Ленинградны сагынып

0
167

Мин – Тупли авылында яшәүче Мәрьям Газиз кызы Абдул­лова, 1941 елның 25 маенда Ленинградта туганмын. Әнием гомер буе колхозда эшләп, 69 яшендә вафат булды.  Мин туганда шо­фер булып эшләгән әтием командировкада иде. Кайткан җиреннән су­гышка чакыру кәгазе килгән. Өйгә кереп торырга да ва­кыт бирмәгәннәр. Әнием, мине алып, әти белән саубуллашыр­га үзе бара. Шулай итеп, әти­ем ми­не берничә минут кына күреп кала. Без әтине башкача күрмә­дек, ул сугышта хәбәрсез югал­ды. Санап бетергесез авырлыклар күреп, без әнием белән авылга – әби бе­лән бабай янына кайтып сыендык.

И гүзәл туган ягым  Петербург…

Насыйп булмады кабат күрергә.

Өзелеп көттем әтине сугыштан,

Көтәмен, бугай, бүген дә.

Көткәндер сине якты бүлмәң,

Мендәрең һәм керләнгән күлмәгең…

Безгә туры килде кайтырга

                     авылга, ә анда –

Әби-бабай, алты бала һәм ике килен.

Әби киндер суга тырышып,

Алты балага кирәк бит кием.

Ул юләгән букчаларны асып,

Укырга барабыз көзен…

Карап калалар капка төбендә

Әби-бабай, әни һәм ике килен.

Мәктәптән йөгереп кайтабыз өйгә,

Утырабыз тутырып сәкене.

Ашыйсы килсә дә, ярамый,  дәшмә,

Карап торабыз ипи кискәнне.

Телгә тигәч тә эри дә бетә

Алабута ипиенең нечкә телеме.

Әнием эштән кайткан арада,

Ала мине кысып куенына.

Ә мин елыйм: “Әни, авырта,

Тотынма, дим, борыныма”.

Сугыш балалары… Кыен үстек без.

Кердек колхозга, эшләдек кырларда.

Гөрләшеп балалар үстердек дөньяга,

Язмасын дип сугышлар аларга!

Мәрьям Абдуллова.

Тупли авылы,

Елховка районы.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here