Домой Главные новости В стране и мире Легендар Хәбиб кабат спортка кайтырга уйлый

Легендар Хәбиб кабат спортка кайтырга уйлый

0
Легендар Хәбиб кабат спортка кайтырга уйлый

Соңгы вакытта Хәбиб Нурмөхәмәтов кабат спортка кайта икән, дигән имеш-мимешләр ишетелә башлады. ABC каналында барган туры эфирда Дэйн Уайт Хәбибнең сүзләрен җиткергән:

– Мин UFC 257гә җиңел авырлыктагы ике көрәшне карарга җыенам. Әгәр анда катнашкан егетләр чын-чынлап матур тамаша күрсәтеп, мине кабат спортка кайтырга һәм көрәшергә мәҗбүр итә алалар икән, димәк мин киләчәктә көрәшкә чыгачакмын. Спортка кайтырга мине мәжбүр итегез, – дип әйткән булган Хәбиб.

Ләйсән КАСПРАНОВА

Өмет

matbugat