Кадерле әниебез, яраткан ђбиебез!
Без сине чын књћелдђн туган кљнећ белђн тђбриклибез һәм корычтай исђнлек телибез. Якыннарыћныћ ќан ќылысын сизеп, муллыкта яшђргђ насыйп булсын. Безне сљендереп, безнећ љчен изге догалар укып, бђхетле, шатлыклы гомер итәргә язсын Ходай.
Туган көнең белән котлап,
Ак бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз сине бүген без.
Яшәү шатлыгы син безнең
өчен,
Йөрәк җылың безгә гел юлдаш.
Шатлыгыбыз ташый сиңа
карап,
Без бәхетле җирдә син булгач.
Якты кояш һәрчак юлдаш
булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.
* * *
Минегаян Насыйбулла кызы Нуртдиновага!
Кадерлебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүеңне телибез. 90 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
Изге теләкләр белән кызың Сания, күршеләрең Әминовлар, Нургалиевлар.