ЛАЕКЛЫ КАРТЛЫК

0
ЛАЕКЛЫ КАРТЛЫК

Мөселман кешесенең бурычы – вөҗданын саклап, ис­лам дине кушканча яшәү, гөнаһлардан ерак тору, савап­лы эшләр башкару. Дөньяга килүебезнең мәгънәсе дә шул бит.

Похвистнево районының Мәчәләй авылының Үзәк мә­­четенә йөрүче актив карт­ла­рыбызның берсе – Минрасих Хафиз улы Абушманов. Ул бик актив кеше. 2008 елда ук Мәккәгә барып, Аллаһы каршындагы иң олуг бурычын үтәп кайтты. Мәчеткә көн дә килеп Коръән китабын алып укый, көн саен дини белемен арттыра. Минрасих ага даими: “Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык! Кешеләр белән дусларча мөгамәләдә, әхлаклы бул. Гөнаһка керә кал­саң, Ал­лаһы ярлыкавын со­ра, савап­лы эшләр кыл”, – ди.

Кызганычка, безнең мәчет картлары картаеп киләләр, ә яшьләр дингә бик авыр тартылалар, бу безне бик тә борчый. Минрасих бабайга быел 87 яшь тулды инде. Ул безнең авыл мәктәбен 1952 елда тәмамлаган. 1953 – 1954 елларда колхозда, трактор бригадасында эшләгән, 1955 ел­да армиягә алынган. Балак­лава шәһәрендә водолаз-глубоководникка укып чыккан һәм 1959 елга кадәр хезмәт иткән, армиядә тагын күп һөнәрләргә өйрәнгән.

Авылга кайткач, заготконторага урнаша. Ул шушы бер урында 1996 елга кадәр эшләде, тырыш хезмәте өчен күп бүләкләр белән бү­ләк­ләнде – “За трудовую доблесть” медале, күпсанлы дип­ломнары һәм Мактау грамо­таларын санап бетерерлек түгел.

Минрасих Хафиз улы 1960 елда Разия исемле матур кызга өйләнә, бер малай һәм өч кыз үстерәләр, укыталар. Балалары барысы да, югары белем алып, дәрәҗәле эшләрдә эшлиләр, үз гаиләләрен корып, матур гына гомер итә­ләр. Уллары Рәшит күрше сов­хозда бүлек рәисе булып эшләде. Уңган, эшчән, укымышлы кеше булганга, зур дәрәҗәләргә иреште. Кыз­лары Наилә, Раилә, Фатыйма да шулай ук тырышып эшләделәр, әби белән бабайга лаеклы оныклар бүләк ит­теләр. Минрасих ага һәм Разия апа балаларының кеч­кенәдән әдәпле-әхлаклы булып үсүләренә зур игътибар бирәләр иде.

Коръән китабының бик күп аятьләрендә үзең­не тәр­бияләп үстергән кеше­ләргә карата рәхмәтле булып, картлык көннәрендә аларны тәр­бияләргә кушылган. Аллага шөкер, Абушмановлар­ның балалары шәфкатьле, ярдәм­нәреннән калдырмыйлар. Кыз­ганычка, Разия апа гына иртәрәк бакыйлыкка күчте шул, Минрасих ага хә­зер берүзе яши. Балалары гел булышып торалар, ашарына ни кирәген хәстәрләп, пешереп-әзерләп китәләр.

Адәм баласына гомерендә төрле чорлар кичерергә ту­ры килә. Расих ага да олыгая бара, күзләре начар күрә, ко­лаклары ишетми башлады, ә шулай да чамалы гына сөйли, өйрәнгән догаларын онытмый, яшьләрне дингә өнди. Һәрвакыт: “Намазыгызны укы­гыз, яхшы ният белән эш­кә алыныгыз, яманлыктан тыелыгыз, сабыр булыгыз”, – дип кабатлый.
Расих агага исәнлек-сау­лык телибез, безнең мә­хәл­ләдә ул үрнәк аксакаллар­ның берсе – милләтебезнең өмете, ислам дине кушканча яшәү рәвешенә рухландыручы мөх­тәрәм кешебез.
Йә, Раббым, һәркай­сы­быз­га бу дөньядан тулы иман, кал­би сәлим белән китәргә насыйп итсәң иде.

Фотода: сулдан уңга – Минрасих Абушманов, имам Галиулла Мамышев, моряк Дамир ага Моратов һәм арттагы рәттә – Шамил Мамышев.
Кызганычка, мә­хәл­лә­без­­дә 12 ел мөәзин вазифасын үтәп килгән Дамир ага бы­ел вафат булды, урынысы җәннәттә булсын иде.

Шамил Мамышев


Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

https://vk.com/feed