Домой Главные новости В стране и мире «Крутушкада давыл урманны аударган» дип таратыла торган ВИДЕО дөреслеккә туры килми

«Крутушкада давыл урманны аударган» дип таратыла торган ВИДЕО дөреслеккә туры килми

0
«Крутушкада давыл урманны аударган» дип таратыла торган ВИДЕО дөреслеккә туры килми

Күргәнсездер инде, кичә социаль челтәрләрдә һәм ватсапта коточкыч гарасат кадрлары таралды. «Крутушкада давыл урманны аударган» дип хәбәр ителә бу видеода. Тик “Матбугат.ру”га билгеле булганча, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы моның фейк булуын искәртә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, әлеге гарасат кадрлары Тверьнең Андреаполь шәһәрендә төшерелгән.

   «Давыл вакытында Татарстан территориясендә җимерелүләр һәм башка негатив нәтиҗәләр теркәлмәде», дип шәрехли Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.  

Видео НТР24.