Домой Пресса Күңел чишмәләре тирән аның

Күңел чишмәләре тирән аның

0

Шаһирә апа белән гәпләшкәндә аның хәтеренә, кешеләргә, яшәешкә, тормышка карашына, төпле үгет-нәсыйхәтләренә һәм “бик ачы хәлләргә дә түздем” дигән үткәненә, шатлык белән хәсрәт чиратлашкан бүгенгесенә тел-теш тидермичә, сабыр гына көн итмешенә сокланып туя алмыйсың. Моның хикмәте гомер энҗеләрен тезгән саен күңел чишмәсенең саекмавындадыр, бәлки. Өч балалы гаиләдә беренче кыз булып, 1934 елда дөньяга килә Шаһирә. Әтисе сугышка киткәндә аңа бары 7 яшь кенә була. Шул китүдән кире әйләнеп кайтмый гаилә башлыгы, бары тик «Хәбәрсез югалды» дигән язуы гына килә.

Әй, шул «Хәбәрсез югалды» дигән хәбәрнең ачылыгы! «Бәлки, исәндер, бәлки, кайтыр”, – дип гомер буе көтү. Ә көтүнең нинди газаплы булуын көткәннәр генә белә! Ул сугыш елларының  вырлыкларын сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Өч кызын кочаклап тол калган әниләре Хәдичә апа кинәт кенә чирләп китеп, 1947 елда мәңгегә күзен йома. Балаларның олысын – Шаһирәне, туганнарында калдырып, кечкенәләрен, Нурия белән Халисәне, ятимнәр йортына урнаштырырга уйлыйлар.

Ләкин Шаһирә моңа каршы төшә: “Сеңелләремнән аерылмыйм, үзем үстерәм”, – ди ул һәм, укуын ташлап, фермага сарыклар караучы булып урнаша. Көнне төнгә ялгап эшләсә эшли, сеңелләренең тамагын да туйдыра, өсбашларын да карый, сыерын да бетерми. Ә сыеры булган кеше ач булмый инде. 13 яшьлек кыз бала ничек бу авырлыкларга түзгән дә ничек сынмаган-сыгылмаган соң?

– Туганнарыбыз Гыйльмиҗиһан һәм Хәлимә апаларга, күршеләребез Хәҗәр апа һәм Кыям абый Зыяковларга бик рәхмәтле без. Тормышны алып барырга да ярдәм иттеләр, егетләрдән дә сакладылар, – ди Шаһирә апа.

Егетләр дигәннән. Уңган-булган, зирәк һәм сөйкемле кызны күзләүчеләр булса да, ул егетләр солтаны, төпле Зариповлар нәселеннән булган Тәлгатьне сайлый һәм ялгышмый. Баштан матур дуслашып йөриләр алар. Кыз егетне армиягә озатып, көтеп ала. Бер-берсен ныклап белеп, сынаганнан соң гына, 1956 елның ак карлы декабрь аенда “Гомергә бергә” дип вәгъдәләр бирешә яшьләр һәм матур гына гаилә корып җибәрәләр. Беренче улары Илдарның дөньяга килүе гаиләне тагын да тулыландырып, тормышны тагын да ямьләндерә төшә.

Илдар 1958 елгы булса, Раил 1962 елгы. “Бусы шәт кыз булыр”, дип тагын бер бала алып кайтырга уйлый Зариповлар. Ләкин бу юлы да, 1969 елда, тупырдап торган игезәк малайлар – Рамил һәм Илгизне таба Шаһирә апа.

– Шөкер, балаларыбыз тәүфыйклы булып үсте. Әтиләре тәрбия дилбегәсен кулыннан бушатмады. Мин аларны әтиегездән сорагыз, әтиегез белән киңәшегез, әтиегез ни әйтер,диеп үстердем. Чөнки гаиләдә ир-ат өстен булырга тиеш, – дип сөйли Шаһирә апа.

Тәлгать абый бер-бер артлы тәгәрәшеп үскән дүрт малайның горурлыгы, мактанычы булган. Аз гына буш вакыты булдымы, ул аларны үз янына җыя. Үзе балта тотса, балта бирә, пычкы тотса, балалар да пычкыга ябыша. Әтиләренең белмәгән эше булмый, ә күпне белергә теләгән малайларга шул гына кирәк тә. Кызык бит: калайны да, пыяланы да кисеп, тимерне эретеп ябыштырып та була икән! Уллары атадан күреп бөтен эшкә өйрәнә. Ә гомер буе терлекчелектә эшләгән Шаһирә апаның өйдәге эшен тавык та чүпләп бетерерлек түгел: бакча, кошкорт, мал-туар карау, юу-җыю, тегү-бәйләү, ашарга әзерләү һәм башкалар, һәм башкалар. Әтиләре бу яклап та улларына үрнәк. Шуңа да бу гаиләдә эш бүлешеп тору булмаган. “Тәрбияле-тәртипле балалар үстерү өчен каешта, ачулану да кирәкми. Ә нибары бер караш – балаларыңа һәрьяклап үрнәк булган атаның кырыс карашы даҗитә”,– дип исенә төшерә Шаһирә апа.

Мин аңардан күбрәк үзе турында сөйләвен үтенсәм дә, аның бар сүзе иренә – Тәлгать абыйга барып тоташа. Тәлгать абыйның фани дөнья белән хушлашуына да 9 ел үтеп киткән икән инде.

“Тәлгатем алданрак китте. Нишлисең,култыклашып, бергәбарып керердәй җир түгел шул”,– ди Шаһирә апа, авыр сулап.

Шунысы сөендерә, гаярь Тәлгать абый оядан очырган бөркетләренең кадер-хөрмәтен тулысы белән күрергә өлгергән. Уллары нинди генә югары урыннар биләсәләр дә, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәләр дә, алар өчен ата абруе аз гына да кимемәгән.

– Сез бәхетлеме, Шаһирә апа? – дигән соравыма ул: – Әйе, бәхетле. Мәхәббәтле һәм тугры ир белән гомер иттем, лачындай дүрт егет үстердек. Киленнәрем Нәзифә, Асия, Руфия һәм янымдагы Фәридәм дә бик әйбәт балалар булдылар, “әни” дип өзгәләнеп торалар. Ә оныкларым Алинә, Радмир, Артур, Равил, Рузилә, Элина, Ленар, Айгөл һәм Рузал минем шатлыкларым, юанычларым. Кадер-хөрмәттә генә яшим. Балаларымның, оныкларымның үзләренә дә шундый хөрмәтләр насыйп итсен, – дип сүзен тәмамлады.

Әйе, бертуган Зариповлар турында халык белә. Гомер буе алар яшәгән йорт капкасыннан кеше өзелмәгән. Урманга утынгамы, кырга печәнгәме яки саламгамы – авыл халкына шофер, механизатор булып эшләгән Тәлгать абый кирәк булган. Ә хәзер кемгәдер аның улларының ярдәме, кемгәдер Шаһирә апаның киңәшләре кирәк. Ә сукмагыңа тузан кундырмаганнар икән, бу үзе зур бәхет. Шулай бит, Шаһирә апа?!

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Камышлы авылы.

Бердәмлек № 48