Home Жизнь татар Үләр алдыннан Айнур Фатыйхов Ришат Төхвәтуллинга шалтыраткан. Җырчы күз яшьләрен тыя алмый

Үләр алдыннан Айнур Фатыйхов Ришат Төхвәтуллинга шалтыраткан. Җырчы күз яшьләрен тыя алмый

0
305

Уфадагы күренекле баянчы, музыкант Айнур Фатыйховның соңгы чыгышы 11 октябрь Республика көненә багышланган концертта булган. Хәле начар булган, аңын югалткан, әмма сәхнәгә чыккан. 13 октябрь ул вафат булды. Азатлык аның үлеме сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

Айнур Фатыйховның соңгы чыгышы җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Уфада Республика көне концертында булган. Ул анда ук авыру булган. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар, әмма, аңын югалтып егылса да, сәхнәгә чыккан. Ришат Төхвәтуллин Азатлык белән сөйләшкәндә яшьләрен тыя алмады. Баянчы үләр алдыннан гына Ришат аңа шалтырткан. Аның сүзләренә караганда, ул нервланган, нидер сөйләгәне дә аңлашалымады, температура галәмәтедер дип кенә уйладым диде ул Азатлыкка.  

“Айнур безнең төркем баянчысы иде. Концерт башланыр алдыннан ук көчкә аякта басып торды, температурасы югары иде. Гармун зур, аны көчкә күтәрде. Чыкмыйсың дидем үзенә, әмма ул “Үлсәм үләм, әмма сәхнәгә чыгам, артист кеше нинди генә хәлдә булмасын, тамашачы каршына чыга”, дип кырт кисте. Сәхнәгә чыкты – елмая, сикерә. Аннары гримерка керде дә егылды, аңын югалтты. Ашыгыч ярдәм чыкырдык, ул укол кадады да китте. Авырый иде Айнур.  

Аның кебек виртуоз баянчы дөньяда унлап кына кеше. Холкы да төрлечә иде, әмма таланты аркасында күз йома идек. Ел ярым бергә эшләдек. Һәм ул безне бервакытта да авыр хәлгә калдырмады, төннәр буена көйләр, аранжировкалар ясый иде. Үзен кызганмыйча яшәде. Ичмасам, бер генә исем, дәрәҗәсе дә юк иде бит аның. бер кешегә начар сүз дә әйтми иде, позитив, тәрбияле иде. Үзен-үзен бетерде, җанын биреп эшләде, янып эшләде. Мәскәү, АКШ музыкантлары да чакырды, әмма миңа милли көйләр уйнау кадерлерәк дия иде.  

Кичә сишәмбе көнне шалтыраттым, кәефе начар, ярты сүзен аңламадым, температура аркасында саташа дип тә уйладым. Аннары бер сәгатьтән соң ул өзелгән.  

Азатлык мәрхүмнең абыйсы Илшат Фатыйхов белән дә сөйләште. Ул моргка баруын, үлеме турында таныклык алып йөрүен әйтте. Үлем кәгазендә COVID-19 дип язылганын әйтте. Баянчы иртәгә, 15 октябрьдә шәһәрнең Южный зиратында җирләнәчәк. Җәсады ачылмаячак. Бу –​ иминлек таләпләре. Азатлык чыганакларына күрә, Айнур озак вакыт медицина ярдәме көткән, ашыгыч ярдәм машинасы килмәгән. Югары температурага, авыртуга түзә алмыйча ул үзенә кул салган.  

Җирләүгә Айнурны әти-әнисе килә алмаячак. Танылган музыкант Хәлит Фатыйхов хатыны, танылган җырчы, нәфис сүз остасы Лилия Фатыйхова белән атна-ун көн инде коронавирустан Уфаның 4нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана. Алар карантинда, чыгарга ярамый.  

Озак еллар дәвамында гаилә дуслары булган, танылган җырчы Фәдис Ганиев Айнурга вакытында ярдәм күрсәтә алмаганнар бугай дип сөйләде Азатлыкка. Аның туганнары арасында да COVID-19 зәхмәтен эләктереп ятучылар шактый диде.  

“Башкортстанда хәлләр бит коточкыч. Айнур да чакырткан булган ашыгыч ярдәмне, әмма алар ахыр чиктә килгәнме, юкмы – белмим. Югыйсә аны концерттан ук алып китәсе калган. Аңын югалтып егылган бит инде… Халык чирнең никадәр афәт икәнен аңлап бетерми, үзенә, туганнарына килеп терәлмәсә, аңламый ул аны. Әмма хакимият нинди баш белән уйлый соң ул? Меңәрләгән кеше Юрий Шевчук концертында кысылып иңгә-иң терәлеп торды… Хәзер нәрсә булачагын күз алдына да китерү куркыныч.  

Айнур – минем алдымда тәгәрәп үскән бала. Энем кебек якын. Күз алдына китереп булмый аның үлемен. Лилия апа белән Хәлит абыйның йөрәге генә чыдасын. Айнур, туганнары өчен дә йөрәк өзелә. Урыны җәннәттә булсын, берүк!”, диде Ганиев.  

Галим, “Рамазан” мәдәни-агарту оешмасы башлыгы Марат Шәрипов Айнур барыбызның да күз алдында үсте, шуңа аны югалту һәрбербез өчен авыр кайгы дип сөйләде Азатлыкка. Ул да танышлар, туганнар арасында коронавирустан авыручылар күп дип сөйләде.  

“Әти-әнисе Хәлит белән Лилия икесе дә хастаханәдә ята, аларда да бу коронавирус. Шалтыратырга да куркам аларга, ничек күтәрерләр бу кайгыны – Аллам сакласын. Гомумән күп кеше авырый, кем өйдә, кем хастаханәдә ята… Айнурны югалту – кайгы, ул бит безнең күз алдында үсте, “Болгарга сәяхәт” круизында ел саен катнаша иде. Сөйкемле сөякле булгач, барысы да аны ярата иде. Аның кебек баянчылар бармак белән санарлык. Мәскәүләргә киткән булса, әллә кемнәр булыр иде, ә ул Уфада, Башкортстанда калды”, ди Шәрипов.  

Җырчы, композитор Морат Гайсин –​ мәрхүм белән 25 ел дус булган кеше, алар бергә махсус музыкаль мәктәптә бер үк укытучыларда белем алган, аннары да бергә эшләгән. Соңгы тапкыр ул аның белән 12 октябрь, дүшәмбе көндез сөйләшкән.  

“Үзем шалтыраттым, без бит дуслар идек. Ютәле көчле, тавышы карлыккан иде, температура бар диде. Табибны көтәм диде. Менә алар ахыр чиктә килгәнме, юкмы – мин белмим. Төрле имеш-мимешләр йөри үлеме турында, мин төгәл берни әйтә алмыйм. Иртә китте”, дип сөйләде Гайсин.  

Башкортстанда хастаханәдән читтә башланган пневмония диагнозы соңгы тәүлектә 216 кешегә куелган. Бу кичәгедән 65 очракка артыграк. Бу саннарны Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы китерә.  

Шул ук вакытта узган тәүлектә 172 кеше үпкә шешүдән савыгып, өйләренә кайтарып җибәрелгән диелә.  

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы, COVID-19 белән йогышлану очраклары белән беррәттән, пневмония очраклары статистикасын да алып бара. Әлеге саннар күрсәткәнчә, быел үпкә шешүләрдән үлүчеләр узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек күбрәк булган. Гыйнвардан октябрьгә кадәр пневмониядән 1505 кеше үлгән, узган елда бу күрсәткеч 860 кеше булган. COVID-19 авыруыннан исә шушы тугыз ай эчендә барлыгы 46 кеше үлгән диелә.

Чыганак

matbugat

NO COMMENTS

LEAVE A REPLY

Please enter your comment!
Please enter your name here