Домой Главные новости В области Корбан гаете мөбарәк булсын!

Корбан гаете мөбарәк булсын!

0
Корбан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Сезне ихлас күңелдән Ислам динендәге иң зур һәм якты, һәр мөселман кешесе өчен кадерле булган бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаете белән тәбрик итәм.

Самара өлкәсе мөселманнары җәмгыятьтә югары әхлак кыйммәтләрен ныгытуда әһәмиятле роль уйный. Дин кардәшләребез киләчәктә дә толерантлык һәм дини-әхлакый камиллеккә ирешү принципларына нигезләнеп, халкыбызның күп гасырлык бай мирасын торгызу һәм үстерүдә, этноконфессиональ хезмәттәшлекне ныгытуда, тынычлык һәм иминлекне саклауда үз өлешен кертер дип ышанам. Бүгенге бәйрәм дә халкыбызның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен. Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын.

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ

иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты