
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез һәм бабабыз!
Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете телибез. Якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Котлы булсын, әти, туган
көнең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш
булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Кешелекле бит син, изге
җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әлфия, балаларың Юлия, Радик, киявең Валера, оныгың Марсель.