Домой Жизнь татар «Концертына 1500 сум түләп барасың, ә ул…» – Фирдүс Тямаевны гаеплиләр

«Концертына 1500 сум түләп барасың, ә ул…» – Фирдүс Тямаевны гаеплиләр

0
«Концертына 1500 сум түләп барасың, ә ул…» – Фирдүс Тямаевны гаеплиләр

Фирдүс Тямаев Түбән Камадагы концертларына әзерләнү мизгелләрен видеога төшереп инстаграмга урнаштырган. Әлеге видеода җырчының тормыш иптәшен һәм кечкенә улларын күреп була.

Җырчы, автор-башкаручы Фирдүс Тямаев Түбән Камада дүрт көн концерт куйган. Репетиция мизгелләрен төшереп, инстаграм сәхифәсендә видео урнаштырган. Әлеге видеода Фирдүснең тормыш иптәше җырчы Резедә Әхмәтвәлиеваның чыгыш ясарга әзерләнүен, кечкенә уллары Кәримнең микрофон тотып басып торуын күреп була. «Түбән Кама, дүртенче көн бүген, дүртенче көн! Рәхмәт сезгә! Просто люблю и всё!» — дип әйтә Фирдүс видеода.

Инстачылар арасында Фирдүснең концертында хатыны чыгыш ясарга тиеш түгел дип фикерләүчеләр дә бар:

«Атказанган артистның концертына 1500 сумга билет алып барасың, ә ул җырлый гына башлаган җырчыларны яисә хатынын рекламалау максатыннан үзе түгел, ә шуларны җырлата. Концертның 1/3 өлешен шушы җырчыларны тыңлап үткәрәбез. Бу — тамашачыларны хөрмәт итмәү!» – дип ачуланып язган берсе.

«Минем хатыным үзе бер җыр һәм икәү бер дуэт башкарабыз! Концерт дүрт сәгать бара. Бу тамашачыларга ихтирам, хөрмәт күрсәтмәү буламы?» — дип җавап биргән җырчы.

«Фирдүсне яратсаң, хатынын да ярат инде. Резеда бик тыйнак, мөлаем җырчы. Әгәр үз вакытында өлкән җырчылар яшьләрне рекламалау максатыннан җырлатмаган булсалар, без аларның күбесе хакында белмәс тә идек. Бу әйбәт традиция! Чынлап яраткан җырчыңның концертына билет алганда акча турында да, программа турында да уйламыйсың, ә рәхәтләнеп күңел ачып, ләззәт алып утырасың»;

«Артистны программага болай гына кертмиләр. Димәк, ул үзенең чыгышы белән берәр мәгънә өсти. Салаватка да бармагыз инде, ул да ел саен концертларына талантлы студентларны чыгыш ясарга чакыра. Танылмаган җырчыларга сәхнәгә чыгып күренергә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт аларга!»;

«Резеда шулкадәр матур җырлый, аны тыңласыгыз, берни дә булмас. Әллә сез Тямайны бик нык яратасызмы?”- дип сораган бер инстачы.

«Төнге 12дә дә гармун уйнап йөри, биетә, хәзер инде микрофон тотып йөри, сезгә булыша, молодец малай», — дип кечкенә Кәримне мактаганнар.

intertat