Домой Ислам Религиозные познавательные материалы Корбан чалганда нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый?

Корбан чалганда нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый?

0
Корбан чалганда нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый?

Әлеге сорауга «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов ачыклык кертте.

Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:

  • Аллаһы исемен әйтү (бисмилләһи);
  • һич югы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм ике кан тамыры;
  • иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы;
    әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһы исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела;
  • «Аллаһу әкбәр» дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә;
  • кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.

Хупланмый:

  • үтмәс пычак куллану;
  • пычакны хайван алдында үткенләү;
  • башка хайваннар каршында корбан чалу;
  • хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү;
    чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;
  • хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.

vatantat.ru