладым, чөнки анда һәр укучы талантлы иде. Максат куярга өйрәндем. Максат куймасаң, бетәсең, төшеп каласың дигән сүз.

Көненә ничә сәгать шөгыльләнә идегез?

Дүрт сәгатьтән алып җиде сәгатькә кадәр. Өйрәнмичә килсәң, Монасзон күзгә генә карый иде, акырмый, эш харап икәнен аңлыйсың. Үтә таләпчән булды, мин аңа шуның өчен рәхмәтле.

Нәрсәгә өйрәтте ул Сезне?

Беренчедән, ул әсәрне ачарга өйрәтте. Романның, поэманың эчтәлеге булган кебек, музыкаль әсәрнең дә эчтәлеге бар. Кайсы чорда иҗат ителүенә карап, нинди хисләр белән язылганын, нинди образлар алынганын аңларга ярдәм итте. Без җыр гына уйнап утырмыйбыз, Бах, Моцарт, Шопен, Скрябин һ.б. композиторлар — алар барысы да төрлечә уйнала. Мәсәлән, Бетховенның өч өлештән торган бер концертын уйнап чыгу өчен генә дә 45 минут кирәк. Монасзон биргән тирәнтен белемне алдагы эшләремдә кулландым, радиода эшләгәндә дә кирәге чыкты. Җырчыларга консерваториядә тавышларын гына куялар, дөрес темп, мәгънә, бормалар табарга өйрәтмиләр. Бу вазифа миңа йөкләнде.

Димәк, пианист булам дисәң, үзеңне формада тотарга кирәк…

Фигуралы шуу яки биюгә йөрүчеләр үзләрен формада тота. Монда да шул: көн саен уйнап тормасаң, булмый. Бармаклар тиешле уйнау формасын югалта.

Фортепиано бүлегенә кереп, көй язу сәләтенә нокта куелмадымы?

Композиторлык очкыны сүнмәде. Җырны тыңлыйм да, күп тавышларга бүленеш җиңелчә эшләнелгәнен ишетәм, нәрсәдер җитми кебек. Аннан соң, моны оркестр белән уйнасаң, матуррак яңгырар иде дип куям. Колакта оркестр яңгырый. Бер өлешендә скрипка, виолончель, икенчесендә тромбон өстәсәң, байрак булыр иде, дип җырны үземчә кабул итә идем.

Радиода эшләгәндә өч тавышка эшкәртмәләр ясадым, партияләрне үзем яздым. Композиторлар килә дә: «Триога үзең ясарсың инде», — дип кенә әйтә. Төрле кичәләрдә дә шул ук хәл.


«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Алсу Хәсәнова истәлегенә багышланган кичәдә Сезнең җырлар да яңгырады…

Алсуның ире — Ләвәнт Булут белән Фейсбукта таныштык. Рәсем саен «Алсуга» дигән шигырьләр кертә иде. Татарчага тәрҗемә ителгән төрекчә шигырь юлларын укып бардым. Кемгә багышланганын, гомумән, аларның мәхәббәт тарихын соңыннан гына белдем. Бу шигырь юллары миңа нык тәэсир итте. Бирелеп, елый-елый укый бардым. «Музыка язарга мөмкинме?» — дидем. Ләвәнт бик рәхәтләнеп риза булды. Ярты ай үтмәде, җиде әсәрем әзер булды. Барлыгы 20 әсәр туды.

Ул көй төрекчә дә, татарча да, русча да түгел. Азәрбайҗан мотивына охшаган. Җыр, романс, бәет, мөнәҗәт тә түгел. Композиторлык сәләтем шулчак ачылды. Үзем уйныйм, күзләрдән яшь ага иде. Аны үзе аша үткәргән кеше генә аңлый ала.

Минем әти-әнием, абыем, әбием вафат инде. Шушы вакыйгалар мине бетерде. «Сәхнәдә еласам нишләрмен?» — дидем. «Мин дә елармын», — диде Ләвәнт. Мәхәббәтнең никадәр көчле була алуына шунда гына ышандым.

Хәбибуллина Мөнирә Мөнир кызы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1949 елны Казан шәһәрендә туа. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендәге Урта махсус музыка мәктәбен тәмамлый. 1968 елда Казан консерваториясенә (профессор Э. А. Монасзон классы) керә, 1973 елда тәмамлый.

Дмитрий Кабалевский исемендәге пианистлар конкурсы лауреаты.

1969 елдан 1973 елга кадәр Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә концертмейстер булып эшли. 1974 елдан 2007 елга кадәр ТР радио һәм телевидение концертмейстеры вазифасында. 1990 елдан — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокаль сәнгать кафедрасында концертмейстер.

Барлыгы 400дән артык концерт куя, алар арасында Равил Фәйзуллин, Муса Җәлил, Фатих Әмирхан, Рөстәм Яхин, Әхсән Баян юбилейлары. Шулай ук Фәнис Яруллин, Рәмис Аймәт, Лидия Әхмәтова, Хәйдәр Бигичев, Федор Шаляпин, Александр Пушкинның иҗат кичәләре һ.б.

Ире — Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин. Марат, Ренат исемле уллары һәм оныклары бар.

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here