Домой Главные новости В области Кызылсуның беренче мәчете урыны билгеләнде

Кызылсуның беренче мәчете урыны билгеләнде

0
Кызылсуның беренче мәчете урыны билгеләнде

11 октябрьдә Красный Яр районының Яңа Кызылсу авылында истәлекле таш ачылды. Ул авылның иң беренче мәчете урынына куелды. Тарихчы Шамил Галимов алып барган тантанадан коронавирус пандемиясенә бәйле саклану чараларын үтәп, берничә дистә кеше генә катнашты.

…Тарихи документларга караганда, хәзерге Яңа Кызылсу авылының җирләренә иң беренче булып 1814 елда өч башкорт солдаты гаиләләре килеп урнашалар. Шул вакыйга авылның барлыкка килү елы булып санала. Димәк, хәзер Яңа Кызылсу авылына 206 яшь.

Бу хәрби кешеләрнең икесе тиз арада, ниндидер сәбәп белән, башка җиргә күчеп китәләр. Ә берсенең нәселе дәвамлы булды: бүгенге көндә дә Хасьяновларның абруйлы гаиләсе ишле булып, аның вәкилләре биредә, күрше авылларда һәм Самарада яшиләр.

Яңа Кызылсуның беренче мәчете 1820 елларда барлыкка килә. Архивларда төгәлрәк мәгълүмат әлегә табылганы юк, тик 1825 еллар тирәсендә аның инде булганы күренә.  1857 елда гыйбадәтханә яңартыла: аңа таш фундамент куела, ә түбәсенә манара күтәрелә. Шулай итеп, ул тулысынча мәчет сыйфатына кереп бетә.

1879 елның 14 маенда зур янгын чыгып, Яңа Кызылсу авылының берничә йорты гына исән кала. Ут 46 хуҗалыкны, шулай ук мәчетне юк итә. Бу фаҗига турында  “История села Ново-Урайкино. Годы, события, люди” исемле китапта тәфсилләп язылган.

Тиздән авыл яңадан тө­зелеп, аякка баса, бер ел эчендә 100 метр гына көн­батышка китеп, кызылсулылар яңа мәчет коралар.  Ә Яңа Кызылсуның иң беренче мәчете урыны шуннан бирле буш тора. Авыл тарихында шушы вакыйгалар турында истәлекне югалт­мау, саклау һәм киләчәк буыннарга да җиткерү нияте белән әлеге таш куелды да инде.

Тантананы йомгаклап, авыл­ның мулласы Шәүкәт Ши­һа­бетдинов, үткән чорларда яшәгән әби-бабайларны искә алып, динебезнең, гомумән, гореф-гадәтләребезнең сак­ла­нуына өмет итеп, Коръән сүрәләре укыды. Җыелыш дога кылу белән тәмамланды.

Шамил ГАЛИМОВ.