Домой Главные новости Кунелгэ ятышлы хэбэрлэр

Кунелгэ ятышлы хэбэрлэр

0
Кунелгэ ятышлы хэбэрлэр

3 мартта булган очрашу.
Кичә 2021 елның 3 мартында татар конгрессының милли совет әгъзасы, конгрессның Самара өлкәсендәге “Дуслык” региональ иҗади – иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, “Южный город“ белем бирү үзәге директоры Владимир Михайлович Кильдюшкин белән очрашты.


Анда шулай ук “Дуслык”ның директоры Винер Тәбриз улы Нурмөхәммәтов һәм сайтның редакторы Искәндәр Зиннур улы Сәитов та катнашты. Очрашуда белем бирү үзәгендә федераль закон кысаларына нигезләнеп татар телен өйрәнү мөмкинлекләре турында сүз барды. Телне өйрәнү барышында килеп чыгарга мөмкин булган каршылыклар турында да искәртелде. Ике як та мәсьәләнең барлык якларын җентекләп өйрәнгәч, оештыру эшендәге кыенлыкларны хәл итү өчен тагын бер очрашырга кирәк,-дигән карарга килде. Киләсе очрашу бу айның 20 ләреннән соң булачак. Ана телен өйрәнергә теләгән балалар саны ничә? Мөгаллимнәр бармы, аларның татар телен укыту дәрәҗәсе ничек? Менә шушы мәсьәләләрне әле ачыклап бетерәсе бар! Бу юнәлештә киләчәктә дә бергәләп эшлисе булачак.


Фәхретдин Канюкаев “Южный город” белем бирү үзәгендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгына да багышлап әдәби кичә уздырырга тәкъдим итте. Владимир Михаилович тәкъдимне хуплап кабул итте һәм оештыруны башлап җибәрәчәген белдерде.
Әлеге очрашу белем бирү үзәгендә тел өйрәнергә теләгән балалар өчен барлык мөмкинлекләр табыласына да, башлаган эшнең дәвамлы булачагына да зур өметләр баглап тәмамланды.