Ләвисә, Фикус, Идея, Көлемсәр, Ливадия, Бриллиант – сирәк исем ияләренең язмышлары

0
84

Сирәк исемле кешеләр белән әңгәмә корган идем, иң кызыклы фикерләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәм.

Үзенчәлекле тышкы кыяфәт, сирәк исемнәр шундук игътибарны җәлеп итә. Үз баласына исем кушу — ата-ананың иң җаваплы эшләреннән берсе. Әйе, ничек тә булса башкаларны шаккаттырырга тырышу заманында яшибез. Берничә ел элек җырчы Чәчкәнең кызына Весна дип исем кушканына гаҗәпләнеп йөргән идек. Анысы ярыйсы булган икән әле — Новокузнецки шәһәрендә балага Ковид дигәнен кушучылар табылган, әнә. Аларны кабатлый күрмик инде. Шулай да, үзенчәлекле исем язмышка ничек тәэсир итә икән?

«Минем өчен Җәннәттән дә матуры юк»

«Җәннәт әнкәйләрнең аяк астында» дигән гыйбарә бар. Ул әнкәйләрнең карынында, аннары куенында да була ала икән. Бу хакта популяр җырчы Гөлназ Гафурова сөйли:

Кечкенәдән җырчы Джаннет Джексонның исемен ошаттым. Кызым туса, шулай кушар идем дип күңелемә салып куйдым. Кызыбыз дөньяга килгәч, исемнәрне барлаганда, ул исемнең мөселманча варианты да барлыгын белгәч, бик сөендем. Халкыбызның борынгы исемнәреннән берсе икән ул. Аллаһ балаларга исемнәрнең иң матурын сайлап кушарга өндәгән. Минем өчен Җәннәт исеме иң матуры булып тоелды.

«Укыганда исемемнән ояла идем»

Бриллиант Абзалова:

Ирем Гайфулла Абзалов, без яшьрәк чакта миңа багышлап, «Көт мине, Бриллиант» җырын иҗат итте, заманында аның башкаруында популяр да булды ул. Кызлар турында жырлары күп — «Гүзәлия», «Сау бул, Сәрия», «Зилә». Алары конкрет кешегә аталып язылмаган.

Минзәлә районы Күзкәй авылында туып-үстем, урта мәктәпне дә анда тәмамладым. Күзкәй хәзер Тукай районына керә. Миңа Бриллиант исемен әбием кушкан. Без аны барыбыз да әнкәй дия идек, ул безгә әби дип әйттермәде, ояла иде. Укытучы кеше, үзен интеллигенция вәкиле итеп тоя иде. Бабаебыз сугышка кадәр мәктәп директоры булып эшләгән. Аннары әнкәй лаеклы ялга чыкканчы Күзкәй мәдәният йорты мөдире булып эшләгән. Икесе дә коммунистлар, атеистлар, дүрт бала үстерделәр. Бер кызы Светлана (Сталин кызының исемен кушканнар), минем әни Марсельеза (француз инкыйлабы атамасы). Әнкәйнең иптәшләре дә шундыйрак исемле булган ул елларда, берсе Октябрина, Сентябрина, тагын әллә нинди исемнәр турында сөйли иде. Бер малае Нәргиз исемле.

Светлана исемле кызының Казанда табиб булырга укыганда Бриллиант исемле иптәш кызы булган, Марсельезаның кызы тугач Бриллиант исеме кушыгыз, дигән. Менә шулай итеп үзенчәлекле исем иясе булып куйганмын. Ярты елдан Светлана апаның да малае дөньяга килә. Аңа Алмаз исемен кушалар. Шулай итеп, без Алмаз-Бриллиант булып үстек.

Бриллиант исеменнән мәктәптә укыган елларда бик ояла идем. Мәктәп директоры да бик килештермәде берара. Әни белән әнкәйгә: «Балагызга кеше исеме кушмагансыз» — дигән сүзләре булды. Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга киткәч, бу хәл белән килештем. Исемемне ишеткәч, барысы да шакката иде, бигрәк тә башка милләт кешеләре өчен бик кызык тоела.Татарларның бик исе китми иде, чөнки Бриллиант исемле берничә кеше бар. Кайберләре исемемне онытып, Гранат, Браслет, Бригантина, Бильярд, Зубаржат, тагын әллә нинди исемнәр белән эндәшәләр. Мин бер дә үпкәләмим, моңа күнектем.

Апамның дусты Бриллиант исемле табиб апаны бер тапкыр очраттым. Ул мин укыган институтта табиб булып эшли икән. Сөйләшеп киткәч, аңлаштык. Алар Светлана апам белән бер курста укыганнар.

Үзем гомерем буе хисапчы булып эшләдем, дипломым буенча — икътисадчы. Мәктәптә укыганда яхшы итеп рәсем ясый идем. Гел конкурсларга җибәрәләр иде дә беренче урын бирәләр иде. Шул чакта шулкадәр арыдым, туйдым төн буе рәсем ясап, иртәнге бишләргә кадәр утырып. Шуннан бирле рәсем ясаганым юк. Ул сәләтем фото төшерүгә күчте. Берара күп төшердем, туйларга, төрле чараларга чакыралар иде. Хәзер үзем өчен генә, күбрәк сәяхәттә йөргән вакытларыбызны төшерәм.

«Бөтенесенә ошый, ләкин беркем дә баласына кушмый»

Ливадия Нәбиуллина:

Әбиемнең Ливадия исемле кызы булган, ул кыз үлгән, мин тугач, әлеге исемне миңа кушкан. «Мәгънәсе нинди соң?» — дигән соравыма: «Менә күз алдына кибетнең тәлинкәле үлчәвен китер, ике тәлинкә янында берәр кеше утырып торалар, шул үлчәүнең уртасында син басып торасың. Алар яхшы белән яманны үлчәп утыручылар, ә син бер кеше яклы да түгел, менә шуны аңлата» — дип җавап бирде.

Тумышым белән Балтач районы Янгул дигән авылдан мин, бездә Ливадия исемле тагын бер кыз бала булган дип сөйлиләр. Кая гына барсам да, исемемә шаккатмаган кеше юк, исемегез бик матур диләр, ләкин беркемгә дә кушмыйлар аны нигәдер. Казанда һәм Кырымда «Ливадия» дигән шифаханәләр барын беләм, анда ял итәргә барганым юк, «Анда барсаң, гаҗәпләнүдән күзләре маңгайга менәр иде», — ди танышларым.

«Мулла миңа Ураза дип исем биргән»

Рузанна Хәбибуллина:

Кешенең исеме яңгырап торырга тиеш, бигрәк тә һөнәре иҗат белән бәйле, сәхнә кешесе өчен бу бик мөһим. Мин Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрында артист булып эшлим, укырга кергән вакытлардан ук исемем башкалардан аерылып торырга ярдәм итә. Аны матур, аңлаешлы итеп әйткәннәрен яратам. Яңгыравыклы, нәфис, ишетүгә алиһә сыман зат күз алдына килә. Гомумән, «р» хәрефе кергән исемнәр бик ошый, абыем да Рөстәм исемле. Әти-әниемә миңа шундый матур, үзенчәлекле исем кушканнары өчен рәхмәт!

Татар исеме түгел, шулай да мин ураза вакытында туганмын, шуңа күрә мулла биргән исемем — Ураза. Күптән түгел интернеттан исемемнең мәгънәсен эзли башладым, анда «Данная Богом» дип язылган, бу исемне әрмән халкы вәкилләрендә ишеткәнем бар. Ирем Илназның да әрмән исеме бугай ул дип әйткәне бар.

Әйтергә авыр исем бит, авылда «олаштырып» «Розанна», «Розана» дип атыйлар, язалар иде. Мин моңа ачуланам, исемемне бик яратканга, аны бозуларын теләмим, әлбәттә. Хәзер дә кайчак Розалина дип әйтәләр, һәрвакыт төзәтәм. Үзенчәлекле исемнәрне, үзенчәлекле кыяфәтле кешеләрне яратам. Мин Свердловск өлкәсе Әртә районы Әҗегол авылында туып-үстем. Безнең якларда Минтимер, Луара исемнәре юк, миңа алар бик ошый, сокланам.

«Сез» дип кенә эндәшергә кушам»

Көлемсәр Гәрәева:

Мин Азнакайда туып-үстем. Әтием Мәсгут бик күп китаплар укый иде. Миңа исемне Мәхмүт Хөсәеннең 1956 елда чыккан «Урман шаулый» китабын укыганда ошатып кушкан. Әсәрне укый башлаганда, төп героиняның — урман кисәргә җибәрелгән гүзәл затлар арасындагы бригадир кызның әлеге исемен өнәп бетерми ул башта. Укый торгач, ахырда исә аңа карата тирән хөрмәт хисе уяна. 

Эшем аралашу белән бәйле, көн саен күп кеше белән сөйләшәм. Исемемне әйтеп танышкач, кабатлап әйтә алмыйлар, аеруча Мәскәүдә яшәүчеләргә ун тапкыр әйтергә туры килә. Андый әңгәмә вакытны күп ала, бик ашыкканда алай сөйләшеп утырып булмый, «Сез» дип кенә эндәшегез дип әйтәм. Бервакыт шагыйрь Равил Фәйзуллин: «Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме соң?» — дип сорады. «Елмаеп йөрүче»дер инде, дидем. «Нур сирпүче, лучезарная», — дип ачыклык кертте.

«Бабам өстәлгә йодрыгы белән сугып, миңа Ләвисә дип куштырган»

Ләвисә Фәттахова:

Ләвисә — төрек исеме. Татарстанда, Россиядә исемемне очратканым юк. Төркиядә күн фабрикасында адашымны очраттым, бер сатучының исеме Ләвисә иде.

Аны миңа үз исеме дә бик үзенчәлекле булган Чулпан бабам кушкан. Ул бөтен авылны тота торган кеше, балта остасы иде. Әле дә хәтеремдә, үзенең лезвие кебек балтасы белән карандашларны очлап бирә иде. Мин туган вакытта ул китап укый торган булган. Бу китапта Ләвисә исемле төрек кызы турында язылган, көчле рухлы, бернидән куркып тормый, бөтен хыяллары тормышка аша, бу бәләкәй кызыбызга шушы геройның исемен кушабыз, дигән.фотода – Чулпан бабай

Минем әти-әнием, әбием каршы килгән, нишләп төрек исеме кушасың инде аңа, дип. Бабам абруйлы кеше булгач: «Ләвисә дип кушмасагыз, берегезне дә өйгә кертмим!» — дип йодрыгы белән өстәлгә сугып әйткән. Шуннан соң бабайның сүзе белән килешергә туры килгән. 

«Безнең якта Фикуслар күп»

Фикус Сәетов:

Безнең Үрге Йәркәй авылында (Башкортстанның Илеш районында) Фикус исемле кешеләр күп. Миңа аны кем кушканын белмим, биш яшем тулган чакта әнием бәби тудырганнан соң үлеп китте. Октябрьский шәһәрендәге мәктәп-интернатта сигез ел белем алдым. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, автотранспорт техникумын тәмамлап, ерак Төньякта машина йөртүче булып эшләдем. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

«Идея — революция вакытында барлыкка килгән исем»

Идея Солтанова:

Татарстанның Тәтеш районы Олы Тархан авылында туып-үстем. Казан шәһәрендә тегүчелеккә укыдым. Хәзерге вакытта Тольятти шәһәрендә яшим. Улым бар, Салават та, үзем дә җырларга яратабыз. Исемемне миңа әтием кушкан, аның революция вакытында барлыкка килгәнен беләм. Кайберәүләр татарчалаштырып, «Идия» дип эндәшә. Һөнәрем буенча тегүче булып эшләдем, иҗатка тартылам. Җыр-моңга, сәнгатькә бик гашыйкмын.

«Үз исемеңне яратырга кирәк»

Резидә Мәрданова, психолог:

Кешенең исеме үзенә ятышлы булырга тиеш, һәркем аның асылын белеп яшәсә, яшәү көче өстәлә дип уйлыйм. Исемен ошатмаган очракта, үзгәртә ала, моның язмышка йогынтысы бар, әлбәттә. Эстрада артистларын мисалга китерергә була, алар арасында үзләренә тәхәллүс алып иҗат итүчеләр шактый.

Кешегә үз исеме ошарга тиеш. «Исеме җисеменә туры килә» дигән халык мәкале юктан гына барлыкка килмәгәндер.

Кайбер семинарларыбызда ни өчен үз исемеңне яратырга кирәклеген төшендерә торган техникалар эшлибез, кешенең исемендәге һәрбер хәрефен барлап, шул хәрефләрдән башланган уңай сыйфатлар сайлап язабыз.

Кем дә булса әти-әнисе кушкан исемен алыштырырга карар кылган икән, сайлаган исеме аны кайсы ягы белән җәлеп итә, дип сорыйм.

«Ләйлә бигрәк матур кыз, минем дә шундый исемле буласым килә», — дип әйтер кайберәүләр. Асылда, исем алыштыруның сәбәбе үзеңне түбән бәяләү була, андыйларга үзен яратырга өйрәнергә киңәш итәм. 

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here