Домой Наши партнёры Кояш булып балкып керсен…

Кояш булып балкып керсен…

0
Кояш булып балкып керсен…
Фотода: «Югары уңыш өчен» һәм «Путь к коммунизму» газеталары хезмәткәрләре арасында Вагыйз Зәйнетдинов (газета тотып баскан)

Самарада татар телендә “Бердәмлек” газетасы чыга башлагач, Татарстанда да бу тарихи вакыйга уңаеннан сөенгән, шатланган кешеләр күп булды

Үзем турында әйткәнче, элек әдип Аяз Гыйлаҗев исемен атыйм әле. «Бердәмлек»не беренче саныннан укып барган ул. 1990 елның 15 маенда редакция коллективына котлау хаты юллаган (Аяз Гыйлаҗев «Сайланма әсәрләр», 5 том, 379-380 битләр, Казан, ТКИ, 2016 ел). Анда мондый юллар бар:
«Кадерле дуслар! «Бердәмлек» газетасын кулыма алгач, кат-кат укып чыктым. Яшермим: күз төпләрем сөенеч яшьләреннән дымланды. Мең яклап ничәмә-ничә еллар изелгән татар халкы учагында ут-күмер калганмы әллә? Шулай дөрләп, ялкынланып киткәнме? Ходаем, күкрәкләрендә көч саклаган кардәшләремә көч-куәт бир, дәртләрен арттыр, изге теләкләре суынмасын!..»

Икенче бер хатында Аяз Мирсәет улы: «Инде бер теләк: газетаның әдәби сәхифәләренә аеруча нык игътибар итегез!» – дип тә өсти.

Самара татарлары әдәби талантларга элек тә бай булган. Аларның иҗат җимешләре – шигырьләре һәм хикәяләре сирәк кенә аерым әдәби җыентыкларда, «Колхозчы» газетасы битләрендә урын алган. Ләкин ул ВКП(б)ның Куйбышев өлкә комитеты карары белән утызынчы еллар азагында ябыла. Яшь әдәби көчләргә өлкәдә татар телендә чыга башлаган «Югары уңыш өчен» район газетасы гына бердәнбер «сыену» урыны булып кала. Мәгълүм булганча, 1946 – 1952 елларда газетаның җаваплы редакторы шагыйрь Әнвәр абый Давыдов була. Аның әсәрләре дә шушы газетада дөнья күрә. Соңрак өлкәнең район-авылларында яшәүче яшь авторларның да әсәрләре ошбу басмада ешрак басыла башлый.

«Бердәмлек»не оештырган һәм аның беренче мөхәррире булган Рәфгать дустыбыз Әһлиуллин үзе дә шулар исәбеннән. Үзе – Камышлыга терәлеп диярлек торган Дәүләткол авылында туган һәм үскән бала иде. Кечкенәдән район газетасын укыган, аңа язгалаган бит.

Рәфгать каһарман якташы, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның беренче шигырьләрен дә «Югары уңыш өчен» газетасы битләрендә укыган икән. Бу хакта ул «Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында» китабының авторы һәм төзүчесе буларак кереш сүзендә искә ала. Шул уңайдан мин дә әлеге газетада эшләвемне дә, әдәби түгәрәк оештырып җибәргәнемне дә әйтергә онытканмын. Рәхмәтем, догаларым рухыңа барып ирешсен, каләмдәшем!

«Бердәмлек» – чыннан да, язучы Аяз Гыйлаҗев теләгәнчә, өлкәдә яшәүче яшь һәм өлкән яшьтәге авторлар өчен мәйдан. Ул фикердәш һәм киңәшче хезмәтен дә утыз елдан артык үтәп килә. Аның янәшәсендә моннан ун ел элек «Самар татарлары» журналының пәйда булуы татар язмышының һәм тормышының уртасына керергә омтылуы шулай ук сөендерә һәм рухландыра.

«Бердәмлек» газетасының укучылары хәтсез генә әле. Алар ил-көн яңалыклары, туган телебез белән нәкъ шушы басма аша танышалар, авторларның яңа шигырьләре һәм хикәяләрен укыйлар. Һәм бу хәл дәвамлы, газетаның укучылары хәзергедән күбрәк булсын иде. Кыскасы, кыйбласы, мәсләге төгәл, анык! Ягъни, милләттәшләребездә туган телебезне күз карасыдай саклау, динле, иманлы булу, гореф-гадәтләребезне онытмау-укыту, бер-беребезгә ярдәмчел, игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләүче газета һәр Самара татарының өенә кояш булып балкып керсен иде! Амин!


Минвагыйз Зәйнетдинов