Домой Главные новости В стране и мире Үлемсез полк мәйданнарга чыга

Үлемсез полк мәйданнарга чыга

0
Үлемсез полк мәйданнарга чыга

“Россия сегодня” информ-агентлыгы уздырган пресс-конференциядә акциянең Үзәк штабы рәистәше, генерал-полковник Сергей Макаров “Россиянең үлемсез полкы” йөреше быел традицион форматта узачак, дип белдерде.

Акцияләр төрле шәһәрләрдә төрле вакытта һәм төрле урыннарда үтәргә мөмкин. Бу турыда мәгълүматны https://www.polkrf.ru/ сайтыннан карап белергә була. Шунда ук штендер конструкторы да урнаштырылган.

– Һәркем штендерны үзе ясый ала. Моның өчен сайтта үзегезгә ошаган дизайнны сайлап алып, фронтовикның фотографиясен өстәргә һәм принтерда бастырып чыгарырга гына кирәк, – дип сөйләде Дәүләт Думасы депутаты.

9 майда үткәрелә торган чаралар барысы да Бөек Җиңүне якынайткан батырларны зурлауга юнәлдерелгән булырга тиеш. Кызыл Армия сугышчылары гына түгел, үз-үзләрен аямыйча тылда эшләүчеләр дә, табиблар да, партизаннар да мәйданнарда булырга тиеш. Аларның якты истәлеген сак¬лау – рәхмәтле оныклары кулында.

Белешмәләр өчен телефон: 8(800) 201 94 50.