Домой Жизнь татар Татары в регионе Лилия белән Гомәр истәлегенә

Лилия белән Гомәр истәлегенә

0
Лилия белән Гомәр истәлегенә

Вакытында Самарада яшәгән Лилия һәм Гомәр Шәмшетдиновлар гаиләсенең язмышы турында язарга булдым.

Гомәр Мулла авылында укуын тәмамлагач, Куйбышевка укырга китә һәм шунда яшәп тә кала. Матур гына тормыш кора, балалары туа. Аларны тормыш иптәше Лилия белән лаеклы тәрбияләп үстерәләр.

Кече малайлары армиядә хезмәт итеп кайткач, Гомәр гаиләсе белән авылга әниләрен күрергә кайтты. Мин алар белән ул көнне очраша алмадым. Икенче көнне төшке аштан соң күрешеп, бераз сөйләшеп, хәл-әхвәл сорашып тордык. Шул вакытта Гомәр: «Юныс абый, әле мулла чакырып авыл картлары белән мәҗлес үткәрдек, Коръән укыттык. Бәлки, кирәгер», – дип әйтеп куйды. Шуның белән аерылыштык – Самарага китәргә ашыгалар иде. Бу 2014 елның сентябре иде. Икенче көнне кичкә таба телефоным шалтырады. Бу Гомәрнең малае Җәмил иде:

– Юныс абый, әти бит юк…

– Ничек инде юк? – дим.

– Үлде, – ди.

Мин өнсез калдым. Бу хәлгә күңелем ышанмады. Әле кичә генә исән-сау кеше бүген инде юк булсын, ди. Туганнары, дуслары башына күтәрә алмаслык зур кайгы төште. Гомәрнең ике улы калды. Олысы инде гаиләле, ә кече малае ялгыз иде әле…

Гомер үтә, Җәмилгә дә тормыш корырга вакыт җитте. Узган елның 4 мартында яңа мәчеттә гөрләтеп туй уйнадылар. Мәчет тулы кеше иде. Әниләре Лилия туйда шатланып, күбәләктәй очып йөрде. Туйдан соң яшьләр матур гына яши башладылар.

Көтмәгәндә тагын телефоным шалтырады. Алсам, тагын Җәмил:

– Әни вафат булды, Юныс абый…

Бу хәбәр дә аяз көнне яшен яшьнәгәндәй булды безнең өчен.

Лилиянең безнең арабыздан китүенә 18 июньдә бер ел тула. Урыны оҗмахта булсын мәрхүмәнең. Аның истәлегенә шигырь яздым әле.

Лилияне искә алып…

Лилия, яшәдең син улларың

  белән,

Татып рәхәтен бу дөньяның.

Киттең сиздермичә

  арабыздан,

Ник соң син шулай булдың?

Балаларың сине онытмаслар,

Күңелләре елар сине сагынып,

Син китмисең алар

  күңеленнән,

Ник соң син болай булдың?

Дусларың да күп иде бит,

Алар бар да хөрмәтләделәр,

Синнән башка аларга да авыр,

Һәрчак сине сагынып

  сөйләрләр.

Яхшылыкларың мәңге

  онытылмас,

Оҗмахларда булыр урының,

Йөрәкләрдәге канлы яралар

Тиз узмас, мәңге шулай калыр.

Гомәр, Лилия! Сезнең гомер

  ахыры

Булды никтер бик тә

  кызганыч.

Ходайдан узып берни эшләп

  булмый,

Шулай язылгандыр инде

  бу язмыш.

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ,

Самара шәһәре.