Домой Поздравления Кошки районы, Иске Җүрәй авылы Мәрьям Миңнебай кызы Ашряповага – 91 яшь!

Кошки районы, Иске Җүрәй авылы Мәрьям Миңнебай кызы Ашряповага – 91 яшь!

0
Кошки районы, Иске Җүрәй авылы Мәрьям Миңнебай кызы Ашряповага – 91 яшь!

Кадерле Мәрьям әбиебез!

Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Сез – авылыбызның иң күркәм дини әбие. Үзегез белгән кадәр дини гыйлемне барыбызга да өйрәтәсез, хәзерге авыр зама­нада яшәргә шатлык-куаныч биреп, терәк, үрнәк булып тора­сыз. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, иман һәм зиһен байлыгы телибез. Аллаһ Тәгалә үз рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын.

Кайчан керсәң, өеңнән нур

                                        бөрки,

Каршылыйсың якты йөз белән.

Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә

Синең әйткән йомшак сүз

                                         белән.

Бергәләшеп әле бик күп

                                      тапкыр

Үткәрербез туган көннәрне.

Туксан бер генә түгел,

Хәтта йөз яшьлегеңне.

Ходай сиңа сәламәтлек

                                       бирсен,

Синең йөзең һәрчак нур чәчә.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Яшә әле, яшә йөзгәчә!

Иң изге теләкләр белән Миңнебаевлар гаиләсе: Равил, Рәфисә, Раил, Эльвира, Люция, Реналь, Жанна, Замирә, Мәдинә.