Домой Жизнь татар Лилия Хәйруллина: “Эстрадага мөнәсәбәтем тәмам үзгәрде”

Лилия Хәйруллина: “Эстрадага мөнәсәбәтем тәмам үзгәрде”

0
Лилия Хәйруллина: “Эстрадага мөнәсәбәтем тәмам үзгәрде”

Эстраданың популяр җырчысы Лилия Хәйруллина татар эстрадасы турындагы фикерләре белән уртаклашты. “Сез татар эстрадасының киләчәгенә ышанасызмы? Мине күпләрнең сәхнәгә омтылуы гаҗәпләндерә. Бу хыял белән янып яшиләр, хәтта яныма килеп киңәш сорыйлар”, – ди җырчы.

“Бәлки минем дә андый вакытлар, кастингларны үтә алмыйча яңадан талпынган чакларым булгандыр. Нәтиҗәдә мин үзем тырыша башладым. Беркайчан да беркем белән дә контракт төземәдем, беркемгә дә бәйле булмадым. Минемчә, иң мөһиме – үзең өчен эшләү, кемгәдер нидер исбатларга кирәкми.  

Кастингларны үтә алмау, киресенчә, үзенә күрә стимул булып тора. Хәзер “ярый әле алмаганнар” дим.  

Күпләр эстрадада җиңел һәм рәхәт дип уйлый. Җыр яздырып, клип чыгарып кына “йолдыз” булам дип фикер йөртүчеләр күп. “Йолдыз” сүзен җенем сөйми. Тик моның диңгездәге бер тамчы булуын, иҗат белән һәрдаим шөгыльләнергә кирәген аңламыйлар. Төшеп каласың икән, яңадан менүе авыр һәм озак. Шуңа күрә төшеп калмаска кирәк.  

Чыгымнар бик күп, бигрәк тә башлаган вакытта. Хәер, башың эшләсә, хәзер мөмкинлекләр күп. Бервакыт кызык өчен, кырыйдан гына күзәтү өчен кастинка бардым. Ничек җырлыйлар, нинди музыкага өстенлек бирәләр янәсе. Ләкин ошаган чыгышлар аз булды. Ошаганнарын да алмадылар әле. Ә менә талантларның төшеп калуы кызганыч күренеш.  

Пандемия вакытында күп нәрсәгә карашым, мөнәсәбәтем үзгәрде. Пандемия минем өчен зур борчу булып тоелган әйберләргә күз йомарга өйрәтте. Эстрадага үзгәрә башлаган мөнәсәбәтем тәмам үзгәрде. Яшермим, татар җырчылары арасында бик азларын гына тыңлыйм”, – ди Лилия Хәйруллина.  

Эльвира ШАКИРОВА

Шәһри Казан

matbugat