Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.
Әтиебез, сиңа гомерләрне
Ходай биргән бик тә мул итеп,
95не бүген тутырдың син,
Сикәлтәле озын юл үтеп.
Изге теләкләр белән кызың Чәчәк, улларың Фәез, Харис, Рәшит, Илдус, Искәндәр гаиләләре белән һәм барча туганнарың.