Домой Главные новости В области Коронавируска каршы көрәштә акча арттыралачак.

Коронавируска каршы көрәштә акча арттыралачак.

0
Коронавируска каршы көрәштә акча арттыралачак.

Россия хөкүмәте җитәкчелеге   мәҗбүри иминятләштерү системасында  эшләүче хастаханәләргә 25 462, 7  миллион  сум акча бүлеп бирде. Резерв фондындагы бу акча коронавирус белән көрәшкә китәчәк. 489,4 миллион сум Самара өлкәсенә килергә тиеш.

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле медицина ярдәме күрсәтү йортларында эш  бик күп. Һәм бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп итә. Ә җирле фондлардан аның өчен акча каралмаган.   2020 елда чыгымнар керемнән 1 % ка гына артканда да өстәмә акча  сорау мөмкинлеге бар.Бу хакта Самараның мәҗбүри медицина иминяте төбәк фондында әйтелде.  

-Коронавирус белән көрәшүче хастаханәләргә һәм чирләүчеләргә зур ярдәм булачак,- дип ышандырдылар.

Әйтергә кирәк, Самара өлкәсендә Ковид- 19 очраклары һаман да күп, көнгә 300ләп  очрак теркәлеп тора. Пандемия башланганнан бирле 45 694 кеше  чирләгән. 900  кеше авырудан вафат булса, 41 495 сәламәтләнгән .

Роспотребнадзор биргән мәгълүматларга караганда авыручылар сәүдә хезмәткәрләре арасында аеруча күп. Кайбер гражданнар февраль азагына кадәр изоляциядә булачак.