1952 елда данлыклы шагыйрь, спорт мастеры Маннур Саттаровның Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбенә директор булып килүе рухи күтәрелеш чоры булып истә калды. Аның җитәкчелегендә Юкәле тауда трамплин төзелде – тау башындагы агач вышкасының биеклеге – 7-8 метр, ә сикәлтәсе 1-1,5 метрга җитә иде.
Үткән гасырның 50 – 60нчы елларында чатнама суыклар булуына карамастан, могҗизага тиң тамашаны күрергә Ярмәкнең яше-карты гына түгел, ат чаналарына төялеп, күрше авыллардан мукшылар, чувашлар да киләләр, ярышларда катнашалар иде.
Берничә ел эшләгәннән соң Маннур Саттаров Казанга китте. Авылдагы спорт эшләре физкультура укытучысы Мөхәммәтнур Ширияздановка тапшырылды.
Ул вакыттагы укытучыларның күбесе – фронтовиклар. Алар берничә буын көчле рухлы, бай табигатьле яшьләр тәрбияләделәр. Бу традицияләр Иске Ярмәктә әлегәчә югалмаган.
Әлбәттә, физкультура һәм спортка игътибар бирелүе дә зур роль уйнады. Мәсәлән, мәктәпнең спорт командасы дәрәҗәсе шулкадәр югары иде, хәтта “икеле”се булган һәм тәртип ягыннан аксаган укучыларны командага алмыйлар иде. Шул чакта спорт командасына кергән укучыларга гына бирелә торган ботинкалы чаңгылар, минемчә, хәзерге иномарка машинасына тиң булгандыр, мөгаен.
Ә тормыш авыр иде. Мәктәптә берничә балага бер дәреслек булган, дәфтәрләр, язу каләмнәре берәмләп кенә бирелгән вакытларда мәктәпкә ботинкалы чаңгылар, чемпионнар гына кия торган спорт киемнәре, турник, брусья, гер кебек спорт җиһазлары кайтару авырлыгын күз алдына китерүе дә кыен. Ә менә Мөхәммәтнур Шириязданов район җитәкчелегенә, КПССның Куйбышев өлкә Башкарма комитеты рәисенә приемга йөри-йөри, мәктәп өчен спорт җиһазлары кайтару бәхетенә иреште.
Нәтиҗәдә, мәктәптә спорт осталары үсүгә юл ачылды, армия сафларында хезмәт иткән укучыларыннан, командирларыннан күпсанлы рәхмәт хатлары килә иде. Гамил Әхмәтгалиевның Куйбышев һәм Чиләбе өлкәләре чемпионы булып танылуы, Россия Федерациясе беренчелегенә багышланган ярышларда катнашып, призлы урыннар яулап килүе дә укытучы казанышыдыр, дип уйлыйм. Шулай ук татар көрәше баһадиры булып танылган авылдашыбыз Салават Йосыпов та трамплиннан бик оста сикерә иде. Спортның бу төре аны чыныктырды, мәктәпне тәмамлаганнан соң ул күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы, атказанган тренер һәм атказанган спорт мастеры булып, ил күләмендә танылды. Әле дә Самара өлкәсендә зур спорт чаралары уздырылганда кайта, көрәш буенча судья булып, мәртәбәле жюриларда утыра. Шулай итеп, трамплиннан сикерүче гайрәтле егетләр тормышта да үзләрен кыю, булдыклы һәм тәвәккәл ирләр итеп күрсәттеләр.
Ул чакларда салынган спорт традицияләре бүген дә уңышлы дәвам итә. Дөрес, трамплин күптән инде сүтелгән. Ләкин Юкәле тау итәгендә ел саен чаңгы трассасы салына, кыш буе халык, бигрәк тә укучы балалар, ярышларга әзерләнәләр. Менә быел да, яңа коронавирус авыруына, һава шартларына карамастан, сугыш һәм хезмәт ветераны Мөхәммәтнур Шириязданов истәлегенә багышланган спорт бәйрәме уздырылды.
Бәйрәмгә, гадәттәгечә, авыл халкы күп җыелган иде. Чаңгы ярышларында мәктәп балалары, урта һәм олы яшьтәге авыл халкы катнаштылар. Аларга мактау грамоталары, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Бу чара ел саен чын бәйрәм төсендә уздырыла. Зур җиз самовар янында һәркем кайнар чәй, коймак, пылау кебек ризыклардан авыз итеп, кунак булып китә. Оештыручылар да сынатмадылар, ярышны зур осталык белән, төгәл алып бардылар.
Кышкы спорт бәйрәмендә оешканлык, күңел күтәренкелеге, җиңүгә омтылу сыйфатлары ачык күренде. Әтиебез хөрмәтенә уздырылган чараны матур, төгәл оештырган өчен авыл администрациясенә, мәктәп коллективына, социаль хезмәт күрсәтү оешмасы хезмәткәрләренә, мәчет мәхәлләсенә, мәктәп укучыларына, авыл халкына һәм җанатарларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Мөхәммәтнур Шаһимәрдән улы Ширияздановның балалары Фәрид, Фәнис һәм Кадрия.
Бердэмлек