Домой Общество Кукмарада иң зур бәлеш пешереп, Россия рекорды куйдылар

Кукмарада иң зур бәлеш пешереп, Россия рекорды куйдылар

0
Кукмарада иң зур бәлеш пешереп, Россия рекорды куйдылар
"Хезмәт даны"

Кукмарада «Сиңа багышлыйбыз, Кукмарам» дип исемләнгән шәһәр көне гөрләп узды. Район халкын һәм кайткан кунаклар өчен оештырылган берсеннән-берсе кызыклы чаралар караңгы төнгә кадәр дәвам итте. Бәйрәмнең иң төп чарасы, тарихи вакыйга – Киндеркүлдәге Сабантуй мәйданында пешерелгән, авырлыгы – 199 килограмм, диаметры 150 сантиметр булган итле борай бәлешенең Россиянең рекордлар китабына кертелүе.

Шәһәр көнендә «КукморЗерноТорг» пешекчеләре борай ярмасыннан рекордлы бәлеш пешереп, Кукмара данын еракларга танытты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Элеваторлылар рекорд бәлешкә алынганчы, сынау өчен алдан берне пешереп караганнар. Бик тәмле килеп чыкты, диделәр. Аны элеватор эшчеләренә өләшкәннәр, ул көнне олау алып килгән машина йөртүчеләрне дә сыйлаганнар.

Бу кадәр зур бәлешне пешерү өчен баһадир мичне район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре чыгарган. Аңа барлыгы 7600 берәмлек кирпеч, 1200 килограмм цементлы измә, бер КамАЗ ком һәм балчык кирәк булган. Мичне җылытыр өчен бер көн алдан өч сәгать буе якканнар, ә бәйрәм көнне иртәнге сәгать тугызда кабызып җибәрдек, диделәр. 

«Бәлеш пешерү өчен кирәк-яракларны ике атна элек әзерли башлаган идек. Ремонт-механика участогында инженер Алексей Динисов сызымын эшләде, Айрат Кәримов эретеп ябыштыручылар белән табасын ясады. 76 килограммлы таба килеп чыкты. Тагын 160 литрлы ике казан, өч өстәл, мич капкачы, чүмеч, ике метрлы уклау һәм башкалар булдырылды. Шулай ук мичнең артына температураны тикшерә торган тэннар куелды» – диде металл савыт-сабалар заводы директорының урынбасары Ринат Садриев.

Заводның мондый истәлекле чарага икенче тапкыр савыт-саба җитештерүе икән. Үткән ел Мамадышның чана бәйрәменә белен табасы ясаганнар. Алар, башта заводка килеп, иң зур беленне пешереп караганнар, аннары үзләрендә кабатлап, шулай ук Россия рекорды куйганнар.

Кульминация минутлары җитте – мичтән алсуланып пешкән зур бәлеш чыкты. Россия рекордлар китабы эксперты Леонид Сенаторов тиешле үлчәмнәрне алды. Әлегә кадәр рекордлар китабына керү өчен бер тапкыр да бәлеш теркәү буенча гариза килгәне булмаган.

«Бүгеннән борай бәлеше – Кукмараныкы. Моңа мөһер сугылды, бу данны башка берәү дә ала алмый», – диде район башлыгы Сергей Димитриев һәм ул әлеге эштә көч куйган һәркемгә рәхмәтен белдерде.