Домой Главные новости Курган өлкәсендә татар авылы янган. Ярдәм кирәк.

Курган өлкәсендә татар авылы янган. Ярдәм кирәк.

0
Курган өлкәсендә татар авылы янган. Ярдәм кирәк.

Курган өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге Шадринск округындагы (районындагы) Йолдыз (Юлдус, элекке атамасы – Эчкен, Ичкино) авылындагы янгында барлык йортлар диярлек янып бетте дип хәбәр итә.

Урман урман яну сәбәпле килеп чыккан, кичә кич ут мәктәпкә һәм егермеләп йортка күчкән. Бу – рәсми мәгълүматлар. Авыл халкын, егермеләп кешене, төнлә Шатровога, техникум тулай торагында китергәннәр. 

 Фото: © “Сельская новь” сайтыннан

“Дуслар! Курган өлкәсендә татар авылы янды. Йолдыз авылында коточкыч янгын булды. Барлык йортлар диярлек, шул исәптән, безнең әти-әниләрнең йорты янды. Үзәк ярдәм – кирәк-ярак, урын-җир җыя. Кешеләр бернәрсәсез калды!” дигән хәбәр тарата Үзәк.

Үзәк янгында зыян күрүчеләргә ярдәм оештыра. Алар бүген үк авылга килеп, кешеләргә кирәкле әйберләр тапшырырга җыена. Беренче чиратта, су, ризык (консервлар, печенье, шикәр, чәй, ипи),  җылы кием, бала-чага өчен кирәкле әйберләр, бәдрәф кәгазе, юеш салфеткалар, савыт-саба, телефон зарядниклары, тынычландыручы дарулар, электр чәйнекләре кирәк диелгән. 

Шулай ук авылга барырга әзер автомобильле кешеләр сорала. 

Йолдыз авылында 500дән артык кеше яши. Алар татар халкының эчкен сөйләмендә сөйләшә. Авылда ел саен Сабан туе уза. 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен 89195736167 номеры күрсәтелгән. Бу тумышы белән шушы авылдан булган Анита Бахараева номеры, янгында аның әти-әнисенең йорты янган. Ярдәм Курган шәһәре, 
Ефремов, 26 адресына кабул ителә.