Домой Главные новости Ләйлә Дәүләтова Бәдретдинованы зыян салуда «гаепли»: «Бөтен эстрада Илсөячә кылана»

Ләйлә Дәүләтова Бәдретдинованы зыян салуда «гаепли»: «Бөтен эстрада Илсөячә кылана»

0
Ләйлә Дәүләтова Бәдретдинованы зыян салуда «гаепли»: «Бөтен эстрада Илсөячә кылана»

Казандагы концертын карарга килгәч, шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова, яратып кына, Илсөя Бәдретдинованы татар эстрадасына зыян салуда «гаепләгән». Алып баручы сүзләренчә, хәзерге татар эстрадасының хатын-кыз затыннан булган бөтен вәкилләре Илсөячә яшәргә тырыша.

«5 ел бернинди концертка да килгәнем юк иде. Халык шулхәтле ярата бит, белми яратмаслар, минәйтәм. Чыннан да шулай икән. Шаккатып, сокланып утырам. Яратып, карап туеп булмый. Ләкин шулай да, миңа калса, Илсөя – татар эстрадасына бераз гына зыян китергән кеше.

Элегрәк, хәтерлисезме, бөтен кеше Салаватча булырга тырыша иде. Бөтен мужиклар Салаватча сүгенә, сәхнәдә Салаватча кылана. Хәзер исә, хәтта нормальный җырчылар да Илсөячә итеп кылана. Аларны Илсөянең фотографы фотога төшерә. Илсөяне бизәндерүче бизәндермәгән берәр җырчы калдымы икән?» – дигән ул.

https://intertat.tatar